Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 апрель 2020, 18:37

Уйларның очына чыкмалы түгел...

Американың бер авианосецына кадәр коронавирус үтеп кергән, димәк, вирус коралдан да көчле.

Минем бу язмама “Вк”дагы дусларым Клара Филиппова һәм Лилия Гайфуллина фикерләре сәбәпче булды. Клара Филиппова вирусның көчәюе яшәешне тоткарлый, икътисади авырлыклар тудыра дип исәпли. Бу сүзләр белән килешмәү мөмкин түгел.
Аңа Лилия Гайфуллина: “Клара, бәлки вирус кешелекне дөрес юлга салыр, уйланыр өчен Күктән җибәрелгәндер, дигән фаразлау бар...” ди. Бу сүзләр дә уйланырга азык бирә.
Чыннан да, уйланыр урыннар күп. Кайбер ширкәтләр ябылу сәбәпле икътисадка авырлык килүе бәхәссез. Ләкин стратегик тармаклар эшләвен дәвам итә. Икмәк пешерелә, сыерлар савыла, кибетләргә азык-төлек кайтып тора. Нефть чыгарыла, электр станцияләре эшли, гәзит-журналлар чыга. Ил чикләре саклана. Авыллар чәчүгә төште.
Коронавирус аркасында танк, автомат, истребительләр чыгарылган заводлар туктау белән дә ил яшәүдән туктамый. Коронавирус сугыш кайгысын да оныттыра, Сүрия дә игътибардан читләште. Американың бер авианосецына кадәр коронавирус үтеп кергән, димәк, вирус коралдан да көчле. Ә иген үстерми, мал асрамый яшәп булмый, чөнки тамак туйдыру беренчел.
Ниндидер глобаль катаклизм булса, шәһәрдә яшәп булмаячак. Ут өзелсә, нефть тә, бензин да булмый, йортларны җылыту да, фатирларга су килү дә, хәтта бәдрәф тә эшләүдән туктый. Икмәк комбинатлары, сөт җитештерү заводлары турында әйткән дә юк. Ә авылда яшәп була. Мал асрап, ат җигеп булса да иген үстереп. Ул вакытта инде бүгенге кебек ташландык басулар да булмас, бер карыш җирдә чүп тә үсмәс иде. Димәк, кешене авыл яшәтә ала. Ләкин аны калдырып китәбез һәм авыр чакта авылга тылга караган кебек карыйбыз...
Туган авылымда ат сабаны һәм тырмасы саклана. Аны ташларга кулым бармаган иде... Кирәге чыкмасын, экспонат буларак кына карарга язсын иде...
Уйласаң, уйларның очына чыкмалы түгел...
Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text
Читайте нас: