Алай дисәң, һәркем үз-үзен тәрбияләргә тиеш. Менә бер мисал. Пассажир поезды. Төн. Халык йоклый. Николай Островскийның “'Корыч ничек чынькты” дигән романы бер пассажирның бәләкәй генә чемоданында була. Вагон буры моны чәлдереп өенә алып кайта. Чемодан эченнән башка юньле әйбер чыкмагач, ачуыннан китапны... укырга тотына. Азак уйга бата. Нык уйлана бу. Күпмедер вакыт үткәч, шушы китапның йогынтысы белән кәсебен ташлавы, чын кеше булып китеүе, гаиләле булуы турында Николай Островскийга хат яза, аңа рәхмәт әйтә.