Барлык яңалыклар
Дөнья бу
2 Май 2020, 14:03

ҖАН ТАРТМАСА, КАН ТАРТА...

Гыйбрәтле хәл.

Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый диюләре дөрес икән. Менә Нәфыйга түти дә әй интекте инде оныгы белән. Кемдә дә шушы хәлдер инде, кызы иреннән аерылса, баласын әнисенә китереп куя да, эше бетте. Әмма барыбер кызының көтеп алынган улы бит, баланың баласы балдан татлы, дип тә юкка әйтмиләр. Нәфыйга түтинең оныгы төсе белән “суйган да каплаган” кызы булса да, холык-фигыле барыбер киявенә охшаган! Җан тартмаса, кан тарта диләр бит, баланың ике сүзенең берсендә әтисенең исеме... “Бала күңеле ак кәгазь, ни язсаң – шул булыр”, дисәләр дә, ай-һай, бу баланың күңеленә теләгәннәреңне язып кара инде.
Нәфыйга түтинең кызы тормышка соңлап чыкты, нәкъ егерме тугызның өстенә баскач кына. Хәер, хәзерге яшьләрне элеккеләр белән чагыштырып булмый инде анысы, әмма барыбер хатын-кызның вакыты кыска инде ул, язын аткан чәчәк кебек кенә. Анда да ул шул меңнәр арасыннан тапканыңнан әллә уңасың, әллә туңасың. Аннары кыз-кыркынга егет-җилән белән танышып китү дә җиңел түгел. Шуларны уйлап, кызының ялгыз калуыннан куркып, Нәфыйга түти аны кияүгә чыгарга кыстады да торды.
Менә инде ашыгып өйләнешүнең нәтиҗәсе күз алдында, гаилә корып озак яши алмадылар, холыклары туры килмәде. Кызы да артык үзсүзле инде анысы. Нәфыйга түтинең ире Галимҗан агай гына оныгына шатланып бетә алмады. Хатынына төрттереп: “Кызга да, кияүгә дә сүз әйтмә, син таба алмаган малайны алар табып бирде бит, үзең беләсең, гомер буе малай көткән идем”, — диде. “Мин кыз тапкан саен, малай кирәк, дип колак итемне ашадың инде анысы, менә хәзер малай бар, кара гына”, — диде Нәфыйга, иренә үртәлеп. Галимҗан агай тавышлы, гаугачыл кеше булмады. Энә кадәр сүздән дөя ясаганнарны яратмый ул. Шуңа да әче телле Нәфыйга түти белән яши алгандыр да инде. Менә әле дә хатынның салпы ягына салам кыстырып җибәрүне хуп күрде:
— Әйдә, карчык, тавышланма, оныгыбыз булганына шатланып кына йөрик, тере җан үсә ич, кияү дигәннең әти-әниләре дә бар бит әле, берүк малайны алып кына китә күрмәсеннәр. Хәзер закон ана ягында гына түгел, ата ягында да икән! Кем акчалы, закон шуның ягында! — дип, хатынының күңеленә ут салып куярга да онытмады.
Әмма, бүре баласын бүреккә салсаң да иш булмый икән шул, малай, үсә барган саен, әтисен таптыра башлады. Ә әтисе килеп тщ урамый, килер иде дә, кызлары Финә бик тискәре шул. Югыйсә, Камил кияүләре эчеп тәртипсезләнеп йөри торган кеше дә түгел инде, бик тәртипле үзе. Менә хәзер инде өч ел малаен күрергә килгәне юк. Бу йорттан соңгы тапкыр чыгып киткәндә, колагы ишетмәгән сүзләрне ишеттереп: “Баланы беркайчан да күрсәтмим”, — дип куып чыгаргач, башка бу йортка эз басмады инде кияү, өмете өзелгәндер, күрәсең... Финә үзе гаепле, ир дигән кешенең дә җаны бар лабаса, хатын-кыз белән буа буарлык заманда бер чәчбигә ялынып яталармыни? Әйткәндәй, әле кайсы хатынның бала белән ялгыз калып бәхетле булганы бар?
Югары вазыйфалар биләгән әти җилкәсендә иркә үскән Финә үзсүзлектә барысыннан да уздырды! Камил баланы яздырырга барам дип канатланып йөргәндә, бер талпынуда иренең канатларын сындыра сукты. Ир ризалашмагач, хатын бураннар уйнатты. Эш шунда: Финәнең әти-әнисенең уллары булмаган. Гел үз сүзен генә сүз итеп өйрәнгән әти кеше бу юлы да “мөгез чыгарды”, кызына баласын ире фамилиясенә түгел, үзләренең фамилиясенә яздырырга кушты, чөнки улы булмагач бабайның фамилясе югала, имеш. Нишләп инде ир дигән кеше, исән-имин көйгә, баласына кеше фамилиясен бирсен? Бу бит башка сыймаслык хәл. Күкрәгендә йөрәге типкән ир мондый адымга беркайчан да бармаячак! Тарткалаша торгач, ниһаять, кияү кеше бу аңлашылмаучылыкка да нокта куярга көч тапты, баласына үз фамилиясен бирә алды. Тик тавыш аның белән генә бетмәгән икән әле. Камилнең күптәнге хыялы — улым туса, Салават исеме кушам дип, дәртләнеп йөрүенә хатыны киртә булды, малайга бүтән исем куштылар. Баласына үзе теләгән исемне куша алмагач, ир читләшә башлады, исем кушу бәйрәменә дә катнашмады. Көн дә диярлек булган низаг-тарткалашлардан тәмам туйган, үзенең кадерсез зат икәнен аңлаган Камил тормышның бер көн килеп челпәрәмә булачагын сизеп торды. Шеш тә бит, тулышса, бер тишелеп ага. Баласы хакына башта барысын да кичерә килде, уйланды, чөнки ул Айратын бик ярата иде. Ә тавыш-гауга хатынының капризлары аркасында чыга торды: фатиры да, машинасы да хәзер үк булсын, өстәвенә, ел саен чит илгә диңгезгә дә алып барырга кирәк иде аны. Ә Камилнең ул кадәр акча эшләү кулыннан килмәде. Җиңел килгән мал белән рәхәт яшәп өйрәнгән кыз акчаның ничек килгәнен белми иде. Ярый да, Камил акча туздырып эчеп йөри торган кеше булса, ә ул эшләп тапкан һәр тиенен хатынына кайтарып тоттырып торды. Бер-бер артлы кабатланып торган каршылыклардан ирнең канатлары төшкәннән-төшә барды.
Шулай күңелсез уйларга уралып йөргәндә Камилнең туган көне җитте – утыз биш яшьлек матур юбилее! “Әйдә, хатын, минем юбилей бит, берничә дустыбызны дәшеп гаилә бәйрәме ясап алыйк” , — дип авыз гына ачкан иде, хатыны тузынды да китте: “Синең туган көнеңдә ни эшем бар, әллә миннән кунак өстәле әзерләтер идеңме, әнә, кафега бар да үткәр бәйрәмеңне”, — дип кычкырды. Шушы соңгы сөйләшү ирнең йөрәген тәмам туңдырды, күңелендәге соңгы кылы да шартлап өзелде...
Ул уйлары белән үзенең Финә белән катышып яши башлаганда җибәргән хаталарын барлады. Ә хаталар чынлап та юк түгел икән.
“Минем ялгышым шунда: тормышыбыз дөрес башланмады, Финә минем йортыма килен булып төшеп, әти-әниемә ярарга тырышып яшәргә тиеш иде. Әмма язмыш аны түгел, мин ачык авызны “килен” итте, авыл малае булу сәбәпле, шушы бусагадан атлатты, билемә алъяпкыч будырды. Йортка кергәнче, утка кер дип юкка әйтмәгәннәр икән дип уйлады ул.
Улы белән саубуллашу мөмкинчелеге булмагач, кесәсеннән кәгазь һәм каләм алды да ут яктысында хат язып аны почта тартмасына төшерде һәм хатыны чыгарып бәргән юл сумкасын иңенә асып, үзенә бәхет ишекләрен ачмаган йорттан тизрәк ераграк китәсе килеп, кышкы кичтә салкын урамга атлады...
Гомеркәйләр су кебек ага да тора. Аларның аерылышуларына да өч ел булды. Финә дә ялгыз хатын язмышының ни икәнен бик тиз аңлады...
Камилгә улына булган сагыну хисен онытыр өчен дөньясын тамырдан үзгәртергә, бу шәһәрдән бөтенләй китәргә кирәк иде! Әйткәндәй, кайбер ирләр кебек алименттан качып йөрми, закон буенча ай саен акчасын җибәреп торды. Бу акчаның гына балага җитмәгәнен белә дә соң, нишлисең инде, язмышкайлар шундый булгач?
Ә малай үсә торды. Үскән саен әтисенә охшый барды. Менә инде быел соңгы ел балалар бакчасына йөри, мәктәпкә төшәр вакыты да җитеп бара.
Беркөнне Финәнең йөрәген өзгеч вакыйга булды. Егерме өченче февраль көнне балалар бакчасында әтиләр бәйрәме үткәрделәр. Тәрбияче апалары балаларга әтиләр турында шигырьләр ятларга, матур итеп рәсемнәр төшереп килергә кушты. Иртәгәсен Айрат рәсем дә төшермәгән, шигырь дә ятламаган булып чыкты. Тәрбияче апасы: “Айрат, нигә өйгә эшне эшләмәдең?” — дип сорагач, бала: “Мин...мин... әтинең төсен дә оныттым инде... аның бит безгә килгәне дә юк... Минем аны бик күрәсем килгәнен белми микәнни?” — дип, елап җибәрде. Баланың күңеле мөлдерәмә булган икән, түгелде дә китте. Әй үкседе инде бала, тәрбияче апасы: “Айрат үскәнем, елама яме, әтиең кайтыр, көт кенә, ул сине ярата бит”, — дип аны елаудан чак туктатты. Тәрбияче бу турыда Айратның әнисенә дә сөйләде.
Тагын бер ел үтте. Көз көне Айрат мәктәпкә укырга төште. Малай бик акыллы, башлы иде. Тагын кышлар җитте. Менә тагын егерме өченче февраль әйләнеп килде. Мәктәп бакча түгел, монда тәрбия көчлерәк. Бәйрәмгә әтиле балаларга — әтиләрен, булмаганнарга бабаларын кунакка алып килергә кушылды. Айратка тагын кыенлык чыкты, дәү әтисе чирләп дәваханәгә кергән чак иде...
Малайның шушы минутта ук әтисен табасы, аңа үзенең нәни йөрәген ачып саласы: “Кайт, әтием, мин сине яратам, минем тормышыма син җитмисең, мине ташлама”, — диясе килде... Тик әтисен ничек күрергә соң? Малай шундый җилкендергеч уйлар белән мәктәпкә китеп барышлый кырт кына борылды да туп-туры тимер юлы вокзалына табан атлады. Аның бик тә әтисен табасы килә иде...
Менә вокзал. Монда поездлар күп. Малай уйлап-нитеп тормады, кайда пассаҗирлар җыелган, шунда барып басты. Ул инде белә: вагоннар буйлап кешеләр җыелган икән, димәк, поезд тиздән кай тарафкадыр китәчәк! Тимер юл эмблемасы төшерелгән кием кигән контролер апа ниндидер кешеләр белән сөйләшә иде, шул арада малай йөгереп вагонга кереп китте...
Поезд азга гына тукталган иде, биш минуттан кузгалып китеп тә барды. Поездга утырып әтисен эзләп киткән малай үзе яшәгән шәһәрдән ераклашканнан-ераклаша барды. Кичкә кадәр аны беркем дә күрмәде, чөнки ул вагонга керү белән иң өске сәндерәгә менеп яткан да йоклап та киткән иде. Вагон тәгәрмәчләре тыкылдавына изрәп, йоклады да йоклады. Пассажирлар малайны шәйләгәндә инде поезд Мәскәүгә якынлашып килә иде...
Мәктәптә Айратның юклыгына берсенең дә исе китмәде. Ә әнисе иртән-иртүк көндәгечә эшкә китте. Кич белән кибетләргә керә-керә иркенләп кайтты. Улының өйдә юк икәнен күргәч тә аптырамады, һәрвакыттагыча, зурнәләрендәдер, дип кенә уйлады. Улының сумкасы да өйдә юк, димәк, башка вакыттагыча мәктәптән туры зурнәләренә кайткан. Хатын башта ашарга пешереп кичке ашны ашады. Утырып кино карады, арыган кешегә күпме кирәк, яткан килеш оеган да киткән...
Инде уянган чагында сәгать угы төнге берне күрсәтә иде! Төнлә әниләргә шалтыратып интектермим инде дип, телевизорын сүндереп йокларга ятты. Иртән торгач Айрат дәресләрен әзерләдеме дип, әнисенә шалтыратса, анысы оныгының аларда булмавын әйтте.
Менә шулай итеп, малайның югалганы беленде. Бөтен шәһәр малайны эзләргә аякка басты. Иң беренче эш итеп полиция хезмәткәрләре Камилнең адресын табып, аның белән бәйләнешкә керделәр.
Камил үзе дә малайның югалуына шаккаткан иде. Әгәр Камил үзе полиция хезмәткәре булмаса, аның үзенең фатирын да тикшерерләр иде, хәтта малаен урлауда гаепләрләр иде! Тик Камил үзе Мәскәүнең бер районында полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы булу сәбәпле, улының югалганын ишетү белән дилбегәне үз кулына алды.
Ә әтисен эзләп чыккан малай утырган поезд ерак тарафларга чаба да чаба. Өстәвенә, малайның юлдашлары чегәннәр булып чыкты. Малай сәндерәдән килеп төшкәч, башта алар аптырап калдылар, аннары инде малай белән сөйләшә, таныша башладылар. Малайның өеннән качып, әтисен эзләп чыкканын ишеткәч, “безнең иш икән” дип, көлештеләр. “Без синең дусларың булырбыз, әтиеңне бергә эзләрбез”, - дип малайны алдалап, үзләре белән алып китәргә уйладылар...
Әтисе, малаеның югалганын белгәч, эшне кыска тотты. Аны Башкортстан ягыннан килгән поездлардан эзләргә кереште. Иптәшләре белән берничә төркемгә бүленеп, поездлар буйлап баланы эзләп чыктылар. Тик файдасыз, малай табылмады.
Менә соңгы поезд. Иң беренче булып Камил үзе кереп вагоннарның бөтен җирен, сәндерәләрен, сандыкларын — барсын да байкап чыкты. Инде өмете сүнә барганда, соңгы вагонга керде... Һәм, көтмәгәндә, кара чутыр кешеләр арасында утырган ак йөзле малайны күреп калды! Әле аерылышканнарына өч кенә ел бит, ул үзенең улын бик тиз танып алды. Атылып килеп: “Улым!” — дип, малаен кочагына алды! Малайның шатлыгының чиге булмады: “Әти, ник мине ташладың, синсез бик авыр, мин сине яратам бит, мине башка ташлама” —, дип, әтисенең киң күкрәгенә сыенды...

Белешмә:
Гөлсимә Зиннәтуллина гүзәл табигатьле Аскын районының Иске Казанчы авылында туып үскән. Язмыш җилләренең аны чит тарафларга алып китүе кызның күңел чишмәсенең ныклап ачылуына сәбәпче була. Ул сагыну-сагышларын шигырьләргә сала башлый. Ә инде бәреп чыккан чишмәне туктатып буламы соң?! Челтерәп агып узган еллар эчендә аның иҗат багажы да елдан-ел тулылана бара. 2016 елда аның үзнәшер юлы белән “Урман кызы”, 2018 елда “Җәяүле яшьлегем” дигән китаплары нәшер ителде. “Хәбәрче саескан” исемле балалар өчен язган шигырьләр китабы да дөньяга чыгар сәгатен көтә. Иҗаты берничә тапкыр “Акчарлак” җыентыкларында, “Замандаш” иҗат берләшмәсенең “Чишмәләрнең көмеш чыңы” һәм ”Әдәби балкыш” китапларында көн күрде.
Фотә: q.qguys.ru
Читайте нас: