Булса да була икән. Кичен Зәкия балалары белән телевизор карап утырганда кинәт кенә аның сурәтләре, тавышы югалды. Тагын нәрсә булды икән дип, ишек алдына чыккач, гадәте буенча, тәү башлап абзар ягына күз салды. Ул сыерын савып, бикләп кергән иде, бәйләгән үгезе торган утар капкасы гына яртылаш ачык тора, анысы тагын ычкынып чыгып шылган ахрысы. Гадәте начар шул, алдыннан азык өзелмәсә дә, чыгып китеп югалып ала. Борынына ис кергән егет кебек, өйдә генә ятмый, таналар эзләп киткәндер. Капкасы да төртсәң аварга тора, өйдә хуҗа ир заты булмаганлыктан аны юнәтеп, яхшы келә куярга кешесе юк шул. Зәкиянең телевизор кайгысы калмады, зур кызын ияртеп үгезне эзләргә киттеләр.
Июль аеның азагы. Көннәр кыска булмаса да вакыт соң иде, караңгы төшәргә күп калмаган. Фонарь да алып чыктылар. Үгезне эзләшергә аларга өч-дүрт йорт аша яшәгән “ялакай” Әптерәй, эчәргә эзләп йөргән күрше урамдагы сәрхүш Хәләф тә иярде. Эзләмәслек тә түгел шул, ул елларны авыл халкының чыгып киткән олы малы еш югалып, табылмый торган иде. Авылларга йөреп ит җыючы алыпсатарларның мыжгып торган вакыты. Җиңел кәсеп тапкан, кеше малын урлап, суеп алып китүчеләр дә авыл халкына шом салып торды. Тиздән балаларны мәктәпкә әзерләргә вакыт җитә, август азагына суеп сатарга әзерләнгән центнер ярымлык үгез югалса харап...
Эзләүчеләр озак йөрмәде, якын-тирәләрне генә карап өлгерделәр, караңгы төште. Алар Зәкияне тынычландырырга тырышып:
–Табылыр! Иртәгә иртән көтү куганда килеп чыгарга тиеш, – дип тынычландырырга тырышып өйләренә таралыштылар.
Иң кызыгы иртән башланды. Зәкия багана башыннан асылынып төшкән телевизор кабеленең очын эзләде, анысы өзелгән икән, бәрәңге базы янында ята. Базның авызын яртылаш каплап торган фанер кисәге дә күренми. Ул якынрак килеп ачык торган баз авызына иелеп аска карады. Аның тын алышы бүленеп калды, әллә инде күзенә күренә, әллә чынлап та кичә югалган үгезе башын күтәреп аңа карап тора. Моңаеп калган күзләре аны бу зинданнан коткаруларын үтенә, ялына кебек.
Бер-берсенә озак карашып торганнан соң, Зәкия көч-хәл белән хәлсезләнгән аякларына басты, бу күренештән аның күзләре яшьләнде. Үгезне жәлләде, сусагандыр дип, бер бидрә суны бауга бәйләп базга төшерде. Эч инде, эч, дип, үгезне кыстады, анысы бидрәнең яртысын гына эчте дә тагын башын күтәреп хуҗабикәгә карап тора башлады. Тизрәк! Тизрәк чыгарыгыз мине дигән ялвару иде хайванның күзләрендә. Аның базга төшүенә телевизор кабеле сәбәпче булган, нык сәленеп тора иде шул. Аңа эләгеп арт саны белән төшеп киткән булырга тиеш. Вакытлыча капланган фанер кисәге дә аның өчен капкан булып яткан.
Үгезне баздан чыгару мәшәкате, авыл зиратында мәрхүмне җирләү күрнешен хәтерләтте. Ирләр базның өстендәге балчыкны аска ташлыйлар, әйтерсең үгезне тереләй күмәләр. Кеше күмгәндәгегә караганда әкренрәк, аска карап сакланыбрак эшлиләр. Үгез ташланган балчыкны таптый-таптый өскәрәк күтәрелә. Хайванның да күмеләсе килми. Моны карап торган Зәкиянең төпчек кызы хәтта үкереп елап җибәрде. Шулчак аның әнисенең исерек энекәше, ихатага җыелган барлык бала-чагаларны, монда аю биетмиләр дип, урамга куды, тик бу хәлне күрергә килгән хатын-кызлар аны тыңламадылар.
Алар баз янында озак тоткарланмый, хуҗабикә янына килеп, аның кайгысын да, шатлыгын да уртаклаштылар..
Ирләр арасында авылда бер җеназадан да калмый торган аксак Әүхәди дә бар. Ул гадәттәгечә таягына таянып тора, яшьләргә киңәш биреп, хатын-кызларга, бала-чагаларга якын килмәскә кушып ат дагалаганда бака аягын кыстырмый дигән, үзенең яраткан мәкален кабатлый.
Базның өсте ачылып бетсә дә, үгез чыгарлык түгел иде әле, аның бер ягын сөзәкләп казырга тотындылар. Сугымчы Әхнәф үгез янына төшеп, суярга әзерләнгәндәге кебек аның башын яхшылап бәйләп, арканны өскә ыргытты. Өстәгеләр аны эләктереп тартырга әзерләнгәч, Әхнәф:
– Әйдә, малкай! – дип үгезнең арт санына учы белән шапылдатып сугып алды. Шуны гына көткән кебек үгез бар көчен җыеп өскә омтылды.
Аны утарга ябып, ашарга, эчәргә салгач. Зәкия зур ярдәм күрсәткән күрше-күлән ирләрне сыйларга булды. Озак утырмадылар, тиз-тиз генә эчтеләр дә, капкалап алгач ихатага чыктылар. Таягына таянып торган Әүхәди тагын сүз башлады:
– Егетләр, базны бу хәлдә калдырып китү килешмәс, әйдәгез, чистартып түбәсен ябып китик,– дигәч, дүрт ир торып калды.
Дәррәү эшкә тотындылар. Базның сөзәкләнгән урынын тигезләп, тагын да зуррак итеп казыдылар. Башын ябып, баз авызына капкачлы, тимердән эшләнгән тартма урнаштырдылар. Кайгы белән башланган көн Зәкия өчен яхшы гына тәмамланды. Ире исән чакта ук яңартырга йөргән базын көтмәгәндә сүтеп җыйдылар. Нәрсә генә эшләнсә дә, яхшыга гына диләр, шул. Үгез шулай базны яңартырга ярдәм итте.