Адольф Гитлерның исемен иҗат белән бәйләү мөмкин булмаган хәл кебек. Әмма ул кайчандыр рәссам булырга хыялланган. Өстәвенә, яшь Адольф иҗат белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә тели. Әмма моңа юл куелмый.
1900 елда 11 яшьлек Адольф һәм аның әтисе арасында зур җәнҗалга әверелгән сөйләшү була. Барлык фәннәр буенча да начар өлгергән малайның әтисе улы теләгенә шакката, чөнки улы рәссам булырга теләк белдерә. Атасы улында уңышлы түрә күрергә хыяллана, әмма яшь Адольф үз-үзен тотышы һәм дисциплинасы буенча даими кисәтүләр алып, бик начар укый. Кече Гитлерның рәсем ясау буенча гына өлгереш дәрәҗәсе югары булган. Әтисе вафатыннан соң әнисе биш баласы белән ялгызы кала. Ул улына Вена сәнгать академиясенә укырга керергә мөмкинлек бирә. Гитлер ике тапкыр: 1907 һәм 1908 елларда Венаның сәнгать академиясенә укырга керергә омтыла. Әмма имтихан комиссиясе әгъзалары аның архитектурага ныграк якын булуын билгели, ә бер имтихан бирүче хәтта аңа архитектура училищесына укырга керергә тәкъдим иткән.
Уңышсызлыктан соң да Гитлер үз хыялын ташламый. Ул рәсем ясавын дәвам итә. Ул еш кына Мюнхен кафесына килә, бу урын рәссамнарның җыелу урыны булган, Гитлер кемдер профессиональ киңәш бирер дип өмет итә.
Шуңа карамастан, Адольф Гитлер сәләтен ташламый, ул барлыгы 3400 картина төшерә. Шунысы кызык, күпчелек очракта ул биналар һәм урамнар төшергән, ә кешеләрне үз полотналарында бик сирәк сурәтләгән.
Әгәр аны укырга алып, Гитлер профессиональ рәвештә рәсем сәнгате белән шөгыльләнсә, бәлки икенче бөтендөнья сугышы булмый калыр иде.