Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 Май 2020, 11:20

Алты кеше янып үлгән

Туймазы районында теплицада алты кешенең гомере өзелгән.

Туймазы районында теплицада алты кешенең гомере өзелгән.
Фаҗигә Тимер авылында булган. Тикшерү комитеты "саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
2020 елның 9 май иртәсендә Туймазы районының Тимер авылында теплица комплексында янгын чыга.
Янгын сүндерү барышында теплицаның алты хезмәткәренең гәүдәсе табылган. Бер ир янгын вакытында бинадан чыгып китә алган. Ул пешкән һәм дәваханәгә салынган.
Вакыйга урынында тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре эшли.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: