Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 Май 2020, 20:44

Аучы язмалары

...Аю үкереп куйды. Куркудан без шып туктадык. Мылтыкларыбызны кулларыбызга кысыбрак тоттык. Пулялы патроннарыбыз юк... Стажлы аучы, “Тулпар” журналының даими авторы Гарәф ӘХМӘРОВның истәлекләрен сайттан укыгыз.

Мин Мишкә районының Сафар авылында туганмын. Бу авыл табигатенең гүзәллеген язып кына тасвирлап бетерерлек түгел. Авыл янында гына саф сулы Бөре елгасы ага, Ржум тавы Бөрегә үзенең итәге буйлап кына агарга рөхсәт иткән сыман, аңа юл күрсәтеп тора. Шул ук вакытта Ржум Бөре елгасын җил-давылдан да саклый.
Сафар авылын алты күл чолгап алган. Бөре буендагы әрәмәлек, таллар, ямьле май җитү белән, ап-ак чәчәкләргә күмелеп утырган шомырт агачлары, куе Наратсаз урманы авылга бетмәс-төкәнмәс ямь өсти. Авыл өстендә кыр үрдәкләре, торна тавышлары яңгырый. Бөре елгасы республикада сирәк очраучы балыкларга бай. Урманнарында куян, төлке, бүре, поши, кыр кәҗәсе, кабан дуңгызлары күп. Кышка таба авыл тирәсенә бүреләр килә башлый. Кырда ашамлык беткәч, авыл малларына һөҗүм итәләр, Шуңа күрә без яшь чакларда авылның һәр кешесендә диярлек ау мылтыклары була торган иде.
Әтием Зыятдин Әхмәров гомер буе техника арасында эшләде. Ул еллардагы колхоз рәисе Гали ага әтине “колхозның баш инженеры” дип йөртте. Әти буш вакытларында тальян гармунда уйный, аучылык белән шөгыльләнә иде.
Әтиемә карап, мин дә кече яшьтән тальянда уйнап, әти мылтыгы белән үрдәк, куян атып, өйгә алып кайта башладым. Күлләр, елгалар күп булгач, балык тоту безнең өчен уен кебек кенә иде.
Бервакыт, бергәләшеп балыкка төшү нияте белән Тимеркәй бабайларга кердем. Чөнки ул оста аучы да, бик шәп балыкчы да иде.
– Әйдә, Гарәф, түрдән уз, ашап алыйк та балыкка китәрбез, – дип каршы алды.
Алты баласы өстәл тирәсен сырып алган. Миңа да зур кисәк ит тоттырдылар. Агач кебек каты итне көч-хәл белән чәйнәп бетердем. Тик миңа ул ошамады. Шул вакыттан алып, ауга чыккач, болан, поши очраса да, мин аларга бервакытта да атмадым.
Уфада яшәсәм дә, вакыт табып, ничек тә авылга кайтырга тырыша идем. Бер вакыйга хәтеремә уелып калган. Авылга ике көпшәле мылтыгымны алып кайткан идем. Ялгызыма күңелсез булыр дип, авылдашым Хәләфне алып, ауга киттем. Шулай, аның белән зур чокыр буйлап киләбез. Карасак, чокыр төбендә ике поши басып тора. Ерак та түгел – 50-60 метр гына.
– Гарәф абзый, син тегесенә, ә мин монысына атам. Фаилнең тракторы белән килеп алырбыз, – диде дә мылтыгын төзи башлады авылдашым.
Мин Халәфкә:
– Атма, кирәкми! – дип кычкырдым.
Пошиларны калдырып, кайтыр якка чыктык. Хәләф, мондый мизгелләр бик сирәк була, нигә атмадык инде, дип, юл буе миңа ачуланды.
Бервакыт ау сезоны ачылгач, эштән ял алып, авылга кайттым. Ноябрь ае иде шикелле.
Кайтып керү белән әнием минем мылтыкны күргәч:
– Мылтыгыңны алып кайтканчы, гармуныңны алып кайтсаң, җырлап утырыр идек, – дип куйды,
Кайткан саен: “Балакаем, мылтык күтәреп йөрмә, авылдашлар Фатыйманың ашарына булмагач, Гарәф мылтыгын күтәрә дә үрдәк, куян эзләп чыгып китә дип әйтерләр”, – дип, ауга чыгудан тыймакчы. Сирәк кайткан улы белән сөйләшеп утырасы килгәндер инде.
Шушы кайтуымда әни мылтыгымны чоланга бикләп куйды да авыл хәлләрен сөйли башлады. Ике атна элек Заһит белән Хәләф ауга чыгып китә. Гайфулла тавында бер куян артыннан йөгерәләр. Куян чокырга төшеп кача. Егетләрнең икесенә бер мылтык була. Башта Заһит чокыр төбенә төшеп, куянны эзли. Тик хәйләкәр куян качкан урыныннан чыкмый, посып ята бирә. Кызу канлы Хәләф түзмичә, чокыр төбенә төшеп китә. Яр башында Заһит Хәләфнең мылтыгын төзәп куянның чыгуын көтә. Бермәл Хәләф белән куян артлы-аллы куышып чыгалар. Шулчак Заһит куянга атам дип, Хәләфкә ата. Нәтиҗәдә, куянга дигән ядрәләр Хәләфнең аркасына тула. Хәләф район дәваханәсендә дәваланып чыга.
Шушы хәлләрне ишеткәннән соң, мин ауга үзем генә йөри башладым.
* * *
Миңа 10 яшь чамасы булгандыр, ноябрь айлары. Моховой күле камышлары арасында мылтык кочаклап утырам. Басуда көзен иген ашап симергән үрдәкләр күлгә төшеп суда коеналар. Озак көтәргә туры килмәде – бер төркем үрдәк каңгылдашып күлгә килеп төште. Атып җибәрдем, берсенә тиде. Үрдәкне судан тартып чыгарырга кулда таяк юк. Тирә-якта зирек агачлары бар, тик балта юк. Чалбарны салдым да, яр читендәге бозны вата-вата, үрдәккә таба барам.
Җитмәсә, мылтык кулда, кинәт күл тирәнәеп китте. Чумдым да куйдым. Мылтык бавын авызыма кабып йөзеп чыктым. Үрдәк күлдә торып калды. Тешкә-теш тиеп тора, өшедем. Чалбар коры, ә фуфайка белән күлмәкләр юеш. Өйгә йөгерә-йөгерә атлап кайтып кердем. Әнием мичкә яккан, өстәлдәге беленнән пар чыгып тора. Бик ачыксам да, ашарга утырмадым. Тизрәк мич башына шылдым.
* * *
Яшь чак. Миңа 35 яшьләр чамасы. Яңа елдан соң авылга кайттым. Кайтканда көн матур гына иде, иртәгәсен күз ачкысыз буран чыкты. Әни, йөрмә дисә дә, аякка чаңгы киеп, Бөре елгасына таба киттем. Бер чокырдан куян йөгереп чыкты. Ике мәртәбә аттым, тик тидерә алмадым. Эзеннән киттем, 200 метрлап баргач ул югалды, кар күмеп киткән. Бөре елгасы буйлап барам. Монда эре кыр үрдәкләре кышлый. Елганың туңмаган урыннарында төркем-төркем булып утыралар. Бер көтү үрдәк мин килгәнне сизү белән пырылдап очып китте. Ике мәртәбә атып өлгердем. Бөренең теге ягына биш үрдәк карга чумды. Моннан ике чакрым ары басма да булырга тиеш. Шунда таба юнәлдем, һаман да күз ачкысыз буран, 10-15 метрдан бернәрсә күренми, кар йомшак булгач, чаңгы бата. Хәл дә беткән кебек. Көчкә басма янына килеп җиттем. Мылтыкны аркага асып, чаңгылар белән кар өеме баскан басманы көри башладым. Көтмәгәндә, шуып китеп, басма өстенә егылдым. Бияләйләр әллә кая булган, куллар өшүдән әрни башлады. Өстемдәге кием дә юешләнеп өлгерде. Ярдан менеп, чаңгыларымны кидем дә үрдәкләр төшкән якка киттем. Бишесен дә табып, рюкзакка төядем, авыр гына йөк килеп чыкты. Үрдәкләр белән мәш килеп, сәгать төнге уникеләр җитүен сизми дә калганмын. Әни мине ут йотып көтәдер инде, дигән уй өтеп алды.
* * *
Башка беркайчан да ауга ялгызым гына йөрмәячәкмен дип, ничә тапкырлар үз-үземә сүз бирдем икән?! Бервакыт кышның аяз бер көнендә Иглин тарафларына карап, ауга чыгып киттем. Көн матур, тын алуы җиңел, кар утырган, чаңгылар батмый. Куян эзләре әллә кайдан күренеп, кар өстендә ялтырап ята. Яңа киткән куян эзе буенча барам. Элек, куянны эзләп, чокырдан-чокырга йөри торган идек. Хәзер куян сирәк булгач, аның эзеннән генә йөрергә туры килә. Элекке кебек һәр чокырда куян табып булмый. Эзе буенча йөреп, өч мәртәбә аны куркыттым. Куян арыды бугай, еш ята башла ды. Үзем дә арыдым, кул да арыды. Куян бер таллыкка сикерде дә чыкмый. Артыннан ияреп бара идем, минем аякка уралып егылды. Инде күтәреп алыйм, дип иелсәм, тагын торып чапты. Атылган ук сыман куак арасына кереп югалды,
Куян эзен ташлап, Уфага барасы электричка тукталышына таба бар көчкә чабам. Тәки өлгердем электричкага. Ярты төн уртасында өйгә кайтып кердем.
Аучы “подранка”ны калдырырга тиеш түгел. Икенче көнне теге ак куянны атып алдым. Куянның яткан җире кып-кызыл кан иде.
* * *
Бервакыт Мөнир Галләмов белән коллектив бакчаларга йөри башладык. Ул чакта коллектив бакча рәисләре акча түләп куян аттыра иделәр. Чөнки кыш чыкканчы алар җимеш агачларына шактый зур зыян салып өлгерә.
Беркөнне, бер бакча коллективы рәисе икебезгә 90 сум акча биреп (совет чорында бу зур гына сумма иде) бакчага алып китте. Ул көнне Мөнир белән өч куян алдык. Аларны бер бакча йортының верандасында тунадык. Өченче куянны икегә бүлдек. Үзебез бүген ау шәп булды, дип сөенешәбез. Чәй эчкәннән соң электричкага таба киттек. Юл уңаенда, бәлки, тагын берәр куян очрар әле дип уйлашып, Мөнир бакчаның бер ягыннан, ә мин икенче ягыннан барырга булдык. Урам башына җиткәч, туктап Мөнирне көтәм – юк кына инде. Аптырагач, Мөнир килергә тиешле юл буенча аңа каршы киттем. Юк, күренми. Аптырап басып торам. Шулчак җир астыннан тавыш килгән сыман. Ярый кар тубыктан гына, чаңгы кирәкми. Баксаң, Мөнир бер коега егылып төшкән дә: “Коткарыгыз!” дип кычкырып ята икән. Бакчачылар белән бергә аны чак тартып чыгардык. Үзен чыгардык, ә мылтыгы кое төбендә калды.
Тырыша торгач, аны да тартып чыгардык. Бакчага килгән бер кешенең җылы йортына кердек.
Мөнир бакчачының коры киемнәрен киеп, җылыныр өчен аның “ярты”сын “кагып” куйды. Бераз хәл алгач, атып алган өч куянны йорт хуҗасына калдырып, электричкага йөгердек.
* * *
Ау сезоны ачылгач, Мөнир Галләмов белән Иглин ягына чыгып киттек. Сентябрь башлары булгандыр. Таутөмән станциясенә төштек та Кудеевка урманына атладык. Бу урманда күлләр күп, үрдәкләр тулып ята. Аучылар йөрми, чөнки ерак. Куркытучылар юк. Без шул буалардан ике дистәгә якын үрдәк алдык. Болан Торган авылына карап, саргайган үлән баскан юлдан киләбез. Куян куып йөреп сусадык та, арыдык та. Тиз арый торган Мөнир, атлаган саен утыра да утыра. Аркага аскан рюкзакларда үрдәк ята, җитмәсә, күп итеп гөмбә дә җыйдык. Ул елны гөмбә искиткеч уңды.
Бермәл күтәрелеп баксак, үлән баскан юл өстендә искиткеч зур сыер бозавы, дымлы күзләрен тутырып, безгә карап басып тора. Ныклабрак карасак – аю.
Якынайгач, аю үкереп куйды. Куркудан без шып туктадык. Мылтыкларыбызны кулларыбызга кысыбрак тоттык. Пулялы патроннарыбыз юк. Шулай итеп, мылтыклы аучылар, аюдан куркып, шыпырт кына кире урман эченә кереп тайдык. Шуннан башлап пулялы патроннар йөртә башладык. “Охотнадзор” рөхсәт итмәсә дә, без пулялы патроннарны гел яшереп йөртә торган идек.
* * *
Дустым Риза Шәйхуҗин һәвәскәр бакчачы да, аучы да, умартачы да. Кыскасы, чын ир-егеткә хас булганча, җитмеш төрле һөнәр иясе. Бу юлы ауга аның белән киттем.
Бераз баргач, ерганак тирәләрендә урман күренде. Яланда кар катырак булса, урманда йомшак – чаңгылар бата башлады. Атларга җайсыз.
Юан имән янына туктап, термостагы сөтле чәйне эчеп алгач, көч-хәл кереп киткәндәй булды. Уфа-Чиләбе юлына килеп чыктым. Ерганакның теге ягына чыгып, Ризага каршы төштем. Барам-барам, тик Ризаның эзе юк. Ерганак аермасына килеп җиттем. “Риза!” – дип берничә тапкыр кычкырдым, бер мәртәбә атып та җибәрдем. Ерактан мылтык тавышы ишетелде. Риза теге аерылып киткән ерганакның икенче ягына чыгып, миңа каршы килергә чыккан. Ә ерганакның аерылып китүен мин дә, ул да күрмәгәнбез.
Кичке сәгать 9 булса да, ай ап-ак кар өстенә яктылык сибә. Чокыр көндезге сыман яхшы күренә. Чиләбе юлына таба юнәлдек. Юлга чыгып күп тә үтмәде, безнең янга бер “Газель” туктады.
– Әйдәгез, аучылар, утырыгыз, – дигәч, чаңгыларыбыз белән кереп утырдык.
Тик шофер бик сәер тоелды безгә. “Газель” бер уңга, бер сулга чайкалып бара. Шунда Риза:
– Туктагыз әле, менә бу чокырга куян качкан иде, – диде.
– Төн бит, нинди куян? - диде теге исерек шофер аптырап.
Машина чайкала-чайкала китеп барды. Безгә әле Риза бакчасына кадәр 3-4 чакрым атлыйсы бар. Машинадан төшкәч, шатланып куйдык. Чөнки исерек шофер кайда булса да авариягә эләгәчәге көн кебек ачык иде. Бер-ике атнадан соң “Газель” шоферының рульдә йоклап китеп, Чиләбе юлында тәгәрәвен, бәхеткә, үзенә берни дә булмаган, дигән хәбәрне гәзиттән укып белдек.
Аучыларны “кансыз кешеләр", ди кайберәүләр. Чөнки аучыла-га җәнлекне канга батырып атып үтерү берни түгел. Бәлки, шуның өчен аларны кайнар нокталарга да җибәргәннәрдер. Шунысы кызык, аучы халкы бик мактанчык та. Мәсәлән, бер үрдәк алса, аны бишкә тапкырлап сөйләнү аучы өчен берни тормый.
Гарәф ӘХМӘРОВ,
стажлы аучы.
Уфа шәһәре.
Фото: https://vk.com/wall-22273840_16913
Читайте нас: