Син көткәндә мин килмәдем,
Мин килгәндә син көтмәдең,
“Тагын шушы җырны куйдылар инде”, – дип көрсенеп куйды Зифа. Радионы баса төшеп, өстәл янына барып утырды. Башында мең уй һәм онытылмас хатирәләр… Ничә еллар үтсә дә, ничек булганнарны күңелдән юарга теләсә дә, барып чыкмады. Тыштан күрсәтмәсә дә, йөрәгенең түрендә яралы аккошка ошаган беренче мәхәббәте мәңгелеккә төпләнгән иде.
Язмыш… Син нык каты укытучы булып чыктың. Сынау артыннан сынау, сорау артыннан сорау яудырдың, ә ныгып, аякка басып бетмәгән яшь егет белән кыз мондый имтиханга әзер булып чыкмады. Яратышып-озатышып йөрделәр, туй дигән сүз чыга башлагач егетнең әти-әнисе капыл каршы төште, имеш, ул сиңа пар түгел, бай белән хәерче бер арбада бара алмый…
Нәфис, Зифаны ташлап, аның дус кызы белән йөри башлады. Зифа ничек бу көннәрне үткәргәндер, хәзер инде хәтерләми… Вакыт акты, егет үзенең хатасын аңлап, кире килеп тезләнде, гафу үтенде, өйләнергә теләвен әйтте… Әмма ләкин соң иде инде. Зифа аны кичерә алмады, куып чыгарды. Шул минуттан соң күпме йокысыз төннәр, ачы күз яшьләре акты, кыен булды, нык кыен, күңел мәхәббәткә юл ачса да йөрәк ачуланып йодрык күрсәтте. Бәлки, гафу итәргәдер? Бәлки? Юк?!
Горурлык өстенрәк булып чыкты. Үч итеп, икенчегә кияүгә чыкты. Күпме тырышса да, башканы үз итә алмады. Бер шатлыгы – балалары бар иде, шулар дип яшәде, янды-көйде. Парлы бәхетсез булганчы, ялгыз булыйм дип, иреннән китте. Ә ул? Ул да өйләнде, мул тормышта яшәделәр, ләкин балалары булмады. Бер авылда. Урталай бүленгән язмыш.
Бергә булсак, барысы да башкачарак булыр иде, бәлки, дигән уйлар да керә иде күп чак.
Уйлар уй булып калдылар. “Ярты гомер үтеп китте. Инде картлык көннәре дә җитте. Ә син, чукынчык, һаман хәтердән чыкмыйсың”, – дип баш чайкады Зифа.
Берчак районга барырга чыккан иде, көн бозылып, яңгыр сибәләргә тотынды. Шулай юл чатында басып тора. Куртка якасын күтәртебрәк куеп, салкын тамчылардан качарга тырышты. Шулвакыт Нәфис машина белән килеп туктады. Ишекне ачып: “Әйдә!” – дип кул болгады. Аяклар барырга теләмәде, баскан җирендә кузгала алмыйча тик торды, аннан инде борылып ук басты. Егет әзрәк көтте дә чажлап кузгалып китте.
Шушындый вакытлар бик күп булды, язмыш әйтерсең аларны икесен ике яктан юллап алып, бер юлда очраштыра иде. Тик барыбер бергә була алмадылар. Нишлисең инде, шулай язгандыр…
Зифа башындагы яулыгын рәтли төшеп, урыныннан торды. “Бакчама чыгып керим әле, булмаса, кош-корт та ачыккандыр”, – дип, ишеккә таба атлады. Ә радиода инде икенче җыр уйный иде…
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)