Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 август 2020, 13:30

Тәслия ӘХМӘТОВА. Мунча тасы

...Юк, бу хөкүмәт дигәннәре юкка гына бирми икән ул хаклы ялны...

Хаклы ялга чыкканчы бик тырышып эшләде Хәсбиямал апа ашханәдә. Бак дисәң, гомер дигәннәре аккан су кебек икән, кайчан үтә дә, кая китә еллары. Болай гаиләләре тулы кашаяк кебек инде. Гариф абзый да бик матур гына, түгәрәк кенә сакаллы карт, Хәсбиямал апаның кушканнарына йөгереп тора, җәяү кибеткә дә йөртми үзен, Жигулие һәрвакыт җигүле. Балалары башлы-күзле, тәүфыйклылар, Ходайга шөкер, әйбәт кенә эш урыннары да бар. Оныклары да, нәнәй дип, итәгенә сарылып торалар. Шулай да бер үзе генә калганда бик эче поша Хәсбиямал апаның. Тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп эшкә китүчеләрне, тәмле йокыларын бүлеп, иртән озатып кала, кич каршы алырга да онытмый. Шуңадыр инде җәйгә бер генә айга лагерь ашханәсенә пешекче итеп чакыргач, шатланып ризалашты ул. Ризалашуын ризалашты да, барып кергәч, бөтенләй танымады үзенең яшь чакта эшләп йөргән бинасын. Андагы чисталык, андагы пөхтәлек, барлык бүлмәләрендә дә евроремонт эшләнгән. Плитәләре дә пульт белән генә кабызыла икән хәтта. И Ходаем, Гариф бабай яңа телевизор алып кайткач, күпме шул пульт дигән нәрсәгә тотынырга куркып йөрде Хәсбиямал. Гариф бабайның кәҗә сакалына чаллар йөгерде аны өйрәтә торгач. Менә бит кирәге чыкты дөнья булгач. Лагерь начальнигы бөтен цехлар белән таныштырып чыкты, хәтта йомыркага да аерым цех бар икән. Янгынга каршы почмак та ясап куйганнар. Һәр такта, һәр пычак, һәр өстәл һәм савыт-саба язуы буенча гына кулланыла икән: итнеке – иткә, сөтнеке – сөткә. Тик менә балык дигәненә генә җиткәннәр иде, начальникны чакыртып алдылар. Бак дисәң, чисталык тикшерүчеләре килеп тә җиткән икән. Теге “чи балык” дип язылган тас Хәсбиямалның кулында калды да куйды шул. Башта ит цехына кертеп куйды Хәсбиямал тасны. И анда ярамас, я сүз килер дип, кире йөгертеп алып чыкты. Йомырка цехына тагы ярамас инде, ансы бигрәк музейдагы кебек ялтырап тора. Юу цехына кертер иде, тасы бигрәк чиста, төбенә карап кершән ягынырлык. “И кулымда гына күтәреп йөримче, куна калмаслар әле”, – дип уйлады Хәсбиямал. Теге тикшерүчеләр бик канәгать булып киттеләр-китүен дә бит. Алар артыннан ишек ябылырга да өлгермәде, яшь-җилкенчәк кай арада җыелып алдылар, аларга ни, бармак күрсәтсәң дә көләләр инде. “Хәсбиямал апа, бер сәгать буе нишләп күтәреп йөрисең ул тасны”, – дип, төрлечә ирештерә башладылар. “Әллә бик ошадымы, сатып алырга уйлыйсыңмы әллә?”
Колак яфракларына кадәр кып-кызыл булды аның, тик ничек сер бирмәскә соң бу пумала башларга? Әл дә шул Гариф бар әле. “Менә Гариф бабагыз эштән соң туры хөкүмәт мунчасына китәрбез дигән иде. Таслар җитми икән, шуңа алып тормакчы булган идем”, – дип ялганлады ул. Болай Хәсбиямал да сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Яшьрәк чагында авызын ачып бер-ике мәзәк сөйләп җибәрсә, ахирәтләре көн буе көлеп йөриләр иде. “Җитмәсә, керү вакыты да бик чикләнгән, атнасына бер тапкыр өчәр генә сәгать икән. Ир-атка да, хатын-кызларга да. Шуңа күрә бөтен халык бергә генә юына икән, авыл мунчасындагы кебек”, – дип сөйләмәкче булды ул. Шулай дисә, бу мәрәкә Хәсбиямалның җиңүе белән тәмамлана иде дә бит. “Тик Гариф бабаларына җиткерсәләр, ышкыр аннан аркаңны, теге бозау мунчаклаган солдат каешының тимерле башы белән. Шунда җир тишеге булса, кереп кенә китәр иде дә бит Хәсбиямал.
Юк, бу хөкүмәт дигәннәре юкка гына бирми икән ул хаклы ялны. Моннан соң шул Гариф янында әйләнеп-тулганып, оныкларын шапылдатып сөеп, тәмле коймаклар белән сыйлап, өендә генә утырырга, дип сүз бирде үзенә Хәсбиямал.
***
Әхмәтова Тәслия Миңлегали кызы, 1953нче елның 10чы маенда Ярмәкәй районы Рәтамак авылында туган. Шушы авылда урта мәктәптә укый. Аннан соң Уфа шәһәрендә сәүдә техникумын гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, дүрт дистә елга якын ел шул өлкәдә эшли.
Иҗади сәләте әти-әнисеннән килгән дип исәпли. Алар бик матур шигырьләр язган. Беренче шигырьләрен мәктәп елларында яза башлый. Дүртөйледә эшләп килгән “Дулкын” әдәби клубына йөри.
Читайте нас: