Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 март 2020, 13:13

Әй – серле елга

Әй кире кайтарган булып чыкты бер ел элек куенына алган әти мирасын.


Әй – серле елга

Бу вакыйганы Мәчетле районыннан бер авторыбыз язып җибәргән иде.
1979 елның май көннәрендә күпер төзүчеләрнең берсе, безгә әни ягыннан агай-эне булган Мәснәви абый аркылы пычкы сорап алган. Бер кеше куллану өчен бик тә уңайлысын. Әти ялгызы гына булганда һәрчак шул кыска пычкыны алып эшләгән. Хуҗалыкта пычкыга эш көн дә табылып кына тора инде ул. Ә күпер төзүче осталар әтинең күз карасы кебек саклаган эш коралын ялгыш Әй елгасына төшереп җибәргәннәр. Алмашка Мәснәви абый үзенең килбәтсез озын пычкысын китереп биргән. Тик әти барыбер бу югалтуга әрнегәнен белдергән. Дөрестән дә андый уңайлы пычкы каян аласың инде?
1980 елның 1 Май бәйрәме көннәрендә авылга кайткач та Әй буена йөгердем. Йоласы шулай. Читтән кайткан һәр авылдашым су буена төшә һәм озын-озак Әйгә карап биек яр өстендә басып тора. Чөнки су агымы кешенең барлык кайгы-хәсрәтен алып китә, туган җирдән еракларда узган гомерен оныттырып яшьлегенә алып кайта, диләр. Дөрес әйтәләр дигән фикердәмен. Күрәсең, елганың тарту көче гаять зур буладыр. Минем кызым да Мәчетле районындагы туган авылым Әләгәзгә кайтырга ярата, “анда су бар” дип ныкыша иде кечкенә чагында.
Язгы ташкыннан соң суның ярыйсы гына үз урынына кайткан вакыты. Күрәм, яр читендә ташлар арасында пычкы ята, нәкъ әтинең пычкысы, тик су төбендә озак аунаганга күрә тутыгып беткән. Әйтерсең, эшсезлектән, хуҗасыннан аерылганга шулай кара көйгән ул. Әллә Әй кире чыгарды микән үзен? Әкияттәге кебек. Ышанмаслык хәл бит. Йә башка берәүнең мөлкәте булыр дип кагылмадым, тик шулай да өйгә йөгереп кайттым да әнигә су буенда пычкы ятканын әйттем. Икәүләп су буена төштек. Әни аны шунда ук таныды. Әй кире кайтарган булып чыкты бер ел элек куенына алган әти мирасын. Тик куанырга әти үзе генә юк иде инде бу вакытта.
Әтиеңнең эш коралларын саклап барлап торам, кайтып килер дә: “Минем әйберләремне кая куйдың?” дияр кебек, дип әйтә килгән иде әни моңарчы. Ул да бу көнне әтинең, дүрт ел сугышта булганын исәпләп, 40 ел бергә гомер кичергәннән соң, мәңгегә кайтмаска киткәненә күңеле белән һаман ышанып бетмәгәнен аңлатты.
Мәснәви абыйны очратып, эшнең асылын әйттем һәм үз пычкысын кире алуын үтендем. Ул нигәдер алмаган. Берничә ел үтте. Җәй авылга кайткач, аның ат җигеп безнең өй кырыннан үткәнен күреп, йөгереп барып арбасына пычкысын салдым, рәхмәт әйттем.
Әле булса бу хәлнең серенә төшенә алганым юк. Ничек итеп бер ел узгач Әй пычкыны ярга чыгарган? Җитмәсә, хуҗасы да бу дөньядан киткәч.
Вьетнамда “Кылычны кире кайтарган” дип аталган күл бар. Легендасы буенча исем бирелгән аңа. Әллә табигатьтә чыннан да була торган сер микән?

Фото: photokto.ru
Читайте нас: