Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 июль 2020, 15:52

Адашып йөргән бөхет

Бер мәхәббәт тарихы.

Уф, йөрәгем, дип өзгәләнгән чаклары аз булмады Нәсимәнең. Ходай аңа хатын-кыз матурлыгын мулдан биргән, тик бәхетләр генә бирмәгән шул... Әллә инде әнисе Мәрхәбә түти яшьлегендә артык белдексез булганмы? Баласы туып ак биләүгә биләгәндә “бәхетле булсын балам” димәгәнме? Бу дөньяларда әлегә кадәр утыз биш яшькә җитеп бәхетле булмады инде Нәсимә, адашкан каз бәбкәсе кебек каңгырып йөрде... Әмма балачаклары бәхетле үтте, үзе белә башлаганнан башлап яшьлек елларына кадәр әтиле-әниле, алтын канатлы бала булды анысы. Тәүбә-тәүбә, үткән балалык елларына сүз тидерсә Аллаһ сугар Нәсимәне! Юк-юк, балачагында бәхетсез булмады Нәсимә, киресенчә, әти-әнисенең иркә кочагында гына үсте ул! Әмма яшьлек елларына килеп җитү белән бәхетенә күз тидеме әллә? Күрше апасының гына күзе тиде, ахры? Хәтерендә әле, сигезенчедә укып йөргән елларында: “Мәрхәбәкәем, бигрәкләр чибәр дә соң шушы кече кызың”, дип, берчак капка алдында нәкъ өстенә әйткән иде... Булыр! Аны бит бигрәк каты күзле,”кыеп караса гөлне корыта” диеп сөйлиләр иде авылдашлары...
“Хатын-кызның бәхете ирдән”, диләр. Ә Нәсимә тәүге мәхәббәтендә ялгышты. Тиң булмаганга күзе төште шул Нәсимәнең...
Кыз мәктәп елларыннан ук сул як күршеләрендә, киртә аша гына үскән Рәмис исемле малайны яратты. Күрше малае аннан нәкъ биш яшькә зуррак иде. Шул Рәмиснең сеңлесе Флисә белән бер сыйныфта укыгангамы, ул Нәсимәгә гел баласытып карады. Нәсимә алтынчыда укыганда Рәмис абыйсы институтка укырга керде. Шушы хәлдән соң ул кыз алдында тагын бер башка үсеп киткәндәй тоелды.
Еллар үтте, инде Рәмис абыйсы да бишенче курста укып йөри, бик еш кайтып тора. Кызга да җылы карашларын бүләк итми киткәне юк, хәтта Яңа елга кайткач бер кичәдә биергә дә чакырды әле кызны...
Гомерләр ашыгып аккан елгага тиң шул, менә шаулап-гөрләп язлар җитте. Рәмис абыйсы озайлы практикага кайтты. Нәсимәнең унынчыны бетереп, мәктәп ашханәсендә эшләп йөргән чагы. Кичен авыл яшьләре концерт куя, Нәсимә дә катнашырга тиеш. Дусты Флисәне дә концертка алып барыйм әле дип, күршеләренә керсә, ул өйдә юк, әти-әнисе белән кайдадыр кунакка киткән булып чыкты. Өйдә Рәмис абыйсы үзе генә калган... Ярый алай булгач, Рәмис абый, ялгызым гына китим инде мин дип, кыз чыгарга борылганда, Рәмис ишек төбенә кадәр кызны озатып килде дә: “Нәсимә сеңелем, мин бит сине күптән ошатып йөрим, кил әле кеше-кара күрмәгәндә бер үбеп алыйм, онытылмаслык булсын, әллә бергә булабыз, әллә юк”, – диде... Бу сүзләр болай да җавапсыз сөю утында янган кызны телсез калдырды. Кыз егетнең кочагына чумды...
Күптән Рәмис абыйсына күзе төшеп йөргән кыз үзен-үзе тоталмады, эреде дә төште...
Берничә көннән Рәмиснең практикасы бетте, ул укуын дәвам итәргә калага китте дә Нәсимәне онытты... Ә кыз берничә айдан гына белде үзенең хәлләрен.
Рәмис абыйсы яшь кызның йөрәгенә ут кабызса да, “алам” дип, вәгъдә бирмәде бит, аны “хыянәтче” дип тә әйтеп булмас иде. Тегендә бер профессор кызына өйләнгән дип әйттеләр... Алданган кыз нишләсен, йөрәк тулы хисләре һәм туачак бәбие белән язмыш кочагында ялгыз калды... Ятса да, торса да Рәмис абыйсын сагынды, бердәнбере бүген ятлар куенында булса да, кыз нишләптер Рәмискә карата күралмау хисе татымады...
“Тазара” башлагач әнисе кызын кеше күзеннән яшереп, каладагы сеңлесенә җибәрде... Нәсимә шунда бәбиен табып, бер яшькә җиткергәч кенә авылга кайтып күренде. Ә авылда күрше-күләнгә “ кызыбыз иреннән аерылып кайтты”, диделәр... Кызның әти-әнисе күршеләренә оныкларының уртак онык икәнен сиздермәделәр дә... Чөнки Рәмис инде “уңышлы” гына өйләнгән диләр, тагын бер гаилә җимерелмәсен дип уйлаганнардыр. Нишләмәк кирәк, бер баланы гына җыйнаулашып ничек тә карарбыз әле, диделәр...
Әмма әти-әнисе шулай уйласа да, Нәсимә өчен бу авыр газап иде. Рәмис ятлар кочагында булганга эчтән янды, эчтән көйде кыз, егеткә булган хисләре бик тирән икән шул! Моннан соң бер ир-егеткә дә карамам, бөтен күңел җылымны сөюемнең җимеше булган улыма гына бирермен дип, үзенә сүз бирде. Кыз үзенә Рәмис абыйсы белән тигезләшер өчен укырга кирәк икәнен йөрәге белән аңлый иде. Уйлады-уйлады да, баланы әнисе карамагында калдырып, укырга китәргә булды. Рәмис абыйсы кебек укытучы булырга! Бәхетсезгә вакытсыз, дигәндәй конкурстан үтә алмады һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга техникумга гына керә алды .Өч ел гомер үтте дә китте. Укып бетергәч кызны бер ерак районга билгеләделәр.
Менә тагын сабые яныннан китәргә кирәк. Нишлисең соң, тормыш –
көрәш, алма пеш, авызга төш дип, кенә ятып булмый. Язмыш сынауларын җиңә-җиңә алга атлау, белем тауларына үрмәләү шул үзе тормышның бер асылы бит инде!
Август аеның чәчәкле-җимешле матур бер көнендә яшь хатын юл сумкасына кирәк-яракларын тутырып, билгеләнгән районга тәүге хезмәт юлын башларга юлга кузгалды. Үзәкләре өзелсә дә китәргә тиеш иде ул. Алда иксез-чиксез юллар... Яшь белгечне анда уңышлармы, уңышсызлыклармы көтә, билгесез... Хатын автобус тәрәзәсе янына ук килеп утырды да, юл буенда үзен моңсуланып озатып калган ак күлмәкле каен кызларына карый-карый, чакырым баганаларын саный-саный, озатып калган нәни улын, инде олыгаюга юл алган әнисен уйлап барды да барды...
Менә иске автобус авыр уфылдый-уфылдый Нәсимә тәгаенләнгән районга да килеп туктады . Яшь хатын эчтән генә бисмилласын әйтеп Юкәле дигән авылның туфрагына аяк басты...
Тәгәрмәчле сумкасын тәгәрәтә-тәгәрәтә, кешеләрдән сорашып бара торгач, хатын районның мәгәриф бүлеген дә тапты. Нәсимә юкка курыккан икән. Монда аны көтеп кенә торганнар диярсең, бар да тәртиптә. Бер зур гына урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы булып китте ул.
Коллектив әйбәт, үзен укытучылар да, балалар да бик яратты. Әмма ул монда сүзләрен үлчәп кенә сөйләште, беркемгә дә артык ачылып китмәде. Яши-яши хезмәттәшләре тарафыннан аңа “сер йомгагы” дигән кушамат тагылды. Йөрәге таш булып каткан, күрәсең, ул монда беркемгә дә “серен” чишмәде, хәтта баласы барлыгын да тишмәде. Бәлки бу авылда озак та эшләмәм, тәүге чирканчыкны алсам, эш рәтенә төшенсәм, үзебезнең яккарак кайтып китәрмен әле, дип уйлады хатын. Әмма уйлары белән ялгышты яшь хатын, аның шушы тукталышы гомерлек булмаса да, дистә еллардан ашачак иде әле...
Аны ялгыз гына яшәгән бер әбигә фатирга керттеләр. Тыныч кына эшләп китте кебек. Шулай әби белән бер-берсенә матур гына өйрәнешеп килгәндә әбигә сеңлесенең улы бик еш килеп йөри башлады. Кызның төрлечә күңелен күрергә, матур сүзләр әйтергә тырышты егет. Алдырыр көн яздырыр, дигәннәре дөрестер ахры. “Күктәге торна” тоттырмады инде, “кулдагы чыпчыкны” булса да ычкындырмаска кирәк! дип уйлады Нәсимә. Минем поезд китте инде, нинди поездга утырсам да барыбер дип, кыз икенче тапкыр хата җибәрде. Йөри торгач шушы тасма телле егеткә тормышка чыгарга ризалык бирде... Әйе, бер ялгышсаң гел ялгышасың диләр...
Өч ел үтте. Таһир бик тиз суынды Нәсимәдән. Чөнки Нәсимә бу гаиләгә җылы өрмәде, җылылыгы белән төрмәде... Тормыш үз җае белән ага торды... Нишләптер гаиләләрен бәйләп торырлык балалары да булмады. Балалары булса, бер-берсенә өйрәнеп тә китәрләр иде. Менә шулай, чуртан белән аккош кебек яши торгач, аларның гаилә кояшлары язларында ук баю тарафына юнәлде... Яши-яши Таһирның бер хатын белән чуала башлавын ишеттерделәр. Инде иренә өйрәнә башлаганда гына шундый хәбәр! Күп тә тормады, теге хатынны кыз “бала тапкан, имеш” диделәр...
Бер ел үтте, Таһир ни Нәсимәне ташлап чыгып китмәде, ни теге хатын белән арасын өзмәде... Нәсимә иренә ялынып та карады: “Мин укытучы кеше, минем абруемны төшерәсең. Шушы хәлдән соң мин ничек итеп кеше балаларына белем, тәрбия бирим?” – дип. Ире аңа усал итеп карады да: “Мин бала тапмаган түлсез хатын белән болай да дүрт ел буе яшәдем, рәхмәт әйт, ташлармын да чыгып китәрмен!” – диде. “И, Ходаем! Ир кешенең күңел күзе шулкадәр сукыр булыр икән? Ничәмә ничә тапкыр туган ягыма иремнән башка кайтам да киләм, кайтам да киләм, хатын-кыз булса күптән нәрсәдер тоемлар иде”, – дип уйлады Нәсимә әрнеп. Һәм чыдамады: “Минме бала тапмый торган “түлсез” хатын? Аерылганда булса да шуны бел, җаныкаем, ачык авызкаем! Минем авылда улым бар, аңа тиздән җиде яшь тула инде!” – дип Таһирны телсез-өнсез итте... Әйе, хатын-кыз сер йомгагы инде бер уйласаң. Бу сүз Таһир өчен көтелмәгән һөҗүм булды. Димәк, Таһирның хатыны түлсез түгел, Таһир үзе түлсез булып чыга түгелме?! Ә теге хатын баласын аңа тага гына булып чыга ләбаса?
– Кичер, җаным, китмә, мин сине генә яратам бит! – дип Таһир тезләнеп ялынса да, эш узган, әйтеләсе сүзләр әйтелгән, үткәннәргә нокта куелган иде инде...
Тавыш-гауга тынгач, үзенә эшеннән аерым фатир алгач, Нәсимә авылдан әнисе белән улын алып килде. Авылдагыларны да, укытучыларны да шаккатырып, “бала тапмый торган түлсез” Нәсимәнең улы Марсель быел шушы Юкәле авылында беренчегә укырга төште! Ә үзе читтән торып югары уку йортына укырга керде.
Менә биш ел гомер күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Улы бишенчене бетергәндә, Нәсимә дә институтны тәмамлады. Чәмле хатын Нәсимә, мин кемнән ким диеп, үткән елларына борылып карый-карый, тормыш сабакларын җыя-җыя, гомер баскычларыннан өскә күтәрелә бара. Аңа бу вакытта нәкъ утыз яшь тулды!
Әнисе янында булганда җиңел, тик әнисе китү белән элекке ире килеп җәфалый, ни теге хатыны белән яши алмый, ни Нәсимәгә тынгылык бирми. Аптырагач Нәсимә үзенең туган ягына җибәрүләрен сорап мәгариф бүлегенә барды. Аның соравын канәгатьләндерү йөзеннән бер авылның мәктәбенә директор итеп җибәрделәр.
Менә тагын күченү. Тагын кайдадыр, кемнәр беләндер танышырга, җайлашырга кирәк! Әмма хатын үзенең туган якларындагы шушы мәктәпкә ашкынып, дәртләнеп килде, алай гына да түгел, аны монда ниндидер күзгә күренмәс серле бер көч чакырып кайтарды кебек... Район үзәгенә дә якын, димәк, әнисе һәм туганнары янына кайтып йөрергә дә җиңел булачак, улыма да туганнарым кырында әйбәт булачак дип уйлады хатын. Инде Марселенә дә уналты яшь тулып китте. Нәсимәнең бердәнбере бит ул! Ахры артык иркәләп тә җибәрде шикелле улын, урамнан кайтып керми. Кулдан ычкынып куймасын, дип куркып та куя ул. Ир кулы кирәк шул ир баланы үстергәндә.
Коллективны әйбәт диделәр, үзе дә кеше белән уртак тел таба белә Нәсимә. Киләчәккә ышанычлы карады, аның тормышының яшел май айлары үтсә дә, чәчәкле җәйләренә аяк басып кына килә әле ул. Әйе шул, ул әле утыз биштә генә бит. Әле аның чәмләнеп эшләр чагы, алай гына да түгел, тормышка чыгып, бәбиләр тудырыр вакыты гына әле аның!
Инде үз районына кайтып эшли башлавына да бер ел үтеп киткән икән. Бүген Нәсимәнең үз фатиры да, югары белеме, абруйлы эше дә бар! Чәмле булды Нәсимә, авыр булса да хыялына иреште бит. Әйе, үткәненә борылып караса, шәхси тормышы китек булы күренә. Беренче мәхәббәтем диеп, Рәмис абыйсына ымсынып, шушы тылсымлы исемне эчтән кабатлап үтеп бара түгелме аның яшьлеге?
Әллә нинди, берәүне генә ярата торган кеше булды инде Нәсимә. Яшьлек елларында баш калкыткан хисләренә һаман баш була алмый. Язлар җитте исә күңелендә һаман шул бер исем... Нинди мәңге сүнмәс һәм сүрелмәс хис булды соң ул? Гомеремнең ахырына кадәр бу хис мине озатып барыр микәнни дип, үткәннәрен һәм бүгенгесен үлчәүгә еш сала Нәсимә. Менә әле бүген дә, юлчы иптәш кебек, чабуына баса-баса, шушы уйлары аның белән бергә атлыйлар... Шушы уйлар белән мәгәриф бүлегенә килеп җиткәнен сизмәде дә Нәсимә. Алай гына да түгел әле, юкка гына “дөнья тар”дип әйтмиләр шул. Нәкъ тә әкияттәге кебек ул бүген бер могҗизага очырады әле, менә очрашу дисәң дә очрашу инде бу. Мәгәриф бүлегенең ишегеннән кереп барганда Рәмис абыйсы белән чак маңгайга-маңгай бәрелешмәделәр! Инде Рәмис абыйсын күрмәгәнгә дә нәкъ унсигез ел булып киткән икән. Үзгәргән, калынайган, хәтта чигәләрендә ак чәчләр дә күренештерә башлаган...
– Нәсимә, саумы? Бу синме? Мин сине шушы еллар эчендә сагынып, матур күрешүләр көтеп яшәдем, – диде Рәмис абыйсы пышылдап. Хатынның хәл-әхвәлен сорашты ир, хатын да аның гаилә хәлен сорашмый түзә алмады. Ул аңа чит түгел лә, бердәнбер улының әтисе лә ул! Рәмиснең дә гаилә хәлләре мактанырлык түгел икән. Күптән инде хатыны белән аерылышкан.
– Яшерен-батырын түгел инде, Нәсимә, үземнең тормыш корабым комга утырган саен мин сине искә төшердем, сине сагындым. Синең белән булсак икенче төрле, үзебезчә матур итеп яшәр идек, дип күп уйладым, күп үкендем мин, – дип сөйләде дә сөйләде ир. – Әйе, мин сине оныта алмадым, шул еллар эчендә хатын белән ике арада син тордың бит, Нәсимә. Гафу ит, син ул вакытта мәктәп баласы гына идең. Ә хәзер бөтенләй матурлангансың, кызарып-тулышып пешкән алмага охшап калгансың. Ялгышканымны соңлап аңладым, әмма инде синең башкадан балаң бар иде бит. Әле безгә кушылырга соң түгел, бар да югалмагандыр? Әгәр күңелеңдә миңа карата хисләрең бөтендәй үк сүнмәгән булса, кабаттан яндырып җибәрик без ул учакны, Нәсимә! Чын әгәр, язмышларыбызны бергә кушсак улыңны да үз улым кебек карармын, укытырмын, үзеңне үч төбемдә генә йөртермен, мин инде элекке яшь-җилкенчәк Рәмис түгел, сүземне җилгә сипмәм, җаным, ышан сүземә, – дип хатынның күзләренә текәлде.
Әйе, аның бүген әйткән сүләре хак иде. Әмма Нәсимә бер сүз дә әйтмәде. Чөнки ул инде хисләрен яшерергә, үз-үзен кулда тотарга, тормыш сабакларын кирәгеннән артык җыйган, өреп кабарга өйрәнгән хатын-кызларның берсе иде. Әйе, Нәсимәнең эче тулы ялкын булса да, шушы каршында торган кеше аның гомерлек мәхәббәте булса да, алай гынамы, бердәнбер улының әтисе булса да, әле бер күрүдә кәртләрен ачып салырга ашыкмады... Чөнки белә, яшьлектәге поезд күптән киткән инде. Ә монысы бик тиз китмәячәк.
– Рәмис абый, миңа уйларга кирәк, җавапны соңрак бирермен яме, – диде хатын матур күзләре белән елмаеп. Рәмискә шушы елмаю үзе үк әллә ниләр вәгъдә иткән кебек иде шушы минутларда!
Тагын очрашулар көтеп Рәмис белән Нәсимә аерылыштылар.Тик бу аерылышу үткән аерылышулар кебек түгел иде инде...
Шушы карашлар Нәсимәне авылына әйдәде дә торды. Күпмедер вакыт үткәч, яшьлеге белән очрашуга кайткан кебек, ашкынып кайтты хатын авылына. Авылдашлары бүген концерт куячак икән, дигәч, клубка китте кичен. Иртәрәк барган икән, әле вакыт бар, дип, клуб мөдире булып эшләгән сабакташы Мөнзиләне күреп чыгыйм әле дип, сәхнәгә менде. Мөнзилә дусты аны ай-ваена куймый үзенә дә концертта бер җыр җырларга күндерде. Мәктәп елларында бу туган авыл клубында җырлаган чаклар аз булмады инде, нигә бүген дә чыкмаска дип, ризалашты хатын.
Сабакташы бик үтенеп сорагач, тиз генә пәрдә артында “репетировать” итеп алды да, туган авылы сәхнәсенә чыгып “Һаман яратам”, дигән җырын башкарды. Бу җырда аның бөтен язмышы ята иде... Әйе, бу җыр аның үзенә атап язылган кебек иде... Йөрәктән чыккан йөрәкләргә тиз барып иреште, әй авылдашлары кул чапты да инде, үзен чәчкәгә күмделәр. Чәчкә бирүчеләр арасында Рәмис тә бар иде...
“Мине Нәсимә һаман ярата икән”! – дип ачыш ясап кайтты бүген Рәмис. Әйе, Нәсимә тарафыннан әйбәт җавап булды бу.
И тормышның борма-борма юллары! Кешеләрне кайларда гына йөртмисең, кемнәр белән таныштырмыйсың, ниләр генә күрсәтмисең? Инде кайчан, моннан унсигез ел элек, шушы икәүнең язмышларын бергә бәйләргә тиеш идең, бәйләмәдең. Күпме еллар акты, сулар акты. Ә алар һаман бер-берсен яраталар икән бит! Чын мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә...
Марсельнең үзенең улы икәнен ишеткәч Рәмис шатлыгыннан хыяллана язды. Чөнки аның теге хатыны бала таба алса да, ”фигурам бозыла”, дип бала табуны сузды да сузды. Ә соңыннан вакыт узган булып чыкты... Әйе, хатын-кызның әни булыр мизгеле бик кыска шул, кыска...

Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА-ХАЛИКОВА,
Борай районы. “Тулпар” журналы һәм “Өмет” гәзите лауреаты.

Фото: masyamba.ru
Читайте нас: