Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 апрель 2020, 17:30

Гөл МИРҺАДИ. Бәлки...

...Килми кыска гомеркәйдәЯлгызлыктан өшисем...

БӘЛКИ...
Бүген бар без, иртәгә – юк.
Гомер бер мизгел генә.
Нигә гаепләргә сине?
Ник миңа өзелергә?
Белмибез күкләр астында
Ничә сәгать яшисен.
Килми кыска гомеркәйдә
Ялгызлыктан өшисем.
Килми сарыф итәсем дә
Нәфрәткә минутларны,
Алып ташлыйм йөрәгемнән
Бер кыйммәтсез утларны.
Онытабыз фанилыгын,
Бу дөньяда без – кунак,
Буш уйлар белән янабыз,
Бетерми төптән уйлап.
Әй, юкларга әрнибез дә
Йөрәк көчен түгәбез,
Кадерле гомер узганын
Соңлап кына күрәбез.
Бер көнлек бу дөньяларның
Белмибез шул кадерен,
Айныйбыз бик азга гына
Күреп дус, сөйгән, туганның,
Якыннарның каберен...
Айныйбыз бик азга гына!
Дөнья баса үкчәгә,
Безнең тормыш корылган бит
Мәңге җитмәс акчага...
Тукта, җаным! Шул мизгелне
Тойсын йөрәкләр бергә!
Кеше сөелеп яшәргә
Килгән бу матур җиргә!
Кичер, булса гөнаһларым,
Гаепләмә, үртәмә.
Туктат дөнья мәшәкатен,
Шул минутта иркәлә!
Соңгы тапкыр кочагыңа
Алган кебек иркәлә...
Бүген яшим. Бәлки, иркәм,
Мин булмамын иртәгә.
ҮЗЕМ ТУРЫНДА
Эчмәсәм дә, кирәк чакта
“Исерек” була беләм.
Сиздермим дип, әрнүләрне
Гел эчкә йота киләм.
Кешеләр дә катлы-катлы,
Катлаулы дөньялары,
Дөнья булгач сала икән
Күңелгә яраларын.
Ярый әле вакыт-дәва
Төзәтә яраларны.
Хәтта дошман белән вакыт
Якынайта араны.
Бизгән чакта дөньясыннан
Үз-үземә бикләнәм.
Каравыл кычкырыр чакта
Елау белән чикләнәм.
Кайбер чакта хәмерсез дә
Исерек кебек шашам.
Тамчы гына бәхеттән дә
Зәңгәр күкләргә ашам.
Күңелемә хәсрәт тулса –
Ашыгам таратырга,
Урын калсын өчен тагын
Дөньяны яратырга.
СӨЮ
Карашларың белән тартып,
Күзләреңә караттың.
Күңелемне язлар итеп,
Сандугачлар сайраттың.
Күкрәгеңә башым салып
Йөрәгеңне тыңладым.
Ай бу дөнья – зәңгәр ялан,
Кыңгыраулар чыңлады.
Йөрәкләрдә язгы ташкын
Кышның зәңгәр кичендә.
Дулкыннарга кунып, җаным
Очты диңгез эченә.
Оныттырып бар дөньяны,
Исерттең сөюеңә.
Әйләндердең җанны-тәнне
Мәхәббәт биюендә.
Дәрьялар гизеп кайттым да
Җаным кунды йөрәккә.
Башым салдым минем өчен
Мең кадерле беләккә.
***
Гөлнара Шәймөхәммәтова (Гөл Мирһади) Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында туган. Төп һөнәре – укытучы. Башкортстанның мәгариф алдынгысы. Тормыш иптәше Филүс Әхнәф улы белән унбер балага – үзенекеләргә дә, авыр язмыш хәлендә калганнарга да – җылы учак бирә. “Балтач таңнары” гәзите редакциясендә эшләде. Бүгенге көндә Иске Балтач Мәдәният йорты директоры. “Адашкан сер” исемле проза җыентыгы, "Уйларым-сәйләннәрем" шигъри җыентыгы авторы. Әсәрләре республика басмаларында даими дөнья күреп тора.
Читайте нас: