Шулай, эштән кайтып, кәефсез генә бәрәңге әрчеп маташам. Мистә фабриканың зәңгәр ботлы тавыгы пешә. Телевизордан ниндидер әллә кыз, әллә егетләр сөйгәннәрен юксынып моңлана. Икенче каналда милиционерлар доп-шап атыша. НТВдан кайдадыр җир тетрәвен, коронавирус пандемиясенең киләчәктә дә дәвам итәчәген күтәренке-дәртле тавыш белән хәбәр итәләр.
Шулчак ишек кыңгыравы зырылдады. Ачыгып, ашыгып җанкисәгем кайтып та җиттемени дип, ачып җибәрсәм, хур кызларыдай ике сылу басып тора. Ул елмаялар матур итеп. Минем дә авыз ерылды. Кеше шулай эчкерсез, ихлас итеп елмайганда ничек инде шатланмыйсың. «Кунак ашы — кара-каршы», — ди бит халык.
— Бик исән әле,— минәйтәм.
— Бәтәч, минем исем ник кирәк сезгә?
— Әйтегез инде, зинһар...
— Мәмдүдә түтәгез булам, җә, шуннан?
— Котлыйбыз сезне, Мәмдүдә апа,— диләр тегеләр, миннән дә уздырып елмаеп. Караңгырак өй алдында май кояшы кебек балкыйлар инде менә. Кулларында – олы пакет.
Әһә, белдем, болар кеше алдап әйбер сатып йөрүчеләр. Юк инде, Мәмдүдә түтәгезне кәкре каенга сояп китәлмассыз, дип контратакага әзерләндем. Ерылган авызны җыеп, кашны җыердым:
— Сезнең район үзәгендә безнең фирманың кибете ачылды бит. Ишетмәдегезме? Менә без шуны кешеләргә хәбәр итеп, сөенче алып йөрибез.
— Алаймыни? Яраган, бик яраган, исән-сау эшләгез...
— Мәмдүдә апа, бүген сезнең гомерегездә иң бәхетле көндер, бәлки. Сезнең урам жирәбәдә җиңеп чыкты һәм кибет ачылу уңаеннан бүленгән биш комплект бүләкне отты! Ә инде сез шуларның берсенә лаек булдыгыз! — дип, теге кара пакетларыннан бер тартма чыгардылар. — Менә бу электр чәйнеге сезнең чәй өстәленә зерә килешер, дип ышанабыз. Рәхим итеп, кабул итеп алыгыз, игелеген күрегез! — дип, кулымны кысып, чәйнек тапшырдылар.
“И-и, ә мин болар хакында күпме начар уйлап бетердем, хәсрәт”,— дип, ояла-ояла гына, тартманы кулыма алдым. Ул да түгел, кочагым тартмалар белән тулды. Үтүк, бер көтү пычак, чәч кыргыч машина, кан басымын түбәнәйтә, баш авыртуын, үзәк көюен, бил сызлавын баса ала торган хикмәтле аппарат!
— Болар барысы да минекеме?— дип, шаклар каттым. Куллар калтырый башлады.
— Сезнеке, сезнеке, апа, алыгыз!
Үз бәхетемә үзем ышанып бетә алмый, әйберләрне трюмо алдына тездем. Үзем уйлыйм: төпчек кызның бирнә сандыгын тутырырга шәп булды, дим.
— Рәхмәт инде, өлкән кешене сөендердегез. Әйдәгез, чәй куям., бәбкәйләрем! Бу хәтле бүләк китереп...
— Юк, юк, чәйләр эчеп тормыйбыз, шушындый ук ике комплектны хуҗаларына тапшырасыбыз бар, — диләр бәгырьләрем. — Сез бик бәхетле кеше икәнсез, җиде мең сумлык әйберне ике меңгә оттыгыз бит, — диләр. — Биш әйбернең берсе, менә бу аппарат өчен генә түлисез була. Ул безнең кибеттә дүрт мең сум тора, бүген бәйрәм хөрмәтенә күрә генә бәясе нибары ике мең. Чәйнек, үтүк, пычаклар исә бөтенләй бушка!
— Бәй, ярар, — минәйтәм,— анысын алмыйм алайса. Чирләп яткан юк әлегә, шөкер. Үтүк-чәйнеге дә җиткән миңа.
— Комплектны бүләргә ярамый, Мәмдүдә апа. Без бит кайткач отчет тотабыз. Аппаратны алмасагыз, хуҗа безне бүген үк эштән куачак! — Йөзләре боекты, күзләренә яшь төелде.
Аларның кәефе төшүенә үземне бик-бик гаепле итеп тоеп, пышылдадым:
Шундук төс кереп китте үзләренә.
— Ул кемдә бар инде, Мәмдүдә апа! Бурычка алып торыгыз сез аны! Әнә теге очта шулай иттеләр, күршеләре биреп торды. Бәхетегезне кулдан ычкындырмагыз. Җиде меңлек әйберне ике меңгә алып каласыз бит!
Шулаен шулай да бит, минәйтәм, акчасын каян табарга? Гәлүшне өстерәп, шәлемне бәйләп, акча эзләргә чыгып китәргә генә торганда, җизнәгез кайтып керде. «Кая җыендың? Нинди чүп-чар ул? Нигә кирәк ул?» —дип кире борды мине. Эштән ачыгып, эзвир кебек усалланып кайткан, теге кызларны ихатадан куып чыгарды.
— Ачуланмагыз инде, балакайлар,— дим койма капкасы аша.
— Безнең әйберләрне чыгарып бирегез инде, Мәмдүдә апа,— диләр, күземә мөлдерәп карап.
Оныклар бездә иде, кай арада теге тартмаларны кухняга кертеп өеп тә куйганнар, шилмалар. Берәмләп кире ташытырга туры килде.
— Соң шул нәрсәләр кытай базарында җыенысы мең тәңкә тора ләса! Картаеп беттең, акыл кермәде үзеңә! — дип сүкте генә җизнәгез соңыннан.
Сөенче алып йөрүчеләрне жәлләп, төн буе йоклый алмый чыктым. Мескенкәйләрем, мине баетырга никадәр тырыштылар! Җизнәгез кайтып кына эшне бозды.
Хәер, мине кайгыртучылар бер алар гына түгел икән. Шул ук атнаны тагын кыңгырау зырылдады... Болары хакында соңрак сөйләрмен инде. Әлегә сау булып торыгыз.
Күп сәламнәр белән МӘМДҮДӘ апагыз.