Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 июнь 2020, 00:48

Хәсрәт-ана өч баласын ачлыктан интектергән

Күрше фатирда елый-елый балалар ашарга сораган.

Стәрлетамак шәһәрендә коточкыч хәл булган – бер йортта күршеләр кечкенә балаларның кычкыруларын ишеткәннәр. Күрше фатирда елый-елый балалар ашарга сораган. Балаларның тилмерүен ишетүчеләр опека органнарын чакырткан. Ишекне ачу белән өйдә пычранып беткән, ачлыктан йончыган ике, өч һәм биш яшьлек өч бала табылган. Аларны вакытлыча шәһәр хастаханәләренең берсенә урнаштырганнар, чөнки приютларда һәм балалар йортларында карантин бара.
Бу балаларның күңелсез хәлләргә беренче тапкыр гына таруы түгел. Күптән түгел әбиләре өч оныгы белән троллейбуста исерек хәлдә барганда кече баланы башы белән идәнгә төшереп җибәреп пассажирларның хәтерендә калган була. Әби аягында көчкә басып торган, ике сүзне дә бергә кушып әйтә алмаган.
Балаларга ярдәмгә килгән волонтер Регина Биргулиева сүзләренә караганда, әниләре әле айнып аларны эзләп килмәгән. Бу хәсрәт -ананың кем һәм ничә яшьтә булуы да билгеле түгел.
– Башкортстанда үзизоляциядән соң мондый очраклар сирәк күренеш түгел. Балалары булган гаиләләрдә, чыннан да, күбрәк эчә башладылар, кешеләр эштән колак кактылар һәм шешәдә генә шатлык таба башладылар. Имин булмаган бу гаиләләрдәге балалар дәүләт кайгыртуы астында калачак, – ди волонтер Регина Биргулиева.

Фото: Ufa.kp.ru
Читайте нас: