Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 апрель 2020, 12:05

Гөлназ ГАФАРОВА. Очрашадыр әле таулар да...

...Шунда Алиянең келт итеп исенә төште. Бәләкәй чагында өйдәгеләрнең сөйләшкәннәрен ишетеп калган иде: “Назыймның күрше авылда кызы туган, тик Сания улын өйләндерергә каршы икән!”Менә бит ничек! Шушы кыз хәзер Алия белән бер палатада ята!..

Алия күлмәк сайлый-сайлый арып бетте. Энесенең туена иң матурын алмакчы иде. Күңеленә ошаганын, тәненә ятканын барыбер таба алмады. Киләсе атнага тагын килмичә булмас инде, дип, базардан чыгу ягын карады. Нәкъ шулвакыт кемдер сак кына беләгенә кагылды:
– Исәнмесез, сез – Алия, ялгышмасам?
Каршысында зәп-зәңгәр зур күзле, кыскарак кына буйлы, яшь, мөлаем йөзле хатын-кыз басып тора иде.
– Исәнмесез, әйе, мин – Алия, тик сезне... кем дип тә әйтә алмыйм бит әле.
Алиягә бу зәңгәр күзләр бик якын һәм таныш тоелды, кайдадыр күргәне бар, әмма кайда?
– Мин – Лилия, сезнең белән бергә бәби табу йортында яткан идек, минем әтием сезнең авылдаш.
– И-и, и, хәтер диген. Менә хәзер исемә төште. – Алиянең күз алдына моннан унбиш ел элек яткан дәваханә палатасы килеп басты. – Зур үскәнсездер инде, Лилия. Кыз бала дип исемдә калган, тугызны бетердегезме, исемен ничек куштыгыз?
– Лия дип куштык исемен, быел сигезне генә бетерде, иртә бирмәдек. Лиягә иптәшкә энекәш тә алып кайттык, ул өченчегә бара быел. Ә сез ни хәлләрдә? Сезнең малай иде шикелле, беренчесе кыз дигән идегез бугай?
– Әйе, малай, зур егет булды инде. Инсаф исемле, тугызны бетерде, алты яшь ярымнан бирдек укырга. Олы кызыбыз талибә, өченче курсны бетерде. Ә иң кечесе – малай, ул да сезнеке кебек өчкә бара.
– Бәй, нишләп тагын очрашмадык икән соң бәби тудыру йортында?
Икесе дә көлеп җибәрде. Шуны гына көткәндәй, Алиянең телефоны шалтырады. “Чыгасыңмы әле, барасы бар икәнен онытма, зинһар!”-трубканың икенче ягында иренең тавышы яңгырады.
– Лилия, ачуланма яме, ирем шалтырата. Базарда йөрергә яратмый, машинасында көтеп утыра. Бүген икетуган энеләре Коръән ашына чакырган иделәр, шуңа кайтып җитәсебез бар.
– Ирләр барыбызныкы да шундый. Телефоннарны алышыйк әле, Алия, хәбәрләшеп, сөйләшеп торырбыз.
Телефон номерларын алышкач, саубуллашып, икесе ике якка юнәлде. Алия, кызу-кызу атлап, базарны чыкты, машиналар торган якка борылды.
Машинаның артында ике таныш түгел апа утырган иде.
– Исәнмесез, – диде Алия.
– Бик исәнбез, Аллаһыга шөкер, сеңлем, – диеште апалар.
– Алия – минем хатыным, – дип таныштырды ире, – Алия, бу апалар күрше Рәхилә җиңгиләргә кайталар-туганнары. Тукталышка китеп баралар иде, танып калдым үзләрен.
– Яхшы, бергә-бергә күңеллерәк тә булыр! Алия каешын эләктереп куйды.
– Йә, алдыңмы күлмәк?
– Юк инде, ошаганын тапмадым, киләсе атнага тагын урамыйча булмас.
– Әле туйга хәтле вакыт бар, берне түгел, унны алырга була.
Гадәттә, базардан кайтышлый һәрвакыт ире белән бәяләр, сатучылар турында сөйләшәләр. Чит кешеләр кырында икесенең дә сүз куертасы килмәде бүген. Кузгалып киттеләр. Ире магнитофон кабызды. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек моң дәрьясында Алия уйга чумды...
***
Шәфкать туташы Алияне кыска, әмма киң коридорның иң соңгы бүлмәсенә алып керде:
– Урнаша торыгыз, – дип сумкаларын тәрәзә буенда урталыкта торган карават кырыена куйды да, үзе ялт итеп чыгып китте.
– Исәнмесез, – диде Алия як-ягына күз салып.
– Саумысыз! – дип сәламен алды палатадагылар.
Уң яктагысы мендәренә сөялеп, китап укый, сул яктагысы-зур зәңгәр күзлесе, аягын бөкләп, караватында утыра, бөтен игътибары Алиядә. Аның аяк очындагы караватта берәү капланып йоклый, ул рәттәге икесе буш.
Алия әкрен генә карават читенә утырды.
– Сабирова, иртәгә менә бу анализларыгызны бирерсез!
Бая Алияне керткән шәфкать туташы кәгазьләр кертеп, тумбочка өстенә куеп чыгып китте.
– Татармы? – Зәңгәр күз Алиядән күзен алмады.
– Әйе.
Бу сорау аңа бераз сәеррәк тоелды, әмма шул ук вакытта, димәк, калганнар икенче милләттән дип уйлап куйды. Зәңгәр күз тагын нидер әйтмәкче иде, Алия үзе сорау бирергә ашыкты:
– Күптән ятасызмы, кызлар? Исемнәрегез ничек?
– Мин Альбина булам, бер атна ятам, – дип җавап бирде китап укыганы.
– Ә мин – Лилия. Өч көн булды бүген кергәнемә. Ә ул-Диана, сохранениедә, инде унынчы көн. Зәңгәр күз күршесенә ишарәләде.
– Ә мин Алия булам. Беренчесен көтәсезме, нигә салдылар?
– Беренчесен, бөерләремдә чир таптылар, яшь тә бар, – диде Альбина.
– Минем дә беренчесе, анализлар әйбәт түгел, шуңа салып куйдылар-Лилия эчен сыпырып куйды. – Ә синең?
– Минем икенчесе, кан басымым күтәрелде. Беренчесе белән дә соңгы айда күтәрелгән иде, тапканчы бер атна ятарга туры килде, монсы белән дә шулай булыр, ахры.
Танышу шуның белән тәмам дигәндәй, Алия юрган, мендәр тышларын кидерә башлады. Әйберләрен тумпочкага урнаштырды. Үзенең бу соры бүлмәдән тизрәк чыгып качасы килде. Өендә үк тулгагы башланып, дәваханәгә килү белән бәби тапкан хатыннардан ул ак көнчелек белән көнләште. Һәммәсен тәртипкә салгач, Алия карават кырыена аркасын терәп, тәрәзәгә төбәлде.
– Сез үзегез кайсы яктан? – Лилия Алиягә сораулы карашын төбәде. Гомумән, зәңгәр күзле бу чибәркәйнең үзе белән сөйләшәсе килгәнен Алия аңлап алган иде инде.
Җавапны ишетүгә, Лилия җанланып китте:
– Минем дә әти шул авылдан бит!
Алия гаҗәпсенеп, Лилиягә текәлде:
– Безнең авылдан?! Кем соң ул, нишләп мин сине белмим? Әлбәттә, инде авылдан чыгып китүемә байтак, әмма еш барабыз, тузан төшергән юк туган якларга.
– Назыйм, Назыйм кызы мин.
– Кайсы Назыйм, алар бездә берничә бит?
– Рәхимов Назыйм, әнисе Сания.
– Җырчы Санияме, соң алар бездән тыкрык аша гына торалар, аннары...
Назыймның кызы юк иде ләбасә, нәрсә сөйли соң бу дип уйлады Алия. Сания апаның ире үлгәнме, юкмы – анысын Алия белми. Үзен белә башлаганнан бирле Сания апалары Назыйм исемле улы белән генә тора иде. Бигрәк усал Сания, малаен тәки өйләндерми дигәннәре исендә. Өйләнде ул өйләнүен, тик бераз соңрак...
Алиянең аптырап калуын күреп, Лилия әйтеп куйды:
– Ну, алар болай гына... өйләнешеп түгел. Минем әни сезнең күрше авылныкы.
Шунда Алиянең келт итеп исенә төште. Бәләкәй чагында өйдәгеләрнең сөйләшкәннәрен ишетеп калган иде: “Назыймның күрше авылда кызы туган, тик Сания улын өйләндерергә каршы икән!” Менә бит ничек, шушы кыз хәзер Алия белән бер палатада ята! Тау белән тау гына очрашмый, кеше белән кеше очраша, диләр. Валлаһи, китапта укыса, ышанмас иде. Әле ул гынамы, Руфина да монда бит.
– Назыйм абый безгә еш килә иде. Бик ярдәмчел, акыллы абый итеп беләм мин аны. Печән өяргә, утын китерергә булышты әтигә, гомере генә кыска булды. – Алия авыр сулап куйды. – Ә әниең кайда соң хәзер?
– Мине тапкан әни карап үстермәде, икенче апаны әни дип үстем. Үз әнием мине балалар йортына тапшырган. Хәзер кайдадыр, белмим.
– Ә Назыйм абыйның яңадан өйләнгәнен беләсеңме соң? Мөслимә исемле ике балалы хатын алып килде ул. Малайлары Рәфис туды. Кызганычка каршы, ул...
Алия тукталып калды, Лилия аны үзе дәвам итте:
– Авыру булып туган шул. Беләм, беләм өйләнгәнен дә беләм, Мөслимә апаны да күргәнем бар. Сания апа чирләгәч, мин аларга бардым бит. Әнием шулай теләде. Сания апа (Лилиягә аны дәү әни дип әйтүе авырдыр, күрәсең) минем аркаларымнан сөйде, мамык шәл бүләк итте.
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Бүген “Ашыгыч ярдәм” машинасында Мөслимә апаның кызы Руфина белән бергә килде Алия. Ул да беренче сабыен көтә. Мөгаен, Лилия белән таныш түгелләрдер әле. Әйтергәме, юкмы икән үзенә? Рәфис боларның уртак энеләре булып чыга бит.
Шунда тәрәзә каршына озын буйлы, мөлаем йөзле бер апа килеп басты.
– Әнием килде! – Лилиянең йөзе яктырып китте, ул урыныннан торды, форточканы ачарга дип үрелде.
Алия, баш кагып кына апа белән исәнләште дә, әкрен генә бүлмәдән чыкты, кеше сөйләшкәнен тыңлап тору яхшы булмас дип уйлады. Аннары әле генә ишеткән-белгәннәрдән башы, әбисе әйтмешли, тубал кебек булган иде.
Бәхетенә, коридорда кеше юк. Алия тәрәзә төбенә барып басты. Уйларынының очына чыга алмады. Язмыш, язмыш... Адәм баласына нинди генә сынаулар ташламый, кайларда гына йөртми, кемнәр белән генә очраштырмый. Менә бит, бөтенләй уйламаган җирдә авылдашы, күршесе Назыйм абыйның кызы белән күрешсен әле...
Бик матур җырласа да, теле ачы булды шул Сания апаның. Ә Назыйм, киресенчә, кирәгеннән артык басынкы иде шикелле. Берәү белән дә әрләшмәде, һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ашыкты. Әнисенең теле аркасында өйләнми бу бала, диючеләр күп булды авылда. Яше иллегә җиткәндә генә Мөслимә апаны алып килде Назыйм. Мөслимә апаның ире үлгән, күрше поселокта үз фатиры белән яши, инде буйга җиткән улы һәм кызы бар иде. Җәйләрен алар авылда кош-корт, мал-туар асрап торды. Көзен, укулар башлангач, Мөслимә апа яңадан фатирына китте. Атна саен кайтып торды. Соң булса да уң булырына ышанып, бәби дә алып кайтты алар. Уллары гына авыру булып туды: сабыйның аяклары йөрми иде. Бианасы Сания апа чирләп китте. Мөслимә апага бик җиңел булмады, әмма ул бирешмәде. Җиң сызганып дөнья көтте, бианасына кадер-хөрмәт күрсәтте, улын яхшылап тәрбияләде. Сания апа, килененә рәхмәтләр укып, тыныч күңел белән бакыйлыкка күчте. Назыйм абыйның да гомере кыска булды, бераз чирләп ятты да, авыру улын, хатынын ташлап үлеп китте. Мөслимә апа ире белән тергезгән дөньяны сүндермәде. Җәйләрен авылда торды, кышка фатирына кайтып китте. Балалары кул арасына керде. Төпчеге Рәфис кенә әнисенең күзенә карап торды. Мөслимә апа һич зарланмады, авырсынмады, улын өф итеп карады: коляскасын юнәтте, Сабантуй, Яңа ел бәйрәмнәренә алып чыкты. Әтисенең туган авылында Рәфис рәхәтләнеп чирәмдә аунады, туган нигезендә аңа күпкә җиңелрәк шул. Күршеләр якын итә. Мөслимә апаның ике өлкән баласы башлы-күзле хәзер, үз гаиләләре белән аерым яшиләр. Әниләренә ярдәм итәләр. Мөслимә апа үзе әле дә шул ике авыл арасында йөри. Төпчеге аңа, гарип булса да, таяныч һәм иптәш.
Авылдашы турындагы уйлар Алияне беразга үзенекеннән арындырып торды. Руфина белән Лилияне күрештерәсесе килде, тик ничек әйтергә дип баш ватты. Әгәр Алия әйтмәсә, бер-берсен танып сөйләшмәячәкләр бит инде алар. Лилиянең саф татарча сөйләшүе дә аны гаҗәпсендерде. Шәһәр кызлары, гадәттә, туган телләрендә сөйләшеп бармыйлар бит. Күрәсең, яңа гаиләдә тәрбия шулай куелган булгандыр.
Күзләрен тәрәзәдән алып, коридорга борылган иде, Фәнилә апасын күреп алды. Кулына ниндер кәгазь тоткан авылдашы, ак халатларын җилфердәтеп, каядыр ашыга иде.
– Фәнилә апа, саумы? – Аны күрүгә Алия чиксез шатланды. Фәнилә апасы биредә байтак еллар эшли. Яңа туган бәбиләрне карый.
– О-о-о, кемне күрәм! Алиякәем, кемне көтәбез? Нишләп син беренче катта? – дип, сөйләнә-сөйләнә, Фәнилә аны кочаклап алды.
Бигрәк чибәр, ягымлы инде шушы Фәнилә апа, үзе игътибарлы, ярдәмчел. Алиянең авылдашы гына түгел, бакча яклап күршесе дә. Өйләре Сания апаларның каршысында. Инде күптәннән шәһәрдә торалар.
– Малай көтәбез, малай. Минем шул кан басымы инде. Табарга бер атналап бар, Фәнилә апа, бер дә иртә киләсем килмәгән иде, югыйсә.
– Ярый, ярый, алай күңелсезләнмә! Бар да яхшы булыр. Өйдәгеләр тазалармы, авылдагылар ничек?
– Яхшы, рәхмәт, Фәнилә апа.
– Ярый, Алиякәем, бар, ял итеп кал. Бәби тугач, йөгереп кенә йөрерсең. Әлегә ашыгыч эшем бар. Соңрак иркенләп керермен, яме. Рәхәтләнеп сөйләшербез.
Алиянең палатага керәсе килми иде әле, яңалыкны Фәнилә апасына җиткерәсе килде. Аның әйләнеп килгәнен көтте.
– Бәрәч, ник һаман аяк өсте, арыйсың бит! – диде Фәнилә килә-килешкә.
– Сине көтәм, Фәнилә апа, безнең палатада Назыйм абыйның кызы да ята.
– Тукта, кайсы Назыйм?
– Сезнең күрше Назыйм, Сания апаның улы. Күрше авылдагы хатыннан.
Фәнилә бермәлгә өнсез калды.
– Аңладым, Алиякәем! Әйтүеңә рәхмәт, мин аның белән сөйләшермен әле. Әтисенә ачу саклап йөри күрмәсен. Назыйм – минем икетуган абый бит! Исеме ничек аның?
Аларның туган икәнен Алия белми иде.
– Лилия исемле, зәп-зәңгәр күзле!
– Аңлашылды. Әтисенең күзләре нәкъ шундый иде бит.
Фәнилә уйчанланып калды.
– Ярый, бар син кер инде, яме. Мин үз вакытым белән сугылырмын яныгызга..
– Ярар, Фәнилә апа, аннары Мөслимә апаның кызы да монда, бүген безне бергә китерделәр. Руфинаны беләсең. Алар бер-берсен танысыннар иде бит.
– Сөйләшермен, үскәнем, сөйләшермен. Бик шаккаткыч хәбәр әйттең әле син миңа.
Бүлмәгә кереп, бераз ятып торды Алия. Диана каядыр чыгып киткән, Альбина йоклый, Лилия кулына китап алган.
– Әниең бик ягымлыга охшаган? – Алия Лилиягә борылды.
– Әйе, бик әйбәт кеше минем әнием!
– Татарча матур сөйләшәсең, Лилия, шәһәрнеке булсаң да.
– Гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, әни шулай өйрәтте.
Коридорда кемдер:
– Ашарга! – дип кычкырды.
– Ашханәгә барып килик, булмаса, – диде Алия, – ашыйсы да килми инде.
– Әни дә тутырып алып килгән, соңрак капкаларбыз әле, Альбинаны да уятыйк...
Кичке якта, май кояшы кебек балкып, бүлмәгә Фәнилә килеп керде.
– Авылдашым, күршем, – дип таныштырды аның белән Алия.
Фәнилә бүлмәдәгеләрнең хәлләрен сорашты, кызыклы нәрсәләр сөйләп, кызларның кәефләрен күтәрде. Бераздан шалтыратасым бар сылтавы белән, Алия палатадан чыкты. Лилия белән иркенләп сөйләшсеннәр диде. Коридорда Руфина белән озак кына гәп саттылар. Руфинадан Рәфисне сораштырды.
Фәнилә чыкканчы, Алия палатага кермәде. Ниһаять, ишектә Фәнилә күренде.
– Ярый, әйттең, Алия үскәнем, сөйләштек, барын да аңлаттым. Руфина турында әйттем.
Икенче көнне Лилия белән Руфина коридорда озак сөйләштеләр...
Дәваханәдән чыгып, бераз вакыт үткәч, урамда Мөслимә апаны күрде Алия. Лилияләрне дә сораштырды. Телефоннан хәбәрләшеп торабыз, кыз үстерп әйбәт кенә яшәп яталар, дигәнне ишеткәч, бик сөенде...
***
– Кайтып та җиттек!
Алия йокысыннан уянгандай булды.
– Рәхмәт, балалар, бик уңайлы туры килде бүген. Уйламаганда базарда очрап, капка төбенә хәтле утырып килдек менә. Исән-сау йөрегез берүк!
Апалар, рәхмәтләр укый-укый, машинадан төштеләр.
– Тау белән тау гына очрашмый диләр бит, кеше белән кеше очраша, – диде үзалдына Алия.
Ире елмаеп куйды:
– Юк, Алия, таулар да бер очрашадыр ул...
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
Читайте нас: