Бу вакыйганы миңа Уфада яшәүче Әдибә Хәкимова сөйләгән иде:
– Безнең Кыйгы районының Еланлы авылы элек-электән төзүче осталары, тимерчеләре белән дан тоткан. Тирә-яктагы авылларда ат дагалатырга, чана табанына тимер салдырырга, савыт-саба төзәтергә дип төрле милләт кешеләре килеп торган. Араларында гарип-горабаны яисә башка кимчелекләре булган кешеләрне күрсә, тимерченең чибәр кызы мыскыллап көлә торган булган. Моны күреп дәү әни: “Кызым, син табигать кимсеткән кешедән көлмә. Алар болай да үзләрен бәхетсез санап яши. Бәхетсезлек агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри”,– дип кызны кисәткән. Ләкин кыз аның сүзләренә колак салмаган.
Бераздан тимерче кызы үзе кебек үк чибәр егеткә тормышка чыккан һәм, ни гаҗәп, кап-кара тәнле, шешенке кабаклы, кысык күзле, почык борынлы, калын иренле ир бала тапкан. Әлбәттә, гүзәл, сәламәт яшь хатын моны бик авыр кичергән. Үткәндәге кыланышлары өчен тәүбәгә килеп намазга утырган.
Аллаһы Тәгаләдән елап гөнаһын ярлыкавын сораган. Һәм, әйтсәң кеше ышанмас, бала көннән-көн матурланып үсеп киткән. “Аллаһының кодрәте киң, ул гөнаһларыбызны кичерә дә ала”, – ди торган иде безгә дәү әниебез. Мин моны гөнаһның нинди нияттән кылынуы, аны кылучының нинди кеше булуына да бәйледер, дип уйлыйм.