Мәсәлән, Вирджиниядә тротуарга төкерергә һәм әфлисун кабыгы ташларга ярамый. Невада штатында чиркәүгә кергәч кикерергә ярамый, юкса, штраф көтә, Абамада шау-шулы бәйрәмнәрдә, карнавалларда чиркәү хезмәткәре киеме кияргә ярамый. Массачусетста урамда эленгән плакаттагы сурәтләргә мыек сызарга рөхсәт ителми, югыйсә 10 доллар штраф түләргә тиеш буласың. Вашингтонда базарларда сабынга яки башка сатыла торган әйбергә АКШ флагы кадау тыела – моны эшләгән кеше 100 доллар штраф түли. Джорджиядә берәү сезгә сүгенү сүзе әйтсә, ул кешенең яңагына сугарга рөхсәт ителә.
Индиана штатында кошлары яки куяннары бупган кеше җинаятьче санала. Калифорниядә аерым йорт тоткан кешегә үз хуҗалыгында фил асрау тыелган. Огайо штатында йортта юлбарыс тотарга рөхсәт ителә, әмма ул качса 1 сәгать эчендә полициягә хәбәр итү мәҗбүри – моны эшләмәгән кеше судка бирелә. Юта штатының Солт-Лейк-Сити шәһәрендә китапханәдән алган китапны вакытында кайтармаган кеше бер ай төрмәдә утырырга мәҗбүр.