Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 апрель 2020, 13:40

Бу да үтәр

«Юк, мин биш мең кешене генә үтердем. Калганнары куркышларыннан үзләре кырылды», ‒ дигән, ди, чума...

Бер кеше чума чиренең шәһәргә кереп барганын күргән дә аңардан: «Кайда юл тоттың?» ‒ дип сораган, ди. Чир: «Биш мең кешенең җанын алырга китеп барам», ‒ дигән.
Соңыннан бу кешегә шәһәрдәге илле мең кешенең гомере өзелүе хакында хәбәр барып җиткән. Шәһәрдән чыгып барган чума чирен ул янә туры китергән дә аңардан: «Кайдан киләсең?» ‒ дип сораган. Тегесе: «Менә бу шәһәрдән биш мең кешенең җанын кыеп кайтып киләм», ‒ дип җаваплаган. «Алдашасың! Син бит илле мең кешенең башына җиткәнсең!» ‒ дип кычкырып җибәргән кеше. «Юк, мин биш мең кешене генә үтердем. Калганнары куркышларыннан үзләре кырылды», ‒ дигән, ди, чума...
***
Коронавирус инфекциясен төрле кеше төрлечә кабул итә. Кемдер аның барлыгына ук ышанмый, бу хәлләрне кемдер оештырган, дип конспирологик теорияләрне мисалга китерә. Кемдер инде, йортыннан чыгарга да куркып кан калтырап утыра. Шул ук вакытта табиблар, сатучылар, полииция, банк, коммуналь хезмәт хезмәткәрләре, тагын кемнәрдер алгы сызыкта.
Мондый чакта тарихка мөрәҗәгать итү урынлы. Кешелек тәҗрибәсендә һәртөрле эпидемияләр, сугышлар, афәтләр булып торган. Шөкер, барысы да үткән. Аллаһ боерса, монысы да үтәр, сабыр итик.
Читайте нас: