Салават шәһәрендә маугли-бала табылган. Ул урманда яшәүче кыргый бала түгел, ә әнисе белән яшәп шундый хәлгә төшкән. Малай җиде яшькә җитсә дә сөйләшә, аш-су җиһазларыннан файдалана, уйный, юына алмый. Ул яшәгән фатирда ут та, газ да юк, бүлмә күптән җыештырылмаган. Салават хакимияте бала хокукларын яклап ана хокукыннан мәхрүм итү эшләрен башлаган. Салават суды документларында малайның анасы хакында “бала тәрбияләү буенча үз вазыйфаларын үтәми, беркайда да эшләми, спиртлы эчемлекләр белән мавыга, яшәү урыны буенча тискәре характерлана”, диелгән. Баланы социаль приютка урнаштырганнар. Әмма аның әнисе суд карары белән килешми, фатирда тәртип урнаштырылган инде, киләчәктә ремонт планлаштырыла, дип малайны кире алырга тели. Суд ана хокукыннан мәхрүм итү һәм баланы карап тоту өчен алимент түләттерү турында карар чыгарган.
Маугли-бала дип, гадәттә, социаль изоляция шартларында – кече яшьтән үк кешеләр белән элемтәдән тыш үскән һәм башка кеше ягыннан кайгыртучанлык һәм мәхәббәт тоймаган, социаль үз-үзеңне тоту һәм аралашу тәҗрибәсе булмаганнарны атыйлар. Ата-аналары калдырган мондый балаларны хайваннар тәрбияләү очраклары да бар.