Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 август 2020, 19:06

Черниковкада фаҗига

8 яшьлек кызны 12 яшьлек малай үтергән

Берничә көн элек “КП – Уфа” хәбәр иткәнчә, Уфада 8 яшьлек бер кыз бала һәлак булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, укучы уен вакытында һәлак булган – 12 яшьлек дусты аның йокы артериясенә суккан булган. Һәрхәлдә, мондый күрсәткечләрне бала үзе биргән. Тик хәзер шау-шу куптарган тарихның тагы бер нечкәлеге бар – мәет табылган вакытта кыз бөтенләй ялангач була. Аның тәнендә күгәргән урыннар, башка тән җәрәхәтләре булмый. Үле кыз аны эзләгән вакытта берничә сәгать салкын суда яткан. Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү бара. Әлеге хәл Уфаның Черниковка төбәгендә булган. Черниковка криминаль район буларак дан алган. Аның кайбер урамнарында төнлә урамга чыкмаска тырышалар. Аеруча ВАЗ бистәсе криминаль урын булып санала.

Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: