Барлык яңалыклар
Дөнья бу
2 сентябрь 2020, 19:34

Марсель ИЛЬЯСОВ. Шашлык кайда?! Булган хәл

Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Көлдергәне дә, елатканы да. Яшь авторыбыз Марсель ИЛЬЯСОВның түбәндәге язмасы да берегезне дә битараф калдырмас. Чөнки ул барыбызга да кайчан да булса очрарга туры килгән хәл турында сөйли. Елмаймыйча укып булмый бу язманы. Ярар, күп сүз китапка яхшы, үзегез укыгыз!

Җәйнең бер ямьле көнендә, без энекәш белән университетның чираттагы курсын тәмамлап кайткач, гаилә белән шашлыкка чыгарга булдык. Авылның иң ямьле җиренә – Агыйдел буена. Шашлыкны бер көн алдан әзерләп куйган идек. Чыгасы көнне иртән үк әзерләнә башладык. Машинаның артына – ягарга утын, савыт-сабалар, ашарга төрле ризыклар сала бардык. Өйдәге бөтен кеше дә әйбер тутыру белән мәшгуль иде. Бераздан, тагын да төрле вак-төякләр сала торгач, машинаның арты тулып та куйды.
– Малайлар, нәрсә онытылып кала микән, караштырып чыгыгыз әле, – дип әйтте әти.
Без энекәш белән тагын бөтен җирне тикшереп, урап чыктык. Утырырга урындыклар, җәймәләр онытылып кала язган икән – аларны да салып куйдык. Энекәш яндырып җибәрергә уңайлы булсын өчен, каен тузы да салды. Тагын бер-ике тапкыр караштырып чыктык – салынасы бөтен нәрсә машинага кереп беткән иде. Шулай әйбер тутырып җыена торгач, өч сәгатьләп вакыт үтеп тә китте. Кузгалдык Агыйдел буена, шашлык эшләргә.
Яр буена килеп җиткәч, өйдә машинага тутыру эше булса, монда машинадан бушату эше башланды. Бер атнага җитәрлек ризыкларны алып, өстәл әзерли башладык. Без, энекәш белән, утыннарны бушатып, учак ягып җибәрдек. Шашлыкны шампурга кигерергә йөргән әти, кинәт кычкырып җибәрде:
– Малайлар, шашлык кайда?! Өйдә онытып калдырганбыз бит! – диде. Без тиз генә тирә-якны, машинаны тикшереп чыктык. Карасак, чынлап та бөтен кирәк һәм кирәкмәгән нәрсәне салганбыз, ә шашлык суыткыч эчендә торып калган. Барыбыз да аптыраштык, көлештек. Шашлыкка чыгып, шашлыкны онытып калдырганбыз. Шулай да була икән. Машинага утырып, кире өйгә шашлык артыннан киттек.
Фото: Zlobin-aa.livejournal.com
Читайте нас: