«Мин хәзерге вакытта картлар йортында яшим. Монда мин иң яше. Ә иң карты – 97 яшьлек Газизә апа.
Картлар йортында кыен түгел, юк! Монда тыныч, дус-ишләр күп, яхшы ашаталар, чирләсәң – карыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, картайган көнеңдә балаңнан нәрсә көтәсең – барысы да бар. Ләкин нидер җитми кебек...
Мин 33 яшемдә өйләндем. Яраткан хатыным Миләүшә белән бер ел гына бергә тордык. Балабыз туарга тиеш иде. Хатыным кинәт чирләде дә, аны хастаханәгә алып килдем. Врачлар бик озак тырыштылар. Ә мин исә: “Барысы да әйбәт булса ярар иде” – дип тордым. Начар хәбәр: хатыным Миләүшә үлгән, ә кызыбыз исән. Балабызга шатландым, ә Миләүшәм?.. “Нишләп хатынымны саклап калмадыгыз?” – дип сорадым табиблардан. “Кызганыч, шундый хәлләр соңгы вакытта еш булгалый. Сабыегыз исән булганга рәхмәт әйтегез”, – диделәр алар.
Шулай итеп, кечкенә баламны кулыма алдым да, өйгә юнәлдем. Миләүшәмне көн саен искә төшерәм, елыйм, сагынам. Кызыма Гөлнара дип исем куштым. Хатыным белән шулай сөйләшкән идек. Гөлнарама әни дә, әти дә булырга тырыштым. Урындыклар, өстәлләр, шкафлар һ.б. әйберләр ясап саттым, төнлә бер конторада сакчы булып эшләдем. Кызыма “юк” дип әйтә алмадым, сораган әйберен алып кына тордым.
Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыр дип уйлаган идем, ялгышканмын. Икелегә-өчлегә укыды. Шулай да мәктәпне тәмамлады. Билгеләре начар булса да, институтка кертәсем килде. Акча җыеп, Гөлнараны укырга керттем. Ярты елдан соң миңа институттан шылтыратып, кызымның инде ике атна укуга килмәвен хәбәр иттеләр. Гөлнарамны күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым. Аның белән бергә укыган бер кыз барысын да миңа сөйләп бирде. Кызыма укуга дип акча биргән идем. Ул, шул акчаны алып, ниндидер ерак шәһәргә дус-ишләре белән чыгып киткән. Соңгы арада сыра белән дә мавыга башлаган. Алга таба нишләргә дә белмәдем.
Көннәр, атналар, айлар, еллар узып китте. Кызыма инде 21 яшь. Аны 4 ел күргәнем юк. Бу 4 ел эчендә аның турында ниләр генә уйлап бетермәдем. Кайда ул, кем белән, нишли, минем янга кайтыр микән? Шулай уйланып утырган арада ишек кактылар. Ачсам, кызым Гөлнара басып тора. Дөрес, башта танымадым, чөнки ул ябыккан, бераз картайган, ямьсезләнеп киткән. Өйгә керттем дә, аңардан 4 ел буена ниләр эшләп йөргәнен сораша башладым. Ә ул берни аңламый: “Пап, я устала, дай отдохнуть”, – ди. Икенче көнне сораштырып караган идем – сөйләми. Исерек, наркоман дус-ишләре гел килә, кызым кич белән чыгып китә дә иртән генә кайта. Беркөнне дуслары үземне дә өйдән куып чыгардылар. Кызым миңа әйләнеп тә карамады. Милиция чакырмадым: Гөлнарам җәл. Кызыма аңлатырга тырыштым: сиңа укырга, аннары эшкә урнашырга, кияүгә чыгарга, бала табарга кирәк, дип. Мин сиңа ярдәм итәрмен, акча җыйдым, дидем... Шушы соңгы сүзләрне әйткәнемә үкенеп бетә алмадым. “Говоришь, у тебя есть деньги? Давай их мне”, – диде кызым. Бирмәскә тырыштым, ләкин Гөлнара өйнең астын өскә китерде һәм яшереп куйган акчаларымны тапты. Шулар ярдәмендә кирәкле кешеләр белән сөйләшеп, өемне дә тартып алды. Кышкы көнне урамда яланөс йөрдем...
Балакаемны шулкадәр яраттым. Әнисе үлсә дә, балалар йортына бирмәдем: үзем үстердем. Икенче хатынга өйләнмәдем. Кызым ни сораса – шуны алдым. Үзем тактадан курчак өйләре ясадым. Ата-аналар җыелышларына да гел йөрдем. Начар укуы, тәртибе өчен мәктәпкә чакырсалар, анда да бардым. Оят булса да – түздем. Кызымны укытыр өчен күпме акча җыйдым – Гөлнара барысын да җилгә очырды. Мин аны гаепләмим. Әйе, гаепләмим. Мин моңа үзем гаепле. Кызымны иркә итеп үстердем. Бераз катырак булсам, бәлки мондый хәл дә килеп чыкмас иде. Нинди генә булса да, бала бит ул. Әгәр дә кызым булмаса, тормышымның яме бөтенләй югалыр иде. Ә болай мин аның өчен яшим, аның өчен дип тырышам. Гөлнара яныма килер дип, һәр көн көтәм, ләкин ул никтер килми. Онытмагандыр, эше күптер, дип өмет итәм”.
Менә шундый хат... Карт кешенең өметен өзәргә теләмәсәк тә, аның кызының акылына килүенә ышаныч юк дәрәҗәсендә. Гаеп кемдә? Кыздамы? Атадамы? Әллә җәмгыятьтәме? Сорау ачык кала...