Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 март 2020, 11:30

Өч хәреф

Мин, ниһаять, туган авылыма урап кайтып төпләнгәндә, ахирәтем дүрт баланың газиз әнисе иде инде. Тормыш иптәше – гади генә, зәңгәр күзле, ут кебек җирән чәчле ир-егет. Ә холкы, мин сиңа әйтим... Ахирәтемне урам баганасыннан гына түгел, үзенең күләгәсеннән дә көнли иде бугай...

Өч хәреф
Дөнья дигәнең бик кызык бит ул. Менә минем бик якын ахирәтем бар иде. Иде дип, әле дә исән ул. Бәләкәй чактан ук бергә уйнап үсеп, бергә белем алып, буй җиткердек. Бераз исәйгәч, бер үк егетләргә шаярып күз атып, үлеп гашыйк булдык. Мине язмыш туган җирдән еракларга алып китте. Дус кызым авылда калды.
Мин, ниһаять, туган авылыма урап кайтып төпләнгәндә, ахирәтем дүрт баланың газиз әнисе иде инде. Тормыш иптәше – гади генә, зәңгәр күзле, ут кебек җирән чәчле ир-егет. Ә холкы, мин сиңа әйтим... Ахирәтемне урам баганасыннан гына түгел, үзенең күләгәсеннән дә көнли иде бугай. Хәләл җефетенә иң ягымлы сүзе – өч хәреф. Шул өч хәрефне эзләп йөреп, вакытында өйгә кайтмаган, юмаган, җыймаган. Кыскасы, бәйләнергә кырыкмаса-кырык сәбәп таба да тора һәм шул өч хәрефен эшкә җигеп, ахирәтемне битәрли иде. Ә ахирәтемнең эше җиңелләрдән түгел, фермада яшь бозаулар карый. Маллары чирләп китсә, кизүдә торып, вакытында кайта алмый калган чаклары да була.
Әгәр инде әзрәк “тамак чылатып” алса, беттең... Ике көннең берендә ахирәтем балалары белән чормага менеп китә я абзарда яшеренеп кала. Кыш көннәрендә күршеләрнең базына кереп кача. Ә тегесе дөнья бетереп эзли. Табып алса, миһербанлылык көтмә инде, ватып-сындырып ташлый, һич аямый. Күршеләре дә бик теләп яшермиләр качкыннарны. Чөнки аларга да өлеш эләгә. Күрше белән күрше ызгалашып, ачуланышып яшәү беркемне дә бизәми.
Менә шулай итеп, ир суккан җир тәмугта янмас, дип, ахирәтем сабырланып яши бирде. Вакыт үтте. Бәләкәй балалары ир-егетләр, матур кызлар булып үсеп җиттеләр. Тик әти кеше генә үзгәрмәде, холыксызлануын дәвам итте. Үзенчә яшәде, үзенчә гомер сөрде. Һәм бервакыт шул өч хәрефе үзенең башына җитте дә бугай. Күршеләренә шәһәрдән, ерак Себер якларыннан кунаклар кайтып төшкән. Билгеле инде, кунак ашына күршеләр дә чакырыла.
Әзрәк сыйланып алгач, бу әтәчләнә башлый. Ә кунак егет тынычландырмакчы була, күрәсең, бер-ике сүз әйтеп куя. Монысына шул җитә кала, теге өч хәрефенә янә “яшь әтәч” дип тә өсти. Егет моңа бер генә очып куна. Шул яшь әтәчнең “чукуын” күтәрә алмады, бахырың. Озак кына авырып ятып, мантый алмыйча җантәслим кылды. Иптәшенең вафатына бик кайгырмас, дип уйлаган идем ахирәтемне. Әй дөнья, үзенең сәер якларын күрсәтә дә тора шул. Үлгәннәрне һич тә начарлык белән искә алмыйлар, тик шулай да, бер рәхәтлек тә күрсәтмәгән ирен сагынып, көне-төне елап, ычкына язды бу. Балалары әниләре янына чиратлашып кайтып, куна-төнә йөрделәр. Вакыт үтү белән бераз тынычланды ахирәтем. Хәзер еламый инде, күңел кичерешләрен ак кәгазьгә терки:
Кояш йөзле җанкисәгем,
Китәсеңне белмәдем.
Яратуың көчле булды,
Ялкынында дөрләдем.
Бигрәкләр дә йомшак булдың,
Бер авыр сүз әйтмәдең.
Ирекле коштай яшәдем,
Көнләп тә йөдәтмәдең.
Йокла, җаным, тыныч йокла,
Сиңа атап җыр язам.
“Иркәм”, дигән сүзләрең дә
Сагындыра бит тәмам.
Белмим, мәхәббәттерме ул, әллә соң әти-әнисенең тәрбия нәтиҗәсеме? Бәлки кеше арасында балаларым әтиле булсын, дип түзеп яшәгәндер? Һәрхәлдә, балаларының киләчәге өчен әниләренең сабырлыгы үрнәк булыр, дип исәплим. Әтиләре урам буенда сукбайлыкта йөрсә дә, хәзер андыйлар белән дөнья тулган, яхшы булмас иде. Сабырлык – сары алтын диләр дә бит. Алтын җылытмый да, иркәләми дә. Гомер үтә дә китә, татулыкка ни җитә, дип яшәүләре нинди күркәмлек. Уллары әтиләрен кабатламас, дип уйлыйм. Бик матур итеп яшәп яталар.
Ахирәтем белән һаман аралашып яшибез. Бу язмам берәрсенең язмышына атап язылган кебек булса, гафу итәрсез, бу бары тик туры килү генә булыр.
Флүрә ГАЗИЗОВА.
Дүртөйле районы,
Биектау авылы.
Читайте нас: