Барлык яңалыклар
Дөнья бу
19 Май 2020, 14:47

Пионер чак хатирәләре

Исән булса, бүген Бөтенсоюз пионер оешмасы үзенең 98 яшен билгеләр иде. Яхшы булгандырмы ул, әллә начармы, ләкин без – 1980нче еллар башына кадәр туган буын – һәммәбез дә пионер оешмасында тордык, кызыл байрак үбеп, аңа кабул ителдек, кызыл галстук, значок тактык, Тимур командаларында йөрдек. Дөрес, пионер галстугын, мәктәп бинасыннан чыгу белән, кеше күрмәсен дип бөгәрләп, кесәгә тыкканнар да хәтердә... Ни дисәң дә, минем пионер чак 1980нче елларның икенче яртысына, Горбачев дәверенә туры килде...Даими авторыбыз, балалар язучысы Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНАның истәлекләре сезне балачагыгызга кайтарыр, мөгаен. Хәтирәләрегез белән комментарийларда уртаклашыгыз, дуслар!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Минем бала чагым узган гасырның илленче еллар азагы, алтмышынчы еллар башына туры килде. Уйлап карасаң әлләни күп вакыт та узмаган, ә яшәеш ничек үзгәргән.
Ул елларда байларга, ярлыларга бүленү юк, барысы да бер рәвешле яшиләр иде. Гаиләләрдә балалар күмәк, мәсәлән, авыл очындагы бәләкәй урамда гына утыз өч бала бар иде. Үзара дус булып, бергә уйнап үстек.
Мәктәпкә аяк баскач төрле эшләрдә катнаша башладык. Балалар өйдә дә, мәктәптә дә, колхозда да олы ярдәмчеләр иде. Печәнгә дә йөрдек, урып-җыюда да катнаштык, чөгендер дә уташтык, бәрәңге дә үстерештек, көтүен дә көтештек, утынын да кисештек – кыскасы эшләп үстек.
Печәндә
Дүртенче сыйныфны тәмамлаган елны печәнгә йөри башладык. Бригадир Мөхәммәт абзый иртүк, өйдән-өйгә йөреп, эшкә әйтеп чыга. Тырмаларны тотып ат дворына җыелабыз. Ат караучы абзыйлар малайларга ат җигәргә булыша, чөнки алар камыт бавын кысарлык түгел, буйлары да җитми. Кызлар тезелешеп, йомшак печән салынган фурманга менеп утырабыз, кулларыбыз белән аратага тотынабыз. Олыраклар фурманга сөялеп бара. Барыбыз да җыелышып беткәч, даңгор-доңгыр килгән фурман тавышы астында авылдан чыгып китәбез.
Печән хәзерләүдә эшкә ярардай бөтен халык катнаша. Олы абзыйлар кибән салалар, хатын-кызлар, яшь-җилкенчәк кипкән печәнне фурманга төяп, кибән кырына ташый. Безнең кебек бала-чага сәнәктән калганны тырмалап, җыеп ала. Бөтен җирдә кул көче булганлыктан эш озакка сузыла, шулай да бик күңелле була торган иде. Олкәннәрнең мәзәк сүзләрен тыңлап көлешәбез, үзара шаярышып уйнап та алабыз. Пешекче апалар станда учак ягып, олы казаннарда аш пешерәләр, чәй кайнаталар. Итне һәркемгә өлешләп бүләләр. Аштан соң бераз ял итеп алабыз да кояш ару түбәнәйгәнче тагын эшлибез. Ниһаять, кайтыр вакыт җитә. Кем уйлап чыгаргандыр, бер елны кайтканда ат чабыштыра башладылар.
Эштән туктагач әйберләрне җыйнаштырып, фурманга менеп кунаклыйбыз. Кемдер әче итеп сызгырып җибәрә. Атлар дәррәү кузгалып, куш аяклап чаба башлый. Артыбыздан болыт кебек, соры тузан күтәрелә. Атта без өчәү: Фәнүз, Гөлзирә һәм мин. Ике көн рәттән, җиңүчеләр кыяфәтендә, авылга беренче булып килеп кердек. Өченче көнне дә безнең ат, башкаларны әллә кайда артта калдырып, басу юлы буйлап чаба башлады. Тик бераз баруга, бер алгы тәгәрмәч ычкынып, ашлык арасына кереп китеп күздән югалды. Фурман янтаеп, күчәре җир тырнап бара башлады. Арттагы атлар безне узып, авылга таба олактылар. Фәнүз атны туктатып, җиргә сикерде. Без дә фурманнан төштек. Кемнең этлеге булгандыр инде, беркеткән тимерчыбыгын сүтеп алганнар да, чәкүшкә юлда төшеп калган икән. Үзебез буйлык ашлык арасыннан тәгәрмәчне көчкә эзләп таптык. Тәгәрмәчне күчәргә кидереп, чәкүшкә урынына сәнәк ябе кыстырып, җайлап кына авылга кайтып кергәндә, атларын тугарган малайлар өйләренә таралышкан иде инде.
Тик бер күңелсез вакыйгадан соң ат ярышларын тыйдылар. Ат йөртүче бер баланың эченә ат тибеп, үлә язды. Хирургларның осталыгы аркасында гына исән калган, дип сөйләделәр соңыннан.
Җиләктә
Ямьле җәй җитүен, бигрәк тә җиләкләр өлгергән вакытларны, түземсезлек белән көтеп ала торган идек. Җир җиләге ул елларда бик уңа, аны хәтта көянтәләп ташыйлар иде. Аңардан как коялар, киптерәләр. Кышын кипкән җиләктән тәмле бәлешләр пешерәләр.
Кояш караган тау битләрендә, соңрак тау чокырларындагы шөлеклекләрдә җир җиләкләре кызарып пешә. Якын-тирәдәгеләрен җыеп беткәч, әби –сәбиләргә ияреп ераккарак китәбез. Безнең урам балаларын Хәтирә әби ияртеп йөртә иде. Озын буйлы, какча гәүдәле әби аякка бик шәп, безне әллә кайларга алып китә, яланнарны биш бармагы кебек белә иде. Шаярыша-шаярыша, аңардан артта калмаска тырышып атлыйбыз. Җиләкле урынны барып тапканда, кояш инде баш өстендә була, тирләгән тәннәребезне канга сусаган төрле бөҗәкләр сырып ала. Тәгәрәшеп яткан, бармак башы хәтле җиләкләрне күрүгә, ару да сусау да онытыла. Хәтирә әби моңа гына риза булмый, тагын эзләнеп китә. Баш күтәрми, үлән аралап, җыябыз да җыябыз. Билгеле, авызлар да буш тормый. Инде савытлар тулыга якын, ә Хәтирә әби һаман күренми. Инде тулган бидоннарыбызның өстенә җиләкләрнең иң эреләрен тезәбез. Ниһаять, әбиебез күренә. Башка мондый җиләклек тапмаган, чиләге дә тулмаган. Ул тагын бераз җыймакчы була, без тәлгәшләргә тотынабыз, бусы – юлда ашарга. Аннары кесәдән кибә башлаган икмәк телемен алып, җиләккә кушып тәмләп ашап куябыз. Кайтырлык хәл кереп китә.
Кайтканда бер дә шаярасы килми, савытларыбыз да авырайганнан-авырая. Еракта, шырпы кабы кадәрле генә булып, авыл өйләре күренә. Тау төшкәндә Хәтирә әби тулмаган чиләгенең өстен, алъяпкыч итәге белән каплап, ныгытып бәйләп куя. Селкенеп кайта торгач, безнең җиләкләр дә басылып кими. Бидоннарны корсакка терәп, төбенә шап-шоп суга-суга, аларны күбәйтәбез. Шулай күбәйтә торгач күп вакыт җиләкләр изелеп тә бетә. Авылга кергәч, капка төбе саен тукталып, эскәмиядә тезелешеп утырган таяклы карчыкларга җиләк тәмләтә-тәмләтә, ниһаять, өйгә кайтып җитәбез. Анда инде безне, парын бөркеп, әниләр кайнаткан самавыр көтә. Сөтләп ясалган берничә чынаяк грузин чәен түңкәргәч, капка төбенә чыгып утырабыз. Чөнки әле көтү кайтмаган, адашып торып калган сарык һәм кәҗә бәрәннәрен эзләп табып өйгә кайтару да безнең өстә. Бераздан көн озынына җир өстен җылытып арыган кояш, тау артына кереп китеп, яшеренә. Шулай итеп, балачакның тагын бер көне артта кала.
Кино
Атна саен күрше Җилдәр авылыннан ике киномеханик килеп, балаларга кино күрсәтә. Билет хакы биш тиен. Акчасы булмаганнар бер йомырка тотып (шул исәптәп мин дә), лавкага йөгерә. Бу көнне анда озын чират барлыкка килә. Өлкәннәр диварга сөялеп, сабыр гына чират беткәнен көтеп тора. Төшеп китә күрмәсен дип кысып тота торгач, кайберәүләрнең йомыркасы сытылып, бармаклары арасыннан ага башлый. Күзләре яшьләнгән сабыйны кызганып, сөялеп торганнар арасыннан берәрсе биш тиенлеген суза. Андый кеше табылмаса, ул киткәндә кетәклектә йомырка салуына куанып, бөтен тирә-якка яр салып кытаклаган тавыкны исенә төшергән бала, үкчәләрен артына бәрә-бәрә, өенә чаба. Атнасына бер тапкыр булган киноны калдыру юк!
Йомырка алты тиен тора. Сатучы Дәүләтбикә апа биш һәм бер тиенлекләрне суза. Тирләгән учларыбыз белән акчаларны кысып тотып, клубка ашыгабыз. Бәхеткә, анысы юл аша гына. Инде хәтсез бала җыелып та өлгергән, болары акчалы балалар.
Клубтан читтәрәк түбәсенә чүп үләннәре үскән, сәмәннән салынган бәләкәй генә алачык тора. Киномеханик ягулык белән эшләгән моторны шунда урнаштыра.
Кайчак олы малайлар, шул алачык артына алып кереп, Таһир исемле бер малайны, акырта-акырта, дөмбәслиләр, чөнки ул мәктәптә, линейка вакытында алга чыгып басып, аларның этлекләрен директор абыйга әләкли. Бәләкәйлеге белән болай эшләргә ярамаганлыгын белмәгәндер инде. (Күп еллар узгач Таһир хәрби училище тәмамлап, очучы булды. Әфганстанда барган канлы сугышларда катнашты. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек булды).
Ниһаять, ат арбасына мотор, кино җиһазлары төяп, киномеханик килеп җитә. Күп тә үтми клуб ишеге ачыла. Елан кебек озын чират барлыкка килә. Усалраклар чиратның башында, юашлар һәм бәләкәчләр – “елан” ның койрыгын төгәлли. Учка ябышкан биш тиенлекләр ишек кырына куелган такта өстәлгә төшеп ята. Хәзер кулларда биш цифры төшерелгән зәңгәрсу төстәге билетлар.
Агач клуб зур гына залдан һәм сәхнәдән гыйбарәт. Сәхнә белән янәшә бүлмәдә китапханә урнашкан. Сәхнәгә ак экран эленгән. Залга, уртада ара калдырылып, озын агач эскәмияләр куелган. Бәләкәйләр алгарак елыша, өлкән сыйныф укучылары биегрәк эскәмияләрдән урын ала. Урын җитмәгәннәр тезелешеп артка баса. Менә экранга яктылык төшә. Анда кемнәрнеңдер баш шәүләләре күренә. Шунда ук тырпайган бармаклы бер кул шәүләләргә шапылдатып сугып ала. Башлар югала. Ак экранда без белмәгән, күрмәгән, төшебезгә дә кермәгән тормыш күренешләре пәйда була. Авызларыбызны ачып, мөкиббән китеп, анда барган хәл-вакыйгалар эченә кереп чумабыз.
Ярдәм
Бер елны колхоз басуларын кыргый көнбагыш басты. Агроном булып эшләгән Габдулла абзый бөтен балаларны да басуларны тазартуда актив катнашырга өндәде. Билгеле, бушка түгел. Ул елларда бушка эшләтү юк, аз булса да хакын түлиләр иде. Бер яктан караганда бу безне дәртләндерү чарасы булса, икенче яктан – кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә ярдәм итә.
Берничә көн эчендә бөтен басуларны да тазартып куйдык. Көнбагышларны унар-унар итеп бәйләп, озын бауга тезәбез. Габдулла абзый башта берәр бәйләмне сүтеп, санап карый, дөрес чыкса башкаларын тикшереп тормый, блокнотына исем, фамилиябезне, янәшәсенә күпме көнбагыш җыйганны язып куя. Бер баш көнбагышка бер тиен түләнә. Әти эш хакы алганда минем хезмәтемә тигән сумнарны да алып кайтты. Тугыз сумнан арткан акчага, тагын бераз өстәп, Казанда эшләнгән елтыр резина итекләр алганыбыз истә калган.
Азакка таба ике баш көнбагышка бер тиен түли башладылар, мөгаен колхоз кассасындагы акча такырая башлагандыр. Соңрак көнбагыш җыярга комсызрак өлкәннәр дә кушылып китеп, чит басуларны да тазарта башлагач, бу эшне туктаттылар.
Габдулла абзый язын малайлардан карга йомыркаларын җыйдырта, шулай итеп, аларның санын контрольдә тота иде. Укучы балалар урып-җыюда да актив катнаша: малайлар комбайнчы ярдәмчесе булып, кызлар ындыр табагында эшлиләр. Көзге эшләр тәмамлангач, колхоз җитәкчеләре мәктәпкә килеп, линейкада уңганнарга мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшыра. Бәләкәйрәкләр аларга сокланып, укытучылар горурланып карап тора иде.
Тимер-томыр җыю
Мәктәп балаларыннан ел саен тимер-томыр җыйдырталар иде. Һәр бала кирәкмәгән тимер кисәкләрен үз ихатасының берәр почмагына ел дәвамында җыя бара. Балалары булмаганнар да бу эштән читтә калмый, күрше балалары өчен хәзерләп куя. Чөнки күрше авыл җирендә иң якын кеше: кайгыңны да, шатлыгыңны да иң беренче булып ул бүлешә, эшеңә дә йөгереп керә, йомышыңны да йомышлый.
Тимер җыйган көнне укымыйбыз, гадәттә, бу атнаның соңгы көннәре була. Һәр сыйныфка арбалы яки фурманлы ат беркетелә. Ат йөртә белгән берәр малай, дилбегә тотып ат кырыннан бара, калганнар фурман артыннан теркелди. Җыя башлаганчы җигелгән атны ферма янындагы үлчәүгә алып барып үлчәтәбез һәм урам башыннан төшеп, өйдән-өйгә кереп, тимерләрне төйибез. Йөк тулгач янә үлчәтәбез, укытучылар тимер авырлыгын яза бара. Аннары, үлчәнгән тимерне мәктәп янына илтеп аударабыз. Кайбер хәйләкәррәкләре берәр авыр тимер кисәген фурман төбенә салып, бушатмый йөртә, шулай итеп, килограммнарны арттыра. Күп очракта бу хәл беленми кала, кайбердә эләгеп тә куялар иде.
Көн азагына тау чаклы тимер-томыр өеме барлыкка килә. Соңрак укытучылар кайсы сыйныф күпме җыйганын исәпли, җиңүчеләрне билгели. Урын алыр өчен бөтен тирә-якны калдык-постыктан чистартабыз, хәтта ташландык авылларга барып, учак казаны булса да табып кайта идек. МТМ, МТФ тирәләрен дә такырайтып куябыз. Икенче көнне механизатор абзыйлар мәктәпкә килеп, сүгенә-сүгенә, тимер өемен актара, кирәкле запчастьләрен эзлиләр. Тик моңа игътибар итүче юк, бу гадәти күренеш.
Алтынчы сыйныфны тәмамлаган елны беренче урынны алып, үз гомеребездә тәү тапкыр шәһәр күреп кайттык. Уфадан соң, Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә булу бәхете тиде. Мәктәп директоры Хатыйм абый һич авырсынмыйча путевкалар юллап таба, яхшы укучыларны гына түгел, бөтен балаларны да Туган илебезнең төрле почмакларына йөртә. Шулай итеп, ул безне, ындыр капкасыннан ары китмәгән, берни күрмәгән авыл балаларын гүзәл илебез белән таныштыра, аңа икчез-чиксез мәхәббәт уята иде.
Тизәк сугу
Ул вакытларда авылга газ түгел электр да кермәгән иде. Мичкә ягарга утын җиткерермен димә, шуңа күрә тизәк сугалар. Урманлы якларда тизәк сугу булмагандыр инде ул. Аның атамасы да төрле җирдә төрлечә булгандыр, бездә шулай диләр иде.
Ферма янындагы тау буена көздән үк тирес өяләр, җәйгә чыккач су сибеп, атлар белән бастыралар ( ягъни тапаталар). Тизәкне өмә җыеп сугалар. Бу авыр эштән балалар да читтә калмый. Сугар өчен махсус калыплар бар. Өлкәннәр парлы калып белән, балалар парсызы белән суга. Бастырылган тирес түгәрәкләнеп җәелеп ята, аның читенә такта тезәләр. Шул такталарга калыпны куеп, әзер тиресне дыңгычлап тутырасың, аннары шудырып аласың һәм шома ягын өстә калдырып, илтеп чирәмгә каплап саласың. Тыгызлап тутырмасаң, яисә тирес сыеграк бастырылса, юлда барганда шуып төшеп тә кала. Эш тәмамлануга, тизәкләр тау битен чобарлап, матур булып тезелешеп яталар. Һәркем үзе суккан тизәкне санап чыга. Йөзенә егерме тиен акча түлиләр. Олырак балаларга сумлыклар эләгә, ыбыр-чыбырлар тиенлекләр белән генә канәгатьләнә.
Эссе кояш нурлары астында тизәкләр кибә, яңгыр яуса агып та китә. Берничә көннән хуҗалар аларны әйләндереп чыга. Кибеп беткәч, ара калдырып, вышка сыман иттереп өеп куялар. Болай эшләгәч тизәкләр тагын ныграк җилли, җиңеләя. Аннары атка төяп йортка ташыйлар, коры урынга урнаштыралар.
Соңрак тизәкне трактор ярдәмендә суга башладылар. Халык талантларга бай бит ул. Комбайн шнегыннан иттарткычка охшаш станок уйлап чыгардылар. Берсе тиресне тутыра, икенчесе тирес агымын көрәк белән кисеп тора. Кемдер тизәкне өмәчеләрнең кулына тоттыра. Алары үз чиратында, йөгерә-йөгерә, чирәмгә илтеп сала. Тракторның валы туктаусыз әйләнеп торганлыктан, эш бик кызу бара. Әлбәттә, кәкре-бөкре бу тизәкләр калыпныкы кебек матур булмый, тик эш күпкә җиңеләя. Пычранган өс-баш, тәнгә сеңгән тирес исе турында уйламыйсың инде. Элек менә шундый кыенлыклар белән дөнья көтә иде авыл халкы.
Бәйрәмнәр
Ул елларда киләчәктән гел яхшылык өмет итеп яшәдек. Яхшы укырга тырыштык. Укымасаң, белемең булмаса, кара эштән башың чыкмаячагын аңга сеңдереп үстерделәр. Укырга сәләте булмаганнар да бик тырыша, биремне аңламасалар укытучыларның өенә бара, өстәлмә дәресләр гадәти күренеш иде Начар укысаң сыйныфыңда утырып калуың да бар. Даими рәвештә китапханәгә йөрибез, китап укымаган балалар бөтенләй юк. Кулдан-кулга йөреп китаплар тәмам тузып бетә, аларны ямап илтә идек.
Яхшы укыган һәм мәктәп чараларында актив катнашкан укучыларны директорның имзасы куелган, мактау сүзләре язылган, мәктәп мөһере сугылган матур китаплар белән бүләклиләр. Район үзәгеннән фотограф чакыртып карточкага төшертәләр. Бу фотолар ел буена почет тактасында тора. Иң өстә – отличниклар (алар, гадәттә, ике-өчтән артмый), астарак, берничә рәт булып, ударникларның карточкалары тезелеп китә.
Иң куанычлысы, Яңа елда бизәлгән чаналарга утырып, ат белән авылны әйләнеп чыгу иде. Яхшы укучылар хәтсез, алар ат чаналарына гына сыймый, бәләкәйрәкләрне үз чаналарына утыртып, атларга тагалар. Бер-берсенә тагылган чаналар бер атка биш-алты булып китә. Авылның чокырлы-чакырлы юлларында кайчак балалар чаналары белән авып кала. Тукталып, егылганнарны торгызып, юлны дәвам итәләр. Атлар урамнардан узганда, яхшы укучыларны күрергә дип, йортлардан кешеләр йөгерешеп чыга. Таныш йөзләр күренсә, аларның күзләрендә горурлык чаткылары кабына иде.
Яңа ел чыршысын үзебез кулдан ясаган уенчыклар белән бизибез. Әниләр палас сугу өчен, мич казанында эрләп катылган аяклы йонны маналар. Менә шул чагында иске гәзит, дәфтәр битләрен дә манып бирәләр. Шул төсле кәгазьләрдән, пешкән бәрәңге белән ябыштырып, чылбырлар ясыйбыз. Битлек, күзлек, калфак ише нәрсәләрне дә үз кулларыбыз белән эшлибез. Күчтәнәчләр тутыру өчен пакетларны да үзебез хәстәрлибез, гәзит битләрен катлап, кул машинасында тегәбез. Кичен мәктәп залында бал-маскарад оештырыла. Бөтен балалар да кемдер булып киенеп килә. Костюм хәзерли алмаганнар укучы булып кына катнаша. Бер бала да бүләксез калмый иде.
Елына ике тапкыр – Беренче Май һәм Октябрь бәйрәмнәрендә демонстрациягә алып чыгалар. Безнең мәктәп сигезьеллык булгач, сигезенче сыйныфлар иң өлкәне, алар колонна алдына баса. Алар артыннан калган сыйныфлар тезелә. Кулларда үзебез ясаган флажоклар, чәчәкләр, кырлайчыдан сөяккә яки чүпрәккә алыштырып алган төсле шарлар. Чәчәкләрне Яңа елдан артып калган төсле кәгазьдән ясыйбыз. Үзебезгә калса, алар бик матур күренәләр иде. Кайберәүләрнең укырга төшмәгән эне-сеңелләре дә аларга ияреп килә. Туганнарын җитәкләгән укучыларны колоннаның азагына бастыралар.
Ниһаять, колонна урыныннан кузгала. Быргы кычкыртып, барабан кагып урамнарны әйләнәбез. Алда дружина байрагы җилферди. Бераз атлаган саен укытучы абыйлар көр тавыш белән лозунглар кычкыра: “Яшәсен Коммунистлар партиясе!”, “Алга –Коммунизмга!”, “КПССка –дан!”, “Ленин бабай укырга, укырга һәм укырга дигән!”, “Яшәсен Бөек Октябрь” һ.б., һ.б. Без “ура” кычкырып аларны җөплибез, революцион җырлар җырлыйбыз. Колонна башындагылар шәбрәк атлый башласа, аларны туктатып торалар. Чөнки тузанга баткан нәниләр артта калып, маңкаларын агыза-агыза, елаша башлый. Апа-абыйлары, туганнарын җилтерәтеп сөйрәп, колоннага килеп кушыла. Алар бераз хәл алгач, тагын кузгалабыз.
Менә шулай, киләчәктә безне коммунизм дигән оҗмах көтүенә чын күңелдән ышанып, атлыйбыз да атлыйбыз...
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА,
Миякә районы, Шатмантамак авылы.
Автор фотосы.
Читайте нас: