Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 июнь 2020, 21:20

Закир ӘКБӘРОВ. Сәяхәтче Тычкан. Мәсәл

...Их! Шиншилладай шулай затлы булсаң икән,Аның кебек байлыкларга чумсаң икән!..

Закир ӘКБӘРОВ
Сәяхәтче Тычкан
Мәсәл
Тычкан кайтты сәяхәттән, озак йөреп,
Океан-диңгезләрне кичеп, дөнья күреп.
Туган-тумачасы килгән, күрше-күлән…
Тычкан эре, борыны өскә күтәрелгән.
Килде Күсе, олы башын кече итеп,
Сорау бирде:
– Йә туганкай, йөздең ничек?
Тычкан сөйли:
– Йөздем океан лайнерында,
«Трюм» атлы каютада, җайлы урында.
Ашаганым булды, – ди, – тик ярма, ботка,
Кайгырмадым һич кенә дә иптәш юкка.
Чили дигән ерак илдә иптәш таптым.
Горурланам: аның белән мин дуслаштым.
«Шиншилла» дип олылыйлар, безгә туган.
Бездәй кимерүче булып җиргә түган.
Затлы җәнлек! Аны байлар тиң күрәләр.
Үзен суеп, тиресен тунап, тун тегәләр.
Шиншилла тун тора икән миллион евро,
Аны тегеп кия алмый һич бер угры.
Олигарх бичәләре генә кия,
Йә әйтегез, мондый хөрмәт кемгә тия?
Ә мине бит яңа дустым тигез күрде,
Анд таулары итәгендә озатып йөрде.
Их! Шиншилладай шулай затлы булсаң икән,
Аның кебек байлыкларга чумсаң икән!..
Күсе җилкәсен кашыды, әйтте бер сүз:
– Гади тычкан булсаң да, син, энем, түз.
Шатлан текмәгәнгә синнән затлы толып.
Яшәү татлы, яшәсәң дә тычкан булып.
Читайте нас: