Барлык яңалыклар
Дөнья бу
2 июль 2020, 13:05

Вәрис АКБАШЕВ. Казан – Уфа

– Алсу, рәхмәт яхшы хәбәрең өчен! Сүз дә юк, әле үк әзермен.– Вәрис, синең вакытны алмас өчен үзем генә килеп китсәм, ничек булыр?...Бу мизгелдә башымнан шундый уйлар үтте: кара әле, Габделфәт Сафин, иҗат тамырларын хәтта Башкортстанга җибәреп, офис ачкан.– Алсу, әлбәттә, рәхим ит, тик мин бит Талбазыда әле.Трубкада тынлык.– Ә кайда соң ул Талбазы?

Дөньяда бернәрсә дә буш урыннан чыкмый, аның ниндидер сәбәбе, тамыры булырга тиеш. Әкият, мәзәкләр дә ниндидер чын хәлдән пәйда була.
Мәсәлән, үзем белән булган хәлне искә алып үтәсе килә. Катнашучыларның да исемнәрен үзгәртмим.
Алсу
Башкортстан, Авыргазы районы үзәге, Талбазы авылы.
Телефон шалтырый.
– Алло! Саумысыз!
– Исәнмесез.
– Мин Габделфат Сафин иҗат төркеме секретаре Алсу Сатдинова булам. Миңа Вәрис Акбашев кирәк иде.
– Әйе, Алсу, сез нәкъ Вәриснең үзенә эләктегез, нинди сорау?
– Сезгә ничек дәшим икән, Вәрис абыймы, Вәрисме?
– Алсу, без “сиңа” күчик.
– Вәрис, синең “Розам” дигән шигыреңә композитор Урал Рәшитов бик матур көй язган.
– Әйе, Алсу, беләм.
– Шул җырга Габделфәт Сафин белән сезнең арада килешү төзедек. Менә шуңа кул куярга кирәк.
– Алсу, рәхмәт яхшы хәбәрең өчен! Сүз дә юк, әле үк әзермен.
– Вәрис, синең вакытны алмас өчен үзем генә килеп китсәм, ничек булыр?
...Бу мизгелдә башымнан шундый уйлар үтте: кара әле, Габделфәт Сафин, иҗат тамырларын хәтта Башкортстанга җибәреп, офис ачкан.
– Алсу, әлбәттә, рәхим ит, тик мин бит Талбазыда әле.
Трубкада тынлык.
– Ә кайда соң ул Талбазы?
– Авыргазы район үзәге.
– Гафу ит, булганым юк.
– Алсу, алай булгач, әйдәгез, аэропортта очрашыйк.
– О... ераграк.
– Алсу, мин әле Рушан дигән егетне көтәм. Аның белән эш көне азагына тиклем үзем килеп җитәрмен, тик адресыгызны гына әйт.
– Ярар, килештек, берүк килергә тырышыгыз инде. Яз, Сибгать Хәким урамы, өченче йорт.
– Тәк, тәк, кайсы тирәдә соң әле ул урам?
– Казанка буйлап “Идел-Пресс” йортын беләсеңме?
– Исләмим.
– Молодежная тукталышы. Госциркка җиткәч, борылырга.
– Ярар, ярар, Алсу, укый-яза беләм, табармын.
– Сөйләштек, көтәбез, сау бул.
Рушан
Ике ел элек университет бетереп, үз эшен яратып, аңлап эшләгән, киләчәккә зур хыяллар корган яшь архитектор, Рушан исемле егет. Талбазы-Уфа юлы. Төрле уртак темаларга сөйләшеп барабыз. Машина ничә ат көчле, нигә “Форд” алдың? Нинди төзелеш, проект өстендә эшлисең? Аннан минем иҗадыма күчтек. Шулай ничек юл үткәнен дә сизми калдык.
– Вәрис абый, госцирк яныннан борылабыз, дисезме? Мин Уфаны яхшы беләм дип торам, оят бит, “Идел-пресс” та бар икәнлеген тәүләп ишетәм. Зыян юк, без бит егерме беренче гасырда яшибез, – дип, туктап ноутбуктан Сибгать Хәким урамын эзли башлады. Биш, ун минутлап эзләп таба алмагач, ноутбукка ризасызлык белдереп: – Икенче программага күчәргә кирәк! – дип, үзалдына сөйләнде.
– Рушан, рәхмәт, син үз эшләрең белән бул, болай да вакытыңны алдым. Әнә таксистлар тора, алар урам гына түгел, шәһәрнең һәр ноктасын беләләр.
– Вәрис абый, гафу итегез, барып җитәлмәдек. Чынлап та, вакытым тар. Азак миңа дә аңлатырсыз әле, кайда икән ул урам.
– Әлбәттә! – дип, кул биреп саубулаштым.
Таксистлар
Чынлап та, шәһәрне таксистлардан якшырак белгән кеше юк, алар иң шәп навигатор сыман. Таксист эшен җиңел дип әйтеп булмый, тик барыбер “рикша“ эшеннән җиңелрәк.
Минем якынлашканны күреп, алдагысы:
– Кая барабыз? – дияргә ашыкты.
Утыргач, адресны әйттем. Берни уйламый атлап барган кеше кинәт кенә тирән караңгы чокырга төшеп киттемени! Таксист та миңа нәкъ шундый йөз белән карады. Бәлки, аның бар уе, ул урамны белмәве түгел, ә чиратын бүтән таксистка бирергә мәҗбүр булу булгандыр. Я инде бүтәннәр арасында үзенең булдыксыз икәнлеген күрсәтүдән кыенсынгандыр. Ул, бар батырлыгын җыеп, артта торган таксистлар янына чыкты, мин – аның артыннан.
Таксистлар бер-берсе алдында сер бирмәскә тырыша, тик юл гына өйрәтүче юк. Мине утыртып, Уфа буйлап, Сибгать Хәким урамын эзләргә дә ризалар. Сак булыгыз, андый хәлгә күп кеше эләгә. Азак, кирәкле адрес табалмаса да, түләргә тиешсең. Болар белән саубулашып, госцирк ягына атладым.
Цирк
Алсуга шалтыратам.
– Алсу, миңа әйтүе дә оят, хет әллә ни эшлә, сине табалмыйм.
– Вәрис, әле син кайда?
– Госцирк каршында.
– Вәрис, беркая да китмә, хәзер ун минуттан үзем килеп җитәм!
– Сөйләштек.
Күпмедер вакыт үткәч, телефон шалтырый.
– Әйе, Алсу, тыңлыйм.
– Син кайсы җирдә?
– Госцирк ишеге алдында.
– Мин дә госцирк алдында, ә нинди киемдәсең?
– Ак чалбар, ак күлмәк.
– Мин дә актан, тик күрмим сине.
– Алсу, мин монда берүзем дисәм да була. Бәлки, син “шапка-невидимка” кигәнсеңдер?
– Юк шул, бүген үзем белән алмаган идем.
Мин үземдә әз генә каушабрак калдым.
– Алсу, чынлап, кайдасың?
– Кайда булыйм, Казан госциркның үзәк ишеге алдында басып торам!
Тагы да тирән тынлык. Ни дип җавап кайтарырга да белми торам. Бераз һушыма килеп, болай дидем:
– Алсу, әлбәттә, арабыз әлләни ерак түгел, тик мин әлеге мизгелдә Уфа циркы алдында басып торам, тик клоун киемем генә юк!
Бераз дәшә алмый торгач, Казан һәм Уфа арасында чын күңелдән көлеш башланды. Казан һәм Уфа циркы ишек төпләреннән икебез ике якка кузгалдык.
...Менә шулай, дуслар, чынлап та, әкият, мәзәкләр буш урында тумый. Ул – безнең тормыш һәм дөнья.
(Автор стиле сакланды.)
***
Автор турында белешмә.
Вәрис Ягъфәр улы Акбашев, 1959 елның 5 августында Башкортстанның Авыргазы районы Атҗитәр авылында педагоглар гаиләсендә туган. Яңа Атҗитәр авылында Батыр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1975 елда Стәрлетамак химия-технология техникумына укырга керә. 1978 елда техникумда укуын тәмамлап, Совет армиясе сафларына җибәрелә. Хезмәте Приморье краеның Уссурийск шәһәрендә 1980 елга кадәр дәвам итә. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң – Стәрлетамак шәһәрендә химия заводында, хәзерге вакытта Ямал-Ненец автономияле округында вахта ысулы белән эшли.
1996 елдан Авыргазы районында «Зәңгәр чишмә» әдәби берләшмәсе җитәкчесе. 2007 елда Ямал-Ненец автономияле округында Надым районының Приозерный поселогында аның инициативасы буенча «Сафлык» татар-башкорт клубы төзелде.
Шигырьләре «Стәрлетамак эшчесе», «Башкортостан», «Кызыл Таң», «Когалым хәбәрләре», «Тукай язы», «Ватан юлы», «Рух», «Ашкадар», «Тулпар», «Тамаша», «Бельские просторы» кебек гәзит һәм журналларда басылган. Композиторлар (Урал Рәшитов, Финә Абдуллина, Алик Җәлилов) белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Халидә Бигичева, Айгөл Рәшитова (Азалия), Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Габделфат Сафин, Фирзәр Мортазин, Венер Камалов, Гүзәл Әхмәтова, Лиана Габдрахманова, Фанагать Юлмөхәммәтов һәм баша җырчылар аның шигырьләренә язылган җырларны башкаралар. Аның җырларына Айдар Галимов, Венер Камалов, Гүзәл Әхмәтованың видеоклиплары бар.
Вәрис Акбашев – 5 үзнәшер китап («Авыргазы моңнары», 1997; «Язмыш сукмагы», 2002; «Кеше булып калырга» 2007; «Олы жанлы кыз бала», 2008; «Остаться человеком», 2010 («Кеше булып калырга» повестеның рус теленә тәрҗемәсе) авторы
2009 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге әдәби премия лауреаты булды.
Читайте нас: