Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 август 2020, 19:40

Зөһрә ИСЛАМОВА. Бер генә шарт

«...Мин хезмәт итеп кайтам да өйләнәм! Син мине көтәрсең, хатлар язарсың бит?» — дип аерылышкан төн әле кичә генә булган кебек иде. Әйе, Зилә Фәритне көтте, хатлар да язды. Тик егет кенә сүзендә тормады — хезмәт иткән җиреннән үзбәк сылуын ияртеп кайтты...Хезмәттәшебез Зөһрә Исламованың яңа китабыннан әдәби күчтәнәч.

Зиләнең туган авылы район үзәгеннән утыз чакрымда гына булса да, ул анда елына бер тапкыр гына кайтып килә. Сәбәбе — туган нигезе кору. Әти-әнисе гүр иясе булгач, авылдагы йортны кирәксенмичә сатты. Ә хәзер, бертуганнар да бер-берсе белән аралашмаган заманда, ерак туганнарга ишек шакып кайтып керергә кыенсына. Шулай да, балачагында «Ерак әби» дип йөрткән чыбык очы туганнарына кайтып, зиратка барып, каберләрне чүп-чардан чистартып, белгән догаларын укый да, күрше-күләнгә күчтәнәчләрен тарата. Ул бу гамәлләрен, биргән сәдакам, укыган догаларым әти-әнинең рухларына барып җитсен иде, дигән теләк белән башкара.
Ә туган авылы турындагы уйлар аның күңеленнән бер генә дә чыкмый. Кибеткә, базарга, я булмаса банкка барганда да, берәр авылдашын очрату теләге белән йөри. Ул шулай итеп авыл яңалыклары белән танышып тора. Авылдашлары да район үзәгендә еш була. Хәзер бит авылда яшәгәннәрнең дә вак-төяк йомышлары монда башкарыла. Кемдер автобус белән килсә, күпләр такси яллап, ђиңел машинада гына ике араны бер итеп йөри.
Зилә үз эше белән район үзәгендә йөргәндә авылдашы Флүрәне очратты, ә анысы авыл яңалыкларын сөйли дә башлады. «Сыйныфташың Фәритне хәтерлисеңме? Хатыны үлгәнен ишеттеңме? Бахыркаем, эчеп үлгән икән бит. Улы үзе янына Себергә дә алып китеп караган, тик Фәрит кире кайткан икән. Гомер буе авылда яшәгән кеше дүрт стена эчендә түзә алмый шул», — дип, хәбәрләрен тезде авылдашы.
Шул көнне Зиләгә әллә нәрсә булды. Ул хәтере белән инде бик еракта калган яшьлек елларына кайтты. Фәрит белән таңга кадәр капка төбендә утырулары, аны армия сафына озатуы, хат алышу — барысы да хәтер капчыгыннан бушатылды. «Мин хезмәт итеп кайтам да өйләнәм! Син мине көтәрсең, хатлар язарсың бит?» — дип аерылышкан төн әле кичә генә булган кебек иде. Әйе, Зилә Фәритне көтте, хатлар да язды. Тик егет кенә сүзендә тормады — хезмәт иткән җиреннән үзбәк сылуын ияртеп кайтты.
...Сөйгәне белән җир читенә дә китәргә әзерлеген белдергәч, Фәрит Рәсимәне үзе белән туган якларына алып кайтырга булды. Шулай итеп, солдат хезмәтеннән ул хатыны белән җитәкләшеп кайтып керде. Мондый хәлнең бик сирәк булуына карамастан, авылдашлары моны аңлап кабул итте. Әти-әнисе дә артык борчылмады. Ни дисәң дә, килен, татар кешесе булмаса да, мөселман, дип, үз-үзләрен тынычландырды.
Бары тик Зилә генә бу хәлгә ышанмады, хыянәтне кабул итә алмады. Тик язмыштан узмыш юк шул. Фәрит белән Рәсимәне клубта икесен бергә күргәч кенә: «Синнән башка да егетләр бетмәгән әле! Мин барыбер бәхетле булачакмын!» — дип, үз-үзенә сүз бирде.
Фәрит белән Рәсимә матур тату гаилә корды. Бер- бер артлы ике уллары туды. Ир үлеп яратты хатынын. Андыйлар турында «кулында гына күтәреп йөртә», «өрмәгән җиргә утыртмый», диләр. Үзе тырыш, уңган булды. Эшен дә эшләде, акчасын да таба белде. Курчак кебек матур Рәсимәсен колхозга бер көн дә эшкә чыгармады. Яшьли генә кияүгә чыкканлыктан, аның һөнәре дә юк иде. Йорт эчендә тәртип, аш-су әзер, балалар караулы, ирне якты чырай белән каршы алучы булса, шул җитә, дип уйлады ул.
Рәсимә бик чибәр, уңган, һәрьяклап килгән хатын булды. Табигать аңа сәләтне дә жәлләмәгән — искиткеч матур җырлый иде. Авылдашлары мәҗлескә чакырса, моңлы тавышы белән барысын да әсир итте. Инде авылда бер генә туй да, башка бәйрәмнәр дә ансыз үтми башлады. Рәсимәне мактап, кат-кат җырлаттылар. Мондый мәҗлесләрдән соң, күп очракта, ир белән хатын исереп кайтып керәләр иде. Фәрит икенче көнне иртүк торып эшкә китсә, Рәсимә, «баш төзәтеп», өйдә кала. Хатынының аракы сазлыгына ныграк бата баруын күреп, ире мәҗлесләргә йөрүдән баш тарта башлады. Тик соң иде инде — Рәсимә, кеше күзенә күренми генә, өйдә берүзе эчә башлады. Ире тавыш-гауга чыгармасын өчен ул аны аш-суын әзерләп, табын уртасына аракы шешәсе утыртып көтәр булды. Яраткан хатынына Фәрит каршы килә алмады...
Читтән караганда, гаиләдә барысы да яхшы сыман иде. Авылдашларының Рәсимәне исерек килеш урамда күргәне булмады. Фәритнең дә салмыш йөрүен искә алмадылар. Улларының өсте-башы һәрвакыт чиста, пөхтә, каралган. Икесе дә яхшы укыды, спорт белән шөгыльләнде. Мәктәп тәмамлап, һөнәрле булып, хезмәт юлын башладылар.
«Без капчыкта ятмый», дигән мәкальдәге кебек, бу гаиләнең чын йөзен күргән-белгән кешеләр дә бар иде. Иң тәүдә ир белән хатынның бергә эчүенә Фәритнең бертуган апасы шаһит булды. Ул күрше авылдан хәл белергә килгәндә киленнең исерек икәнлеген күреп, ачулана башласа, ире сөеклесе яклы булды, сүз тидертмәде. Әлбәттә, күршеләре дә бу хәлне күреп- белеп торды.
Шулай ел артыннан ел үтте, ир белән хатын «яшел елан» кочагына ныграк батты. Эчкечелеге аркасында Фәрит яхшы эштән колак какты. Айныган чагында тапкан акчасын исә янә аракыга сарыф итеп бетерә барды. Рәсимә дә үзгәрмәде. Актык чиктә, ялган аракыдан агуланып, якты дөньядан китте...
* * *
Фәрит өйләнгәч, Зилә югалып калмады. Беренче мәхәббәтен онытырга көч табып, үткәннәргә үкенмичә, тормыш юлын дәвам итте. Тырыш, итагатьле егеткә кияүгә чыкты. Тыныч һәм мул тормышта яшәп, балалар үстерделәр, дөнья көттеләр. Кызы да, улы да йөзләренә кызыллык китермәделәр. Ләкин бәхетле картлыкка керер чак җиткәч кенә тормышы челпәрәмә килде. Моңарчы аның дәваханә юлына борылып та карамаган сөекле ире, кинәт кенә чирләп, якты дөнья белән хушлашты. Зиләнең тол калуына да өч елдан артып китте.
Авылдашыннан Фәритнең ялгыз калу хәбәрен ишеткәч, Зиләнең күңеле тетрәнде, йөрәге сыкрады. Ул, үзенең тормышыннан канәгать булса да, аны жәлләде. Аңа ничек тә ярдәм кулы сузасы килде. Тик нәрсә эшләргә дә белмәде. Үзе башлап ир кешене эзләргә әллә кыенсынды, әллә тәкәбберлеге җиңде — күңелдәге таш урыныннан кузгалмады.
Фәрит турындагы хәбәрне ишетүгә ике-өч ай үткәндерме-юкмы, Зиләнең фатирына аның апасы килде. Ике тол хатын бик озак сөйләштеләр. Чәйләрен кабат-кабат яңартып, балачакларын, яшьлекләрен искә алдылар, авылдашлары, үзләренең язмышлары турында сүз куерттылар. Төн буена керфек тә какмадылар. Фәритнең апасы район үзәгеннән икенче көнне генә энесе янына кайтып китте.
Берничә көннән соң Зилә белән Фәрит очрашты. Бу очрашуны Фәритнең апасы ике як белән дә сөйләшеп, киңәшләшеп оештырган иде. Бу — ир белән хатынның ялгызлыктан чыгу юлын эзләп килүе иде.
Зилә яшьлек мәхәббәтенә бер генә шарт куйды — эчүне ташларга! Ир күнде, чөнки ул гомер иткән хатынын да шул афәт аркасында югалтканын аңлаган иде. Әгәр дә Ходай аңа хаталарын төзәтергә тагын бер тапкыр мөмкинлек бирә икән, димәк, яшәүгә өмет бар.
***
Зөһрә ИСЛАМОВА. Энҗе чәчәк: хикәя, парча, эссе, этюдлар. – Уфа, 2020. – 168 бит. Тиражы – 125 данә.
Әдәби язмалар тупланган бу җыентык аеруча гүзәл затларыбыз күңеленә хуш килер. Әсәрләрдә сурәтләнгән балачак, дәртле яшьлек мизгелләре, гаилә серләре, язмыш сикәлтәләренең барысында да диярлек төп геройлар – кызлар, әниләр, картәниләр. Һәр әсәрдә диярлек замандашларыбыз образлары чагылыш таба. Истәлекләргә таянып язылган, авыл гаиләсенең ямьле тормыш күренешләрен тасвирлаган парча, эссе, этюдларда да лирик герой үткәннәрне бүгенге белән бәйләүче күпер буларак кабул ителә. Геройлар заманча һәм күпләрне борчыган ситуацияләрдә хәрәкәт итә. Автор аларның күңел кичерешләрен барлык нечкәлекләре белән сурәтли, дөньяга, яшәешкә карата уй-хисләрен, тормыш фәлсәфәсен ачып сала. Гаилә кыйммәтләренә, ата-ана һәм бала, туганнар, егет-кыз, ир-хатын, авылдашлар арасындагы мөнәсәбәтләрне яктыртуга зур урын бирелә, әхлакый проблемалар халкыбызның милли һәм мәдәни традицияләренә, идеалларына таянып чишелә. Китап ахырында филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллинаның тәнкыйть мәкаләсе китерелгән һәм әсәрләргә шактый җентекле тәнкыйди күзәтү ясалган. Җыентыкка исем биргән “Энҗе чәчәк” парчасы “Тулпар”ның “Илһамлы мизгел” конкурсы (2017-2019) лауреаты булган иде.
Автор турында белешмә
Зөһрә Наил кызы Исламова 1972нче елның 3нче гыйнварында Илеш районы Бишкурай авылында туган. Кече яшьтән үк әдәбият белән кызыксына. 2004–2016нчы елларда гаиләсе белән Себер якларында гомер итә. Анда яшәгән татар-башкорт халкы өчен “Сафлык” клубы оештырып, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телебезне саклап калыр өчен үз өлешен кертергә тырыша. Уфага күченгәч, “Ак калфак”, “Сәхибҗамал”, “Берлек” ижтимагый оешмалары уздырган чараларда теләп катнаша. Бүгенге көндә БДПУның рус-татар бүлегендә читтән торып укып йөри, “Кызыл таң” гәзитендә эшли. Гаиләле. Тормыш иптәше Илгиз белән ике кыз, бер ул үстерә. Русия һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Читайте нас: