Әнисенең кырыгын үткəрер көн дə якынлашып килə. Аккан су белəн бер шул ул вакыт дигəнең. Дивардагы электрон механизм секундларны, минутларны, сəгатьлəрне армый-талмый санап кына тора. Эше шундый аның. Көлми дə ул, еламый да. Аңа эмоциялəр хас түгел. Ул барысына да битараф. Кеше түгел шул ул. Кеше акылы, кеше кулы белəн ясап куелган бер җайланма гына.
Yтеп киткəн көннəр Әлфия өчен хəл җитəр-җитмəслек авыр булдылар. Әнисен икенче дөньяга озатканда йөрəгенең яртысы кайдадыр өзелеп төшеп калган кебек иде аңа. Көннəр узды, тик йөрəк ярасы гына төзəлергə уйламады. Вакыт барысын да тигезли, тынычландыра дисəлəр дə, юк икəн шул, алай түгел икəн.
Фатирдагы бөтен нəрсə кадерлесен искə төшереп кенə тора. Аларның берсен дə урыныннан кузгатырга Әлфиянең көче җитмəде. Әнə, күршелəре əнилəрен җирлəп кайткан көнне үк аның гомере буе җыйган əйберлəрен чүплеккə чыгарып аттылар да, фатирын сатып та җибəрделəр. Газизеңнең җан төсле күреп саклаган нəрсəлəрен шулай исраф итəргə ничек кулың барсын.
Әнисе исəн чакта ук əйтеп куйды бит, əйберлəрем урамда аяк астында тапталып ятмасын, үзеңə кирəкмəгəннəрен ахирəтлəремə таратырсың, аларга кирəкмəгəннəрен бакчаңда йə яндырырсың, йə тирəнгəрəк əйбəт итеп күмеп куярсың, дигəн иде. Аның шул гозерен үтəргə вакыт җитте. Кырыгына күрше-күлəн əби-бабайларны чакырып, шул əйберлəрне таратып бирергə кирəк. Аңынчы кайсын кая аерып куярга, кешегə бирердəйлəрен алып, төрергə кирəк.
Эшне сандыктан башлады. Әнисе, теге əллə кайда торып калган елларда кияүгə чыкканда, бирнəсен сыйдырган сандык иде ул. Буяулары шадраланып та, кубып та, уңып та беткəн, металл тасма белəн нəкышлəнгəн урыннары инде тутыккан. Шулай да, аннан ниндидер җылылык бəреп тора.
Әлфия, бераз вакыт сандыкны кадерлəп сыйпап торгач, күз яшьлəрен сөртеп алды да, келəсен күтəреп, капкачын ачты. Сандык эчендə əнисенең исе, əнисенең җылылыгы калган кебек тоелды аңа. Аның эчендəге бөтен нəрсə, пөхтə итеп, тəртип белəн төреп куелган. Әлфия шуларны берəм-берəм сандыктан ала башлады.
Менə əнисенең зəңгəр шəл-яулыгы. Әлфия Мəскəүдəн алып кайтып бүлəк иткəн иде аны кадерлесенə. И шатланган иде əнисе. Бүлəкне иңенə салып, көзге каршында бераз көязлəнеп тə алды. Бəйрəм ашларына йөргəндə генə бөркəнде ул зəңгəр шəлен. Чибəрнəйгə бирермен инде мин аны, дип янындагы урындыкка аерып куйды шəл-яулыкны Әлфия.
Бусы чачаклы-чуклы ак шəл. Андыйлар хəзер сатуда юк. Театрларда реквизит сыйфатында, артистлар башында гына күрсəң күрерсең мондый шəлне. Якын əбигə бүлəк итеп бирермен аны, дип зəңгəр шəл өстенə куйды бу агын.
Мамык шəлне кулына алды Әлфия. Кəҗə мамыгын үзе язып, үзе эрлəп, үзе бəйлəгəн иде бу шəлне əнисе. Менə бит нинди матур нəкышлəнгəн аның читлəре. Шəлнең керен алгач, киргегə тарттырып куярга булышканын да исенə төшерде Әлфия. Шəлне бəйлəгəндə аның һəр күзенə кулы тигəн əнисенең. Шуңа күрəдер дə ул искиткеч йомшак. Шəлне битенə терəде, ябынып карады Әлфия. Әйтерсең, əнисе аның битлəрен, башын сыйпап алды. Күзлəреннəн тагын яшь бөртеклəре сытылып чыкты Әлфиянең. Боларын ул инде сөртеп тормады. Шəлне үземə əниемнең төсе итеп калдырырмын, дип якындагы өстəлгə куйды.
Шəлдəн астарак үзе сатып та алган, бүлəк тə итеп бирелгəн, хəергə дə кергəн күп санлы, төрле-төрле тастымаллар урын алган. Каз тəнлелəре дə, чачаклылары да, башларына чигү чигелгəннəре дə, тагын əллə ниндилəре дə бар. Боларын да хəер итеп таратып бирермен, дип урындык өстенə куйды аларны Әлфия.
Тагы да астарак əнисенең күлмəклəре ята. Соңгы вакытларда газизенең күлмəк алыштырып торырга күңеле үсмəгəнгə, алар шулай аска алып куелганнар. Алмашка йөрткəн икесе-өчесе җиткəн иде аның өчен. Әнисе үзе дə кию ягында булмаган күлмəклəрне башка файдаланучы булмас, мөгаен. Ярамас та алар күрше əбилəргə. Бер урында тик утырырга яратмый чикерткə кебек сикергəлəп торган əнисенə беркайчан да ит кунмады. Чандыр гəүдəле əнисенең күлмəклəренə сыярдай əбинең сурəтен башыннан сөйрəп чыгара алмады Әлфия. Ә яшь-җилкенчəк мондыйларны киямени? Бакчага алып барып яндырырмын аларны, дип капчыкка салып куйды күлмəклəрне.
Сандыкның төбендə каюлы итек күренде. Казаннан кайтарткан иде аны əнисе. Казан университетында укып йөрүче күрше Әнисəнең малае алып кайткан иде аны. Бик телəгəн иде ул шундый итек кияргə. Тик бер генə тапкыр - Әлфиянең туенда гына - киеп калды ул аны. Башка кимəде – күңеле үсмəгəндер. Монысын Бал əбигə бирергə булды Әлфия.
Сандык төбендə итектəн башка иске акчаларның бакырлары да, көмешлəре дə, кəгазьгə басылганнары да, төрле төстəге эреле-ваклы квитанциялəр, акча кебек бизəклəп ясалган бернигə ярамаган облигациялəр, хатлар, открыткалар, фотосурəтлəр ята. Шуларын да берəм-берəм карап үтте Әлфия.
Фотосурəтнең чираттагысын кулына алу белəн Әлфиянең йөрəген үткер пычак телеп алгандай булды, колаклары чыңлап китте, күз алдын өрфия каплады, башы əйлəнгəндəй булды… Фотодан аңа шундый якын, шундый сөйкемле бердəнбере – ире Сəгыйть – төпсез күлгə охшаган моңсу күзлəре белəн карап тора иде.
…Бер авылныкы булмаганга, алар танышып, күрешеп йөргəн кешелəр түгел иде. Димлəп дигəн кебек өйлəндерделəр аларны. Димчелəре дə теге һəркемгə таныш Җиһан кортка затыннан түгел бит əле аның, ə Сəгыйтьнең үз əтисе, үз əнисе. Күчтəнəчлəр, бүлəклəр белəн килеп керделəр дə:
– Әлфинур, син безне, без сине бик яхшы белəбез – бер колхозда эшлəдек. Кешелеклелегең, кечелеклегең тирə-якка билгеле. Без дə төшеп калганнардан түгел икəнен инкар итмəссең. Кызың Әлфиянең уңган, тыйнак, сылу икəне безнең авыл кешелəренə дə билгеле. Сəгыйтебез дə ким-хурлардан түгел. Мактанып əйтмибез, акыллы, эшсөяр, сөлек кебек егет. Сəгыйтебез белəн Әлфияң бик пар килгəннəр. Әйдə кода-кодагыйлар булыйк, – дип турыдан əйтеп салдылар, исəнлек-саулык сорашканнан соң утырып дога кылгач.
– Әйдəгез əле, тəүдə чəй эчеп алыйк. Болай буш кына утыру килешмəс бит, – дип Әлфинур самавырын кайнарга куеп, хəзинəдə барын өстəл өстенə тезде. Кунакларның күчтəнəчлəре дə шуннан урын алды.
Тəмле «фил» чəеннəн куе итеп сөтле чəй ясады Әлфинур. Эссе чəйне «бəллүдə»дə суытып, тəмлəп чəй эчтелəр. Ничектер сүз сүзгə беркеп бармады. Кунаклар Әлфинурның җавабын зур түземлек белəн көтсə, кунак кабул итүче колагы ишеткəннəрне эчтəн генə акылы белəн эшкəртүен дəвам итте дə өстəл янына кызын чакырды.
– Утыр əле, кызым. Җиткəн кызлар гомер буе əнилəре белəн тормый инде ул. Сиңа да башлы-күзле булырга вакыт. Менə бу абыең белəн апаң сине үзлəренə килен итеп алырга килгəннəр. Сəгыйтьлəренə алабыз, дилəр. Ул егетне мин белəм, балам. Әгəр барырга телəгең туса, үкенмəссең. Әйбəт егет ул.
Ни дисен инде Әлфия? Әнисе аны тотанаклы итеп, тəртипле итеп, тыңлаучан итеп тəрбиялəде. Кичлəрен анда-монда чыгып йөрмəде. Егетлəргə күз атмады. Егетлəр дə чыркылдыкларга, сикергəлəклəргə күбрəк карыйлар иде. Йомшак табигатьле, тавышы-тыны чыкмаган кызга аларның күзе төшеп бармады. Йөргəн егете юк иде əле аның. Әнисенең сүзлəрен ишетүгə бөтенлəй коелып төште кыз. Битенə йөгергəн алсулыктан тагы да матурланып, башын аска иеп, дəшмичə утыруын гына белде. Эченнəн генə ул кинəт килеп төшкəн тəкъдимгə каршы түгел иде кебек.
Олылар, Әлфиянең авызыннан бер генə сүзнең дə чыкмавына карамастан, аның тышка бəреп торган самимилеген күреп, тоеп, каршы түгеллеген аңладылар.
Сөйлəшүдəн соң бер ай да үтмəгəндер, күрше авылдан мулла чакыртып, никах укыттылар. Шаулатып-гөрлəтеп туй уздырдылар. Әлфиянең Сəгыйтьне беренче күрүдəн үк кабынып киткəн мəхəббəте бөрелəнеп яфрак ярды, тирə-якны матурлап чагу чəчəк атты.
Тик Сəгыйтьтə генə бернинди дə үзгəреш сизелмəде. Беренче көндəге кебек үк ниндидер боеклык, болытлылык, битарафлык артмады да, кимемəде дə. Юк, Әлфиягə ул бер генə дə кырын карамады, бер генə дə авыр сүз əйтмəде, тырнагы белəн дə чирткəне булмады. Һəрбер эшне бергə эшлəделəр, дөнья кирəк-яракларын, дөнья малын бергə табарга тырыштылар.
Сəгыйть тəмəжник тə түгел, аракы яратучы дип тə əйтеп булмый. Ир хатыны өчен тагын ни кирəк инде? Әлфия үзен бəхетле санады. Әтисез үсеп, ир белəн хатын арасындагы мөнəсəбəтлəрне якыннан күргəне булмагач, гаилəсендəге хəллəр аның өченгə гадəти күренеш итеп кабул ителде. Дөньяда ир назының да барлыгын ул башына да кертеп чыгара алмады.
Сəгыйтьнең ирлек бурычларын салкын үтəвенə карап тормый, салган орлыгыннан булачак җан иясе яралды һəм тора-бара үзенең барлыгын Әлфиягə дə белдерде. Yзендəге үзгəрешлəрне Сəгыйте белəн дə уртаклашты. Иренең йөзендə беразга якты нурлар уйнап алды да сүнде.
Шул көнне авылның югары очындагы Гөлфая ирсез тапкан кызы янына тагын берне алып кайтты. Сəгыйтьнеке дə иде ул кыз бала.
Сəгыйть белəн Гөлфаяның дуслыклары болында печəн чапканда башланды. Мускуллары уйнап торган киң күкрəкле, көчле Сəгыйть һəм сылу гəүдəле хатын Гөлфая бер-берсенең матурлыгына карап туя алмадылар. Матурлык күзəтү мəхəббəт утын кабызып җибəрде. Баштарак ул авыл клубыннан Гөлфаяның кызы көтеп утырган өйнең капкасына кадəр Сəгыйтьнең озата баруында чагылса, тора-бара шул өйнең эчендə дə дəвам итте. Теге төнге эшлəрдə тəҗрибəле Гөлфая Сəгыйтькə беренче дəреслəр биреп, авызландырып куйгач, араларындагы мəхəббəт уты тагын да кызурак яна башлады.
Сəгыйть əтисенə читлəтебрəк булса да Гөлфаяга өйлəнергə телəвен җиткерде. Тик Габдрахман абзый аны ишетергə дə телəмəде. Законы каты булды аның:
– Уйнаштан туган балалы хатын алып кайтып, гаилəбезнең исемен пычратыр булсаң, абзарга керəм дə асылынам, – диде ул. Сəгыйтьнең əтисенə каршы торыр көче җитмəде.
Бəлəкəч кызын күргəненең икенче көнендəге таңның нурлары беленə башлаганда хəлəле Әлфия ап-ак итеп юып куйган күлмəген, сырлары кулны кисəрлек итеп үтеклəнгəн чалбарын, көзге кебек ялтыратып чистартылган туфлилəрен кигəн Сəгыйть абзарда асылынып тора иде.
…Йорт-курадагы бөтен нəрсə Сəгыйтьне хəтерлəтеп торды Әлфиягə. Бу кайгыны да, көмəнен дə бергə күтəрү авыр иде аңа. Биатасы əлегə шəйлəп бармаса да, бианасы килененең хəлен яхшы аңлады. Аның үз əнисе янына кайтып китəргə омтылышы булганын чамалап:
– Килен, бездəн китəргə чамаң барлыгын əйтмəсəң дə күреп торам. Тик шуны аңла: безнең өчен син артык түгелсең. Йөрəгең астында безнең нəселебезнең каны да йөгерə. Әгəр бездəн аерылсаң, кемнəрнеңдер сине уйнаштан бала тапты, дип рəнҗетүлəре дə бар. Усал кешелəр дə бар бит əле бу дөньяда. Сиңа шул кирəкме? Син безгə үз балабыз кебек. Алла боерса, оныгыбыз да туар. Сəгыйтебезнең дəвамы булып. Нишлисең бит, үлгəн артыннан үлеп булмый. Шулай язгандыр. Безнең хатабыз да бардыр. Тормышның бөтен мəсьəлəлəрен дə дөрес итеп кенə чишеп бетереп булмый шул. Кал, кызым, – дигəч, үзен аларда калырга күндерде Әлфия.
Yз əнисе дə шул ук сүзлəрне сөйлəде:
– Язмыштыр инде ул, балам. Язмыштан узмыш юк, дилəр бит. Кодаларда син тол хатын булсаң да, Сəгыйтеңнеке икəнлекне онытмаслар кешелəр. Минем яныма кайтсаң, ирдəн кайткан хатын, дип карарлар. Кешенең авызына сугып булмый. Кем сөйлəсə, шуныкы дөрес дип кабул ителə. Авыр булса да, мин əле үземне үзем карарлыкмын. Кайтып ярдəм итеп торырсың. Биатаң-бианаң янында бул, балам, – диде əнисе.
Биата-биана Гөлфаяның Сəгыйтьтəн тапкан кызын да читкə типмəделəр, оныклары итеп кабул итеп, кулдан килгəнчə баланы тəрбиялəүдə ярдəм итеп тордылар. Әлфиядə моңа һичкенə дə көнчеллек хисе, Гөлфаяга карата да көндəшлек хисе уянмады. Киресенчə, Сəгыйтьсез гаилə ничектер ишəеп киткəндəй булып, анда дустанə мөнəсəбəт хөкем сөрде.
Әлфия малай тапты. Сəгыйтьне югалту кайгысыннан чыгып качкан кот гаилəгə əйлəнеп кайткандай иде. Сəгыйтьнең кызы белəн малае бергə диярлек картатасы һəм картинəсе янында үстелəр. Хəзер алар зурлар, вузлар бетереп, берсе Уфада табиб, икенчесе Мəскəүдə инженер булып эшлилəр. Икесе дə гаилəле, балалар үстерəлəр. Кая тартылырга да белмəгəн Сəгыйть, үзе телəп, җанын үз кулы белəн алып очырса да, аның дəвамчылары бар, искə алыр кешелəре бар.
…Әлфия фотосурəтне урынына куйды, əйберлəр дə бүленеп куелган тəртиптə шунда кире кертеп урнаштырылды. Хəергə кушып таратылырга тəгаенлəнгəннəре иң өскə куелды.
Сандык капкачы язмыш капкасы кебек Әлфиянең җылы, калтыравык куллары белəн кадерлəп ябып куелды.
Ганс Хәкимов 1945 елда Дүртөйле районының Югары Карга авылында туган. Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап, Әсән мәктәбендә укытучы, директор урынбасары булып эшли. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, Удмурт дәүләт университетының художество-графика факультетында укый, Мәскәү дәүләт педагогия институтының аспиратурасын үтеп, кандидатлык диссертациясе яклый. М. Акмулла исемендәге БГПУда доцент, сурәтләү сәнгате кафедрасы һәм фәнни лаборатория мөдире булып эшли. Әдәби һәм публицистик алты үзнәшер китабы дөнья күрде. Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы.
2 августта Ганс Фәтхелбаян улы 75 яшьлек олы юбилеен билгеләде. Гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез һәм сәламәтлек, иҗат илһамы телибез, хөрмәтле Ганс Фәтхелбаян улы!