Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 апрель 2020, 22:17

Талпаннан да яман хатын

Әлиф Галимовтан гыйбрәтле хәл.

Әлиф Галимовтан гыйбрәтле хәл.

Ике хатын – базар, өч хатын – ярминкә, дүртәү булса күргәзмә, дигән гыйбарә бар. Бүген аның машина эчендә алар – дүртәү, янында хатыны, арткы утыргычларда җәмәгатенең танышы һәм ике авылдашы. Радиоалгычны да кабызырга кирәк булмады, салонда тере, туры эфирдагы кебек, хатыннар берсен-берсе уздырып кызык-мызык, тормыш турында, чит ил яңалыкларын, хәтта кайбер четерекле хәлләрен дә искә төшерә башладылар. Бер генә тема да читтә калмады. Руль артында утырган Әхнәф кенә аларга кушылмый, уйчан гына эшлекле кыяфәт белән машинасын куа. Ул артта утырган хатыннарның Әклимә исемлесен генә ишетеп белә, бәлки гомергә күрмәс иде, кичә ансы телефоннан шалтыратып аларны җиләккә барырга чакырмаса. Ул шәһәрдән ерак түгел дачалар бистәсендә яши икән. Шуннан башланды да инде җанлы, туры эфир. Яшьлек маҗаралары темасыннан күчеп, әңгәмә файдалы үләннәр турында барды, азак гөмбәләргә күчтеләр.
Бигрәк тә бу эштә Наҗия исемлесе белгеч булып чыкты, белмәгән гөмбәсе юк, һәрберсенә аңлатма бирә, чагыштырулар китерә. Ниндидер гөмбәнең тышкы күренешен аңлатканда гына бераз тотлыгып алды да: “Ирләрнекенә охшаган инде”, – дигәч, барысы да рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. Тыныч кына барган Әхнәф тә елмаймыйча түзә алмады. Олы юлдан чыгып тау сыртына борылгач аны туктаттылар:
– Килеп җиттек, син шунда ял ит! Без чокыр аша чыгып каршы яктагы калкулыкта җиләк җыярбыз, – дип чиләкләрен алып күмәкләп китеп бардылар.
Әхнәф берүзе торып калды. Бу тау сыртында кояш та ныграк кыздыра кебек. Ул күләгәле урын табып, машинасын агачлар алдына терәп куйды. Монда җиләс, тик тынлыкны бозып төрле-төрле бөҗәкләр генә безелдәшә. Аларның кайберләре тешләшә үк башладылар. Ял итегез дисәләр дә, монда ял итеп ятып булмас дип, Әхнәф тирә-якны күзәтте. Күзе сирәк-мирәк кенә үскән каеннарга төште. Миннек әзерләргә була бит! Шактый гына вакыттан ул дистәгә якын миннек бәйләп ташлады. Канистрдан су агызып битен, кулын юды, пластик шешәдәге җылына башлаган суын алып йота гына башлаган иде, машинада яткан кәрәзле телефоны шалтырады, хатыны икән:
– Әхнәф, син Наҗияне кайтарып куймассыңмы икән? Улы белән килене килгәннәр, ди.
– Ярый, – диде ул, эчтән генә ачуы килсә дә, – кайтарып куярмын, килсен!
Ул калган суын эчеп бетергәч, тыныч кына хатынны көтә башлады. Анысы озак көттермәде.
– Абзый, ачуланмагыз инде, шулай килеп чыкты, кайтарып кына куегыз, бәхилләрмен,– дип сөйләнә-сөйләнә аның янына менеп тә утырды.
– Юкка хафаланмагыз!– дигән булды Әхнәф аңа игътибар белән карап. Карарлык та шул, заманча стиль белән кистерелгән чәче, эсселектән булса кирәк алсуланып киткән бит алмалары, хәзерге вакытта күп гүзәл затларның хыялы булган кабарып торган иреннәр, өлгергән карлыгандай чем кара күзләрендә авыр булмаган холыклы хатын-кызларныкы кебек очкыннар чәчелеп китә. Килгәндә артта утыруы сәбәпле, күрмәгән иде. Шулай да ул аның гөмбәләр белгече Наҗия икәнлеген дә аңлады. Әхнәф карашын юлга күчереп озак кына дәшми барды. Тынлыкны Наҗия бозды:
– Абзый, талпан мазар эләктермәдегезме? Арып, уйчанланып киткәнсез шикелле?
– Минем тәнгә талпан ябышып бармый, каты мускуллар да, сеңердән генә торам. Алар сезнең кебек гүзәл затларга ябышырга яраталар.
– Юк, абзый, мин ике аяклы талпаннар турында сорыйм, монда алар да күп йөри.
– Очрамады шул, хәер, очраса да, карт кешегә игътибар итмәсләр иде.
Бистәгә кергәч берничә урамны үтеп, заманча салынган зур гына матур йорт каршына килеп җиткәч Наҗия туктарга кушты. Йорт алдында берсе дә күренмәде.
– Көтеп тормаганнар, киткәннәр ахрысы, берсе дә юк, – дип Наҗия аптыраган булды. – Әйдә, карт кеше! Чәй эчеп китәрсең, – дип машинадан төшеп аның янына килде.
– Рәхмәт! Мәшәкатьләнмәгез! Китим инде, анда көтәләрдер,– дисә дә, хатын аның кулыннан тартып диярлек машинадан төшерде.
– Буш җибәрмим, уйлама да! Тиз генә чәй эчәрбез дә, китәрсең, бәйләп куймам! Керерсең, мин өстәл әзерли торам,– дип Наҗия өенә ашыкты.
Зур иркен ихата. Төз итеп плитәләр түшәп юллар салынган. Алар кырында төрле-төрле матур чәчкәләр үсә. Йорт куралары бар да төзек. Бер як читтә заманча итеп салынган мунча, кырыйда, йорттан ераграк зур, биек сарай, алдында тимер чыбыктан үрелгән сетка белән уратылган майданда кош-корт: казлар, үрдәкләр, тавыклар йөри. Бакча аерым киртәләнгән, тигез, озын түтәлләрдә төрле-төрле яшелчәләр үсә, бер чүп үләне күрмәссең. Җимеш агачлары да җитәрлек. Монда тырыш, эшчән хуҗа ир заты бар икәне күренеп тора. Хуҗабикә дә уңган хатын булырга тиеш.
Өй эченә кергәндә Наҗия чәйнеген кабызган, газга кәстрүл куйган, суыткычтан өстәлгә ризыклар ташый иде. Кай арада өстен дә алыштырып өлгергән, аскы төймәләре ычкынган кыска халатта чаптырып йөри. Әхнәф музейга кергән кеше кебек кулын артка куеп, сак кына атлап күрше бүлмәләргә күз салды. Алары да кыйммәтле, матур җиһазлар белән тулган, җыештырылган, һәр нәрсә үз урынында.
Озак сокланып карап йөрергә туры килмәде, хуҗабикә аны аш бүлмәсенә чакырды.
– Әйдәгез, утыра торыгыз! Хәзер пешә,– дип кәстрүльдәге пилмәннәрен бутады. Өстәл артына утырып алгач, Әхнәф бер күзе белән табынга караса, икенчесе белән хатынны күзәтте. Ни өчен ул өтәләнә? Тырышып өстәл әзерли, кунаклар килгән дип алып кайтуы да ялган булып чыкты, көчләп диярлек өенә алып керде. Бу хатын үзе ике аяклы талпанга ошаган. Ни өчен Әхнәфне дулкынландырган кыска халатының аскы төймәләре каптырылмаган? Аның астында да бер нәрсә юк кебек. Шул чак аны тагын да гаҗәпләндереп өстәлгә бер шешә аракы килеп утырды. Авызын ачып Наҗиягә караган ирнең нәрсә әйтергә уйлаганын аңлап анысы:
– Беләм, әле син эчмисең, үзем бер-ике рүмкә төшерәм, арыткан, танышу хөрмәтенә,– дип елмайды. Әхнәфкә барып җитте кебек, бу хатын аннан нәрсәдер көтә, менә әле дә, өстемне алыштырам дип чыгып китүе ым бирү булды ахырсы. Ул сак кына торып, шым гына атлап хатын кереп киткән йокы бүлмәсенә килеп керде. Аңа арты белән кием шкафыннан нәрсәдер эзләп, шәп-шәрә Наҗия тора. Аның арка үзәге чымырдап, тез буыннары калтырап китте, ятып калганчы, атып калырга дип, шәрә хатынны артыннан кочаклап алды. Анысы сискәнеп китеп, кисәк кенә борылып Әхнәфнең яңагына салып җибәрде.
– Күзләрең сукыраймасын. абзый, сезне бу кадәр “наглый” булыр дип уйламаган идем. Булса да булыр икән,– дип сөйләнә-сөйләнә бер кулы белән түшләрен каплап, икенчесе белән Әхнәфне бүлмәдән этеп чыгарды. Наҗия тынычланып, озын халатын киеп аның артыннан чыкканда, ул китмәгән иде, тышка чыга торган ишеккә карап, аңа арты белән баскан. Берәр соравы бармы? Әллә гафу үтенергә телиме?
Наҗия үзе сүз башлады:
– Ярый, абзый, гафу ит, сез бернәрсә күрмәдегез, үзем артыгын кыланып ташладым шул. Хатыннар котыртмаса болай килеп чыкмас иде, кылын тарткалап кара сынау өчен диделәр, хатының да риза булды.
Әхнәф әкрен генә борылып, аны беренче күргәндәй гаҗәпләнеп карап катты. Наҗия сүзен дәвам итте:
– Балтаң суга төште, бугай, аптырама, була торган хәл, һәрчак сез уйлаганча гына барып чыкмый. Мин сезне монда шуның өчен генә алып кайтмадым, чынлап та улым белән киленем килгән булырга тиешләр иде, ныграк тырышып ташлавым үземнең хата. Хатын-кыз булсам да сезгә шуны әйтәм, безнең халыкка бик ышанып барма. Чын ир заты шулай булырга тиештер инде ул, сезгә дәгъвам юк, минемчә, сынауны үттең дип, – елмайды. – Хатының белән тату,тигез гомер итәргә язсын!
Наҗия аны чәй эчәргә чакырса да, Әхнәф башка утырып тормады, башын иеп өйдән чыгып китү ягын карады.

Белешмә: Әлиф ГАЛИМОВ

Әлиф Габдулла улы Галимов Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.
Әлиф Галимов иҗатының төп жанры сатира-юмор булса да, җитди, шул исәптән дини темаларга да шигырьләр яза. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлады. Аның иҗаты республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар”һәм Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып тора.
Иҗатына ихласлык, хакыйкатьне турыдан ярып салу кебек сыйфатлар хас.
2014-2015 елларда республикада үткән “Балкыш” конкурсында сатира-юмор жанрында иҗат итүчеләр арасында икенче урын яулады. Агымдагы елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырылган “Тугрылык һәм бурыч ялкыны бөек юлыбызны яктыртсын!” дигән номинациядә җиңүгә иреште.

Фото: ru.dreamstime.com
Читайте нас: