Барлык яңалыклар
Дөнья бу
2 июнь 2020, 12:00

Тәслия ӘХМӘТОВА. Чөгендер басуында

...Инде кояш та икендене үтеп, ахшамга борылды, чөгендер басуының очы-кырые юк. Минем хәләл җефет кара тиргә батты. Түтәл буйлап башта халатын салып атты, аннан – эчке күлмәген, аннан – башындагы яулыгын, аягындагы йон оекларын. Озын балаклы ыштаннан элдерә генә, олы апа булгач, тегеләрне әллә кайда артта калдырып, тәгәри генә түтәлләр өстеннән. Сез аны күрсәгез! Әл дә ярый, якын-тирәдә кеше-кара юк.Фотода: Тәслия ӘХМӘТОВА.

Баҗа колхоз рәисе булгач иттән, балдан өзелгән юк ла ул. Сез, болар боты белән итне бушка кимереп, гел бал сосалар икән, дип уйлап, ялгыша күрмәгез тагы. Бушның ата-инәсе, әллә кайчан һәлак булганнар икән. Ай-һай, безнең кебек теге чөгендер басуында җан бирмәде микән алар?
Безнең баҗа – алтын кеше ул, менә саф энҗе-мәрҗән инде, бөтен торышы белән. Колхозны алга җибәрәм, дип, бөтен болынны төпләтеп, чөгендер чәчтерде. Чәчү белән генәмени әле, аны бит утарга да, сирәкләргә дә кирәк. Без бөтен туганнар җыелышып, “ял йорты”на – бөтен җәйге ял вакытына шул баҗаның чөгендер басуына юлланабыз. Җәйләр бик тиз үтә лә ул, аның бит әле теге салкын кыш әйләнә дә килә, әйләнә дә килә, Хәния Фәрхи әйтмешли. Симез куй итен ашамыйча, тәмле шулпасын чөмермичә чыгарсың менә кышны.
Әнә кече баҗа да, гаиләсе белән бездән алда кайтып урнашкан. Себернең озын акчасы гына җитми торгандыр шул куй итенә. Төпчек балдыз да сыгылмалы-бөгелмәле нәфис иңбашына китмән салган. Минем карчык та, барысыннан да уздырырга тырышып, тәгәрәп кенә йөри түтәл башында. Бу әбине, тещаны, әйтер идем инде. Балдызларның шундый чибәрләрен тотып алган. Сөн бит аларның аларның аяк очында гына. Ә минем кәләшне тотам дип, карбыз эләктергәндер инде. Аптырап әйтәм инде.
Ярар, телгә салынып торырга вакыт юк әле монда. Ат чабышына килгән бәйгечеләр кебек, алышны башлап җибәрдек. Атлар сабан туе яланын ике әйләнә дә, узамы-узмыймы, финишка барып төртелә. Бу чөгендер басуының финишы – кукиш икән, баҗа шуның рәсемен кадаклап куярга оныткан, ахыры.
Инде кояш та икендене үтеп, ахшамга борылды, чөгендер басуының очы-кырые юк. Минем хәләл җефет кара тиргә батты. Түтәл буйлап башта халатын салып атты, аннан – эчке күлмәген, аннан – башындагы яулыгын, аягындагы йон оекларын. Озын балаклы ыштаннан элдерә генә, олы апа булгач, тегеләрне әллә кайда артта калдырып, тәгәри генә түтәлләр өстеннән. Сез аны күрсәгез! Әл дә ярый, якын-тирәдә кеше-кара юк. Килмәсләр дә. Мин аның бөтен “пляж костюм”нарын талга элеп, җиргә кадап куйдым. Күләгәсе дә ару гына төшә, карга көтүе дә, жәлт итеп кузгалып, урманга таба очты. Атлылар да юлдан читкә тайпылып, урап, сукмактан гына юырталар. Минем кәләш бит әле ул, карбыз дигәч тә, кабакка да алыштырырсың, ышан хәзерге халыкка.
Төпчек балдыз да күптән әлсерәгән, үзе сер бирмәгән була асылкош. Кече баҗа акчасын жәлләмәгән. Теге “версачи” купальнигында балдызым Нефертитидан да гүзәлрәк. Их, бер 10-20 яшькә яшьрәк булсам! Нишләр иде икән дип уйламагыз тагын, азгын күңелләр. Китәр идем Себергә! Җырлый бит әле ул, сандугач таывышлары белән моңлана гына:
Уңга карасам да юк,
Сулга карасам да юк,
Уңга карап, сулга карап,
Утырып еласам да юк.
Кече баҗаны сагынып өлгермәгәндер лә. Ул да шул финишны юксынадыр инде, бахыр. Үзе шаярган була тагы. “Апа, апа, бу противочумовой костюмыңны җизни туйда бүләк иткән идеме?” – дигән була. Кем туен әйтәдер инде, безнекенме, үзенекенме.
Минем карчык тәгәри генә. Рәхәт аңа түп-түгәрәк булгач, чөгендер басуын табанлап интегәсе түгел. Төпчек балдыз бөтенләй артта калды, бичара. Баскан да, бармакларын бармакка бөгеп, әллә нәрсә чутлый. Аннан уртанчы балдызга, хуҗа-баҗаның хәләл җефетенә дәшә: “Апа, апа, бу басуыгыз доллар белән күпмегә барып баса? Сатып кына алам да ярлыларга өләшәм”, – ди. Мин, шатлыгымнан, китмәнемне кычыткан арасына ук томырдым. “И балдызым, алтыным, әллә кайчан шулай итмисең аны”, – дип, кулыннан үбеп үк алдым. Кече баҗаның күзе маңгаена менде. Минем кабыргага шаярып кына, шундый итеп төртте. Теге былтыргы махмырларым да чыгып китте бүгенгесе белән бергә. Мин аңыма килдем. Тукта әле, ярлыларга өләшәм, ди түгелме соң? Әле ярый, әзерне генә утыйбыз. Уртанчы балдыз мине шулкадәр якын итә, калҗаның да иң парлысы, түшәкнең дә иң йомшагы миңа. Ә үзең сөреп, үзең чәчеп кара! Бензинның гына хакын ал әле син. Кара алтын сары алтынны әллә кайчан таптап узып китте.
Минем хәләл җефет финишка тәгәрәгәннән дә болай өскә таба үрмәли, явыз. Мин кулларымны чактыра-чактыра, китмәнемне иң кадерле истәлекле бүләкне алып чыккандай, сөенә-сөенә табып алып чыктым. Ярлыларга өләшәм, диме? Кит, авызыннан җил алгыры!
Әнә минем күгәрченем финишка да якыная, ахры, теге противочумовой костюмы гына ялтырап күренеп-күренеп кала чөгендер арасыннан. Һайт, балдызлар! Бастык трамплинга. Олы апагызны кыздырмагыз. Ату күрсәтер кыслаларның кайсы күлдә кышлаганын. Бу минутта миңа үземнең хәләлем Клеопатрадан да ягымлырак булып тоелды. Әнә ул финишка да барып җиткән, ком туздырып, безгә каршы утап килә. Шулай булмыйни! Карбыздан татлырак берәр җимеш бармы? Я, әйтеп карагыз әле!
Дүртөйле шәһәре.
***
Әхмәтова Тәслия Миңлегали кызы, 1953нче елның 10чы маенда Ярмәкәй районы Рәтамак авылында туган. Шушы авылда урта мәктәптә укый. Аннан соң Уфа шәһәрендә сәүдә техникумын гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, дүрт дистә елга якын ел шул өлкәдә эшли.
Иҗади сәләте әти-әнисеннән килгән дип исәпли. Алар бик матур шигырьләр язган. Беренче шигырьләрен мәктәп елларында яза башлый. Дүртөйледә эшләп килгән “Дулкын” әдәби клубына йөри.
Читайте нас: