Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 апрель 2020, 21:54

Дөнья тар икән!

Люция Әблиевадан мәзәк хәл.

Дөнья тар икән лә! Казанда яши башлагач, моңа тагын да ныграк инанырга туры килде. Кем белән генә сөйләшә башлама, ул кеше синең танышыңның танышы, йә булмаса – туганы булып чыга. Алай да булмаса, танышларыңның чыбык очы олы кодасының кече малайларына барып чыга. Һич югында, Салават, Хәния, Җәвит якташлары дип булса да үзебезне туганлаштырып куябыз. Чөнки аларның танышларының танышлары белән синең танышларыңның танышлары бик дус, яхшы һәм җылы мөнәсәббәттә яшәп яткан булып чыга. Кайчак куркып та куясың, Казанда сиңа таныш булмаган берәр кеше бар микән? Ышто-то ышанасы килми!
Казан федераль университеты профессоры туып үскән авыл белән безнең авыл арасы нибары ун километр чамасы булыр. Казанга күченгәнче, аны район сабантуйларына кайткан кадерле кунаклар арасында күреп калгалаган булды. Университетка эш белән сугылуымның берсендә мин якташ профессор абзыем белән якыннанрак танышырга уйладым. Сүз, әлбәттә, туган яклар, якташлардан башланып китте. Тумышым белән кайсы авылдан икәнемне белгәч: “Карале, син шул кешене беләсеңме?” – дип, әниемнең бертуган энесен атады. Ничек инде белмәскә! Шулай да: “Беләм”, – дип кенә чикләндем, абый икәнен әйтү-фәлән юк. Кем белә, бәлки аларның арасын берәр четерекле тарих бәйлидер. Үзем эчтән генә уйлыйм: “Абый яшьтән ук талантлы, актив, һәр эшләгән эшендә мактаулы булды. Яшь чакларыннан алып олыгайганчыга кадәр тормыш иптәше белән сәхнәдән төшмәделәр. Авылда алардан да мәхәббәтле пар булмагандыр. Неужәли?..”
Уйларымны бүлеп, профессор абзый истәлеге белән уртаклаша башлады. “Үткән гасырның җитмешенче еллары. Башкортстанда партия райкомында эшләгән чак. Бер елны сезнең авылга сайлаулар вакытында вәкил итеп җибәрделәр. Колхозның комсомол оешмасын җитәкләгән егет сайлау комиссиясе председателе итеп билгеләнгән булып чыкты. Ул мине матур итеп каршы алды, аннан әзерлекне карап чыктык. Зал уртасында кабымлыклар тезелгән өстәл дә тора. Председатель өстәл уртасындагы графиннан кечкенә кырлы стаканга су салып, миңа тәкъдим итте. Үзенә дә салды. “Кыстаганда су да эч!” - ди безнең халык, шактый гына сусаткан да иде, суны йотып та җибәрдем. Баксан… графиндагы су “градуслы” булып чыкты! “Нишләп графин тулы килеш тора, һаман бушатмаганнар” – диюемә ул: “Графинга зу-у-ур ата чебен салып куйдым, су эчәргә теләгән кеше шуны күрә дә, эчмичә борылып китә”, – ди. Рәхәтләнеп көлештек”.
Профессор абзый ихлас тагын бер кеткелдәп көлеп куя да: “Менә шундый мәрәкә, якташ! Ары-бире, авылга кайткан чагында очратсаң, сәлам әйт үзенә, шәп егет иде” , – дип, сүзен тәмамлады.
“Беләсезме, ул егет минем абыем бит!”
“Кит аннан! – ди, аптыравын яшермичә, – дөнья тар икән лә!”
Авылда туганнар белән бер табында җыелганда: “Абый, ярты Казан сине белә”, – дип, әзрәк “су да кушып”, “чебенле графин” тарихын исенә төшердем. “Кушкан суым” теге графиндагы су кебек “градуслы” түгел иде түгеллеккә, әмма эффектлы булды. “Карале, Казанга бер тапкыр да барып карамаган кешене дә анда беләләр икән, менә бит дөньяның тарлыгы!” – дип, олыраклар хәтта тел шартлатты.
Җиткердем, җиткердем профессорның сәламен. Үзенә дә төяп алып килдем. Сәлам инде, сәлам, әллә нәрсә уйламагыз тагын. Университетка укырга керәсе кешебез юк… әлегә.

Люция Әблиева фотосы.

Белешмә:
Люция Мәснәви кызы Әблиева 1962нче елның 21нче августында Башкортостанның Чакмагыш районы Тозлыкуш авылында туган. 1981-1986нчы елларда Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Бүгенге көндә Люциянең Башкортстан һәм Татарстан матбугат басмаларында шигырьләре, проза әсәрләре еш басыла, иҗтимагый челтәрләрдә дә үз битләрен алып бара. Берничә үзнәшер китап авторы.
Читайте нас: