Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 Май 2020, 00:31

Мин ничек үлемнән калдым

Үлемнән калу гел генә булып тормый, бер генә була, шуңа гомерлеккә сабак алдым.

6 нчы ноябрь көнен мәңге онытасым юк. Ул гомергә хәтеремә сеңеп калды. СССР дигән илдәге зур, Бөек Октябрь бәйрәме алды көне иде. Гадәттәгечә андый көннәрдә кыска эш көне була. Шуннан файдаланып без дә бригада белән бәйрәмне алдан каршылар өчен бергәләп “пикникка” чыгып, шәһәр читендәге, ерак булмаган күл буенда үткәрергә булдык. Җәйнең эссе көннәрендә хәтта төшке аш вакытын файдаланып бригада белән су керергә йөргән таныш урынны сайладык. Безнең алты кешедән торган коллектив бик бердәм булды. Туган көннәрне, бәйрәмнәрне гел бергәләп үткәрергә тырыштык. Бу чараларны үткәрер өчен безнең һәрчак калай банкада, төп эштән тыш шабашкада эшләп “общакка” җыйган акчаларыбыз ятты. Шуларны кирәк чагында иркенләп тотына идек.
Эш урыннарын җыештырып, юынып, өс киемнәрен алыштыруга, слесарь Сергейның йөзү спорты буенча Дамир исемле дусты килеп җитте. Алдан сөйләшенгән буенча, машинада ул рульдә булачак. Безгә нәкъ шундый кеше кирәк. Спортчылар – эчми.
Көзге күл безне – озак вакыт күрешмәгән кунакларын моңсу гына каршы алды. Бездән башка монда беркем дә юк. Тынлык. Эштәге, шәһәрдәге шау-шудан бизгән кешеләр өчен оҗмах тынлыгы кебек. Машинаны читкәрәк урнаштырып, күл буена учак кабызып җибәрдек, багажниктан җыелма өстәлне чыгарып утырттык. Тиз арада ул җыелып, үзебез белән алып килгән төрле-төрле ризыклар, кабымлыклар белән тулды. Иң соңыннан суытырга дип, суга утыртылган ярты тартма аракының ике шешәсе өстәлгә менеп кунаклады.
– Эш турында өч көнгә онытырга була, ә хәзер җаннарны да иреккә чыгарып алыйк, алар да ял итсеннәр, – дип, безнең “бугор” яртышар итеп аракы салынган ике стаканның берсен күтәрде:
– Җитешегез егетләр! Стаканнар җитешми, туйда түгелсез, чиратлап эчәрбез!
Шуннан инде башланды бәйрәм. Эчәбез, ашыйбыз, авыз капкачларыбыз ябылмый, бер-беребезне кыстыйбыз, сыйланабыз. Тартмадагы шешәләр саны да кимегәннән-кимеп бара. Чиратлап сөйләгән кызык-мызык, анекдотлардан колаклар тонды. Шунысы гаҗәп – безнең бригадада берсе дә тартмый иде, ягъни перекурсыз сыйланабыз, шулай да шактый гына ашап-эчеп алгач тынычланып калдык. Көн кичкә авышты, томан төшкән, өстәвенә көтмәгәндә күбәләкләп кар ява башлады. Ул елгы беренче кар. Эре, матур кар бөртекләре күл өстенә төшеп юкка чыгалар, җиргә төшкәннәре дә бик тиз эреп сеңеп бара. Без инде учак янына күчтек. Җаннар иректә, һаман “зәм-зәм” суын өстәп, уртлап торабыз, безне машинада алып килгән “йөзүче” генә, кызыктырып күлгә чумып, йөзеп ала да, учак янына кызынырга килә. Мине шул мәлдә нинди җен котырткандыр, озак уйлап тормыйча чишенеп суга сикердем. Күлдә Дамирның йөзеп йөргәнен бераз хәтерлим. Йөзеп ерак китеп өлгергәнмен ахрысы, су өстенә калкып чыкканда тирә-ягымда бернәрсә күренми, шактый хәлсезләнгәнмен, батмаска тырышып, кайсы якка йөзәргә белмичә бер урында шапылдап әйләнә башладым.
Башымнан куркыныч уйлар йөгереп үтте, иң гаҗәпләнгәнем шул булды: соңгы тапкыр бу һаваны күрәм, бер уйласаң үлем әллә ни куркыныч та түгел икән, дип уйлап өлгердем дә билгесезлеккә чумдым.
Аңыма килгәндә мин инде яр буенда, “Жигули” түбәсенә ике кулым белән таянып, аякларымны аерып, махсус операциядә тотылган җинаятьчене тентегән позада басып торам. Иптәшләремнең иң өлкәне Гайса абзый бер учы белән аракы коеп, икенче учы белән аркамны ышкый, шул ук вакытта икенче иптәшем Сергей стакан белән авызга аракы сала. Суык тимәсен дип тырышалар, күрәсең. Киендереп җылытылган машинага утыртканнарын хәтерләмим, бөтенләй исереп йоклап киткәнмен.
Ишек шакыган тавышка гына уянып киттем. Ике иптәшем ике яктан култыклап үзебезнең ишек каршына бастырганнар, аның ачылганын көтеп торалар. Ишекне ачып, безне күргән хатын эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, ишекне ябарга теләде, тик егетләр аңа ирек бирмәделәр, мине эчкә этеп, ишекне ябып, тыштан терәп тордылар, ахрысы, хатын тырышып караса да, мине кире тышка чыгара алмады. Аның шундый кыланышы, минем соңгы вакытта бик еш исерек килеш соңлап өйгә кайткан чакларымда булгалый иде.
Менә иртәсен уянып, аның тиргәшкәнен тыңлап ятам, үзем үткән көндәге вакыйгаларны искә төшереп, уйланам: кар ява
башлаган вакытта су кереп чыгуым зур батырлык түгел. Кышкы челләдә дә күп кешеләр бәкегә чумып чыгалар. Тик мин андыйлардан түгел, чебен канаты чыгарган җилдән дә томау төшә торган иде. Бу юлы чирләү түгел, хәтта төчкермәдем дә. Иптәшләремнең мине үлемнән коткарып, беренче ярдәмне дөрес итеп күрсәтүләре аркасында мин исән, сау-сәламәт калдым. Эшкә чыккач миңа “морж” дип кушамат тагуларына да ачуланмадым, анысы да әкренләп онытылды. Исерек килеш үлем көтү, хатынның айныгач игәүләвенә караганда күпкә җиңелрәк икәнлегенә дә инандым. Файдасы да тимәде түгел, хәзер инде күптән андый хәлләргә тарыганым юк. Үлемнән калу гел генә булып тормый, бер генә була, шуңа гомерлеккә сабак алдым.
Әлиф ГАЛИМОВ.
Уфа районы.

Фото: zen.yandex.com
Читайте нас: