Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 март 2020, 11:25

Сания ШӘРИПОВА. Акча колы

Килеп урнашу белән, Динис берьюлы ике эшкә урнашты. Заказлар буенча капкалар ясады, рульгә утырды. Авылдагыга караганда, монда кибетләрдә кыйбатчылык хөкем сөрә. Яшь балага кичә алган кием бүген ярамый. Ни арада ай узган, фатир хакы, утына, газына, суына, хәтта чүп савытына чүп салганга да түләргә кирәк. Кулга кергән санаулы акчаны бер ничек җиткереп булмый. Гаиләне бәйләгән җеп нәзегәеп сузылып, кыл хәленә килгән, берәр чарасын күрмәсәң, менә-менә өзеләм дип тора. Җитмәсә, Ислам янына елак Исламиянең дә өстәлүе аркылы төште.

Ләйлә белән Динислам яратышып кавышты. Алар, мәктәптә укыганда ук аралашып йөрде. Яшь аермасы өч ел булуга карамастан, бергәләп спорт ярышларында, төрле мәдәни чараларда катнашып мәж килделәр. Ләйлә бәләкәйрәк булса да бик чәмле, үз дигәненә ирешми калмый, юкны-барны уйлап чыгарырга да аңа куш. Үткер, үзе артыннан теләсә кемне ияртә ала. Ул булган җирдә, кулларыннан киләме, юкмы, тагылырга теләүче койрыклар табылып кына тора. Кыз дәрәҗәсен белә: теләсә нинди әтрәк әләм-чүп сәләмне якын китереп азапланмый, булдырырдайларны гына үз итә. Баскетбол уенчыларныкыдай озын какча гәүдәле Динислам ипле, уйлап эш итә, уйларын тышка чыгарып салмый, шулай да азактан гел чыра кебек кадалып торучы Ләйлә дигәнчә килеп чыга. Динислам мәктәпне тәмамлагач, уку йортлары эзләп йөрмәде, күрше авылда механизаторлар әзерли торган көллияткә документларын илтеп бирде. Укуына тел-теш тидермичә, ел эчендә берничә һөнәр үзләштерде, кулына эретеп ябыштыручы, тракторист, шофер танытмасы алуга, армиягә чакырдылар. Ләйләнең дә укып ми черетеп, әллә ни баш катырасы килмәде, тотты да район үзәгендә сатучылар әзерли торган курсларга китте. Уку барышында кибет саен сатучы кирәккән белдерүләргә игътибар итеп торды. Акча сугу серләрен өйрәнәсе килде. Аны, бәрәңге сабагындагы кондызлар шикелле ишле, адым саен малтабарлар ачканы кызыксындырды. Буш вакытында шунда барып, бөтерчектәй бөтерелә-бөтерелә, кайда нәрсә сатылуын күзәтте. Аның әйбер алмыйча гына, атлаган саен боталып, борын тыгып йөрүен яратмадылар шикелле. Берчак техникага кирәк-яраклар сатылган урында, төрле зурлыктагы шөрефләрне карап торганда:
– Нәрсә, кызый, киләсең дә күзең белән шул тартмаларны чокыйсың. Чәлдерергә исәбең барлыгы маңгаеңа язылган? – дигәнгә, сискәнеп китте. Үткерлеге аның каушавын, сыпырып алгандай, каядыр куып җибәрде. Уйламый да теленә килгән сүзләрне тезәргә тотынды:
– Маңгайга язылганны укый белсәгез, монда тимер-томыр сатып утырмас, әллә кайчан күрәзәче булып китәр идегез әле, – шуннан кинәт "син"гә күчеп, – күп лыбырдап утырсаң, эшсез дә калырсың, – дип, килешле кофтасы төсендәге иннекле авызын кыйшатып, елмаеп куйгандай итте. Бу сатучыны чыгырыннан чыгарды, ул елан кебек ысылдап, нахак икәнен белсә дә, кәмсетергә, тагы да катырак бәрелергә кереште:
– Кая, кесәңне әйләндереп күрсәт, бик тугры булсаң, – дип агуын чәчте.
Үз-үзен гел яклый белгән Ләйләне агу алдыра алмады. Ул чамадан тыш тыныч күренде, беренче дәрестә үк “покупатель всегда прав”, – дигән төшенчәне яхшы үзләштергән иде.
– Тәки, эшсез каласың килә инде синең? – дип, сатучыга угын батырып, ачуын кабартты.
Тәнзилә биредә хуҗабикә, сатучысы чыкмаган көннәрне үзе саткалый, тагы берничә урында сату нокталары бар. Ул зәвык белән киенә белә. Ни кисә дә төз ыспай гәүдәсенә сылашып килешеп тора. Үзеннән сизелер – сизелмәс кыйбатлы чит ил хушбуеның йомшак исе бәрелеп китә, гел елмаеп көлеп кенә тора. Әле дә оста итеп, күзләрен очкынлаштырып, тиргәшсә дә авызындагы ясалма матур тешләре колагына җитә язган. Байлыгы да мактанырлык. Берничә машинасы бар. Товар ташый торганы аерым, кеше күзен кызыктырып йөри торганы аерым. Тик күңеленең китек ягы – ул тол хатын. Яшьтәшләреннән күпкә яшь күренсә дә утызны узган тол бичә. Булган барлык мөлкәте мәрхүм иреннән күчкән. Алучысы туры килсә, бүгеннән тормыш корыр иде. Җүнле ир-ат бармы соң бүгенге көндә. Көпә – көндез чыра яндырып эзләсәң дә табыласы башы юк. Кайсы алкаш, кайсы хәерче, кайсы хатынлы. Күңелен кырган бу сәбәпне дусларына сиздеми. Бер хатынның ире үлсә, кырык хатынга көндәш була.
– Кайчан кияүгә чыгасың инде? –дип кызыксынган хатыннарның сүзен, уенын-чынын бергә кушып, авызларыннан бик тиз бәреп төшерә:
– Ашыкмыйм, әлегә миңа сезнекеләр бик җитеп тора, – дип төшенкелеккә бирелми, елмаеп, шул ук вакытта кычкырып көлеп җавап кайтара. Эчендәгеләрен кешеләргә укытмый, читтән бик бәхетле күренә.
Тәнзилә белән Ләйләнең беренче очрашуы шулай булды. Аннан ныклап танышып киттеләр. Хуҗабикә аның сатучылыкка укып йөргән авылдан килгән, акча яраткан кыз булуын белгәч, кул артың җиңел дип, буш вакытларында бер танышының теплицасына кыяр һәм помидор сатучысы итеп урнаштырды. Шуннан аларның юллары аерылышты. Укып бетеп, Ләйлә авылларына кайткач, кеше хакына кермичә, җиңел генә сатучы булып эшләп китте. Эшен яратты, эшендә аны яраттылар. Хуҗасы хезмәт хакын, кергән керемгә карап, вакытында түләде. Динис (кыз сөйгәнен тулы исеме белән түгел, кыскартып шулай дип йөртте, кайчак бөтенләй Денис дип кенә җибәрде) армиядән әйләнеп кайткач, дуслашып йөреп алып киттеләр. Бик озакка сузмыйча, кәләшкә унсигез тулгач, авылны шау-гөр ясап, барлык йолаларга туры китереп шаулатып туй уйнадылар. Авылдашларын сокландырып, матур итеп яшәп киттеләр. Тапканнары ашарга да киенергә, кунакка йөрергә дә җитә. Алар сөеп сөелеп яши, тормыштан канәгать, яшәештән тәм таба беләләр. Аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган ирдән таныш-белеш:
– Әллә чирлисеңме? Усал хатыныңнан өркәсеңме? – дип кызыксынсалар, исе китмәде, җилкә сикертеп җаваплады.
Көтеп алган уллары, суйган да каплаган атасы, Ислам туды. Малай бәләкәч булса да, чыгымнары зур. Аңлатып торырга кирәкми, башыннан үткәргән үзе дә яхшы белә. Ләйлә, бала кырында утырып, эшкә чыга алмый. Динисның белгән һөнәре, җитмеш төрле булуга карамастан, кышын авылда түләүле эш юк. Болай да, цирк куласасындагы клоун сымак, төрле якка сикергәләп карый. Сатарга мунча мичләре, ит ыслагычлар ясады. Алучы юк, белмәссең әллә кирәкми, әллә халыкта акча юк. Кешеләр эшкә чакырса, кулында ут уйната, ашау-эчүгә генә эшләми, туып үскән авыл җирендә, оят булса да, хезмәтенә акча сорый. Ашау-эчүгә генә булмагач, эшкә бик чакырып та бармыйлар. Ләйлә ирен аңлый, әмма моңардан кесәгә акча керми. Ахыр авылдан чыгып китәргә кирәк, һөнәрле кайда да югалмас дигән уртак фикергә килделәр. Бүре, кәҗә, кәбестә турындагы мәзәктәге сыман хәл туды. Ләкин бу бер генә дә мәзәк түгел. Динисның ялгызын гына чыгарып җибәрсәң, аны югалту куркынычы зур. Аның кебек асыл ирләрне мең күзләп, тычкан эләктерергә җыенган мәчедәй сагалыйлар. Каядыр еракка китеп урнашырга, яшәп торыр өй-квартир кирәк. Башта, ныгыганчыга кадәр, һичьюгы район үзәге ярап торыр. Авитодан яшәп торырга бүлмә бирәм дигән игълан тапкач, эшне озакка сузмадылар.
Килеп урнашу белән, Динис берьюлы ике эшкә урнашты. Заказлар буенча капкалар ясады, рульгә утырды. Авылдагыга караганда, монда кибетләрдә кыйбатчылык хөкем сөрә. Яшь балага кичә алган кием бүген ярамый. Ни арада ай узган, фатир хакы, утына, газына, суына, хәтта чүп савытына чүп салганга да түләргә кирәк. Кулга кергән санаулы акчаны бер ничек җиткереп булмый. Гаиләне бәйләгән җеп нәзегәеп сузылып, кыл хәленә килгән, берәр чарасын күрмәсәң, менә-менә өзеләм дип тора. Җитмәсә, Ислам янына елак Исламиянең дә өстәлүе аркылы төште.
Ул чарадан котылуны көне буе ике бала белән, ире тапканны кайда ничек бүләргә белмәгән, өйдә утырган, уйлап чыгару осталыгы булган, Динисның сүзеннән чыкмаячагына ышанган Ләйлә уйлап тапты. Озак уйлады. Балаларын йоклатып, өйдә тынычлык урнаштыргач, күзләрен йомып, диванга барып ятты, акча турында гына түгел, бөтен дөньясын онытып, үзен төрле халәткә кертеп карады. Менә ул биек кыя башында тора. Аяк астындагы төрле кыяфәттәге кабартылган ястыктай болытлар аерым рәхәтлек өсти. Кояш, күзне чагылдырып, тирә юньне яктырта, күк йөзе зәп-зәңгәр, каяндыр шуннан җылылык бөркелә. Кояш алтын җептәй нәзек нурын сузып йөрәгенә казый. Шул нур буйлап йөрәккә көч ага. Шулчак нур өзелә. Теләмәсәң дә, чынбарлыкка әйләне кайтасың, күзләрне ачасы килми, йомган килеш ята бирәсең. Ни хикмәттер, күз алдына ыспай хатынның елмаюы килә, колакка кыткылдап көлгәне ишетелә. Тәнзилә ич бу. Алга табан ни булырын аңларга тели, өлгерә алмый кала, Исламиянең елап уянуы бөтен нәрсәне челпәрәмә итә. Йокламады да бит. Нәрсә булды соң?Бу билге юкка түгелдер. Кәбестәне кәҗәгә бирергә кирәк. Ләйлә әкренләп, сиздемичә Динисын Тәнзилә белән таныштыру юлын тапты. Кибет хуҗасы үзенә товар ташучы шофер итеп эшкә алып, зур хезмәт вәгъдә иткәч, хатыны иренең колагына кат-кат кирт киртләп куйды:
– Минем кем булуым турында Тәнзилә белергә тиеш түгел. Мин сине аның белән гайләбез, акчага интекмәсен өчен таныштырдым. Хатыным ташлап китте дип, бер-ике көн баланы эшкә ияртеп йөрисең, Исламны аның ярдәмендә җайлап кына балалар бакчасына урнаштырасың. Улыбызны балалар бакчасына урнаштыру белән, мин сине, син мине белмәгәндәй кыйланабыз, айрым яшибез, акчаны алыш-биреш итү өчен генә очрашабыз. Акча семья өчен кирәк. Мин әллә кая диңгезләргә китәргә, чит илләргә чыгар өчен сорамыйм, бары интегеп яшәмәс өчен генә, балалар өчен генә дим. Мин синең яклы, күпме тырышырга була, авызны ачсак, дүртебезнекеннән дә үпкә күренә. Кешечә яшәргә була нидер эшләргә кирәк. Миңа бу карарга килү җиңел булгандыр дип уйлыйсыңмы? Акыллым, аңла бу вакытлы күренеш, бераз мая туплыйк, аннан без бөтенләй башка урында, башкача яшәячәкбез. Менә күрерсең… Җептән элмәк эшләү ирләр эше, җепкә кер юып элү хатыннар эше. Мин ныклап уйладым, безнең башка юл юк. Мин уйнап сөйләмим.
Ләйлә моны, урынга яткач, иренең иркәләнәсе килгән вакытны туры китереп әйтте. Динис бу сүзләрдән соң телсез калып, әпәгә әйләнде, секунд эчендә йокысы качты, тәне камыр йомшап камыр булды, бушаналмас дәрәҗәгә җитте. Хатын эндәшә алмаган ирен ышандыруын дәвам итте һәм күндерде.
Алар, йоклый алмыйча, озак сөйләшеп яттылар, киләчәккә планнар кордылар, елашып та алдылар. Уйлаганнарын тормышка ашыру өчен, Ләйләгә күпмегәдер район үзәген калдырып торырга кирәк дигән карарга килделәр. Икенче көнне, әтисе эшкә китеп, кызын йоклаткач, Исламны итәгенә утыртып, ныгып җитмәгән аркасыннан йомшак куллары белән иркәләп сөйде, нәзек бармаклары белән атасыныкыдай кап-кара чәчләрен сыйпады, яшь каплаган моңсу соры күзләрен яшереп, ара-тирә төссез иреннәрен аның башына тидерә-тидерә уйлап чыгарган уйдырмасын сөйләргә кереште:
– Улым, син зур егет инде хәзер, абый кеше. Абый кешеләр көчле була. Сеңлең авырый, аны шәһәр хәстаханәсенә алып барып дәваларга кирәк. Миңа аның белән китмичә ярамый. Ул терелгәч, дәваханәгә барырга туры килә. Без озак кайтмый торабыз. Син егет бул, елап йөрмә. Мин сине ияртеп йөри алмыйм, аңларга тырыш, улым, ярыймы. Озак торгач, Исламия савыккач, без кайтырбыз. Без кайтуга тагы да зур үсәрсең. Еламассың бит, үскәнем, – дип озак үгетләде.
Шул көнне ул Динислам күтәрмәләп (оптым) товар ташый тоган шәһәргә юл тотты. Планнары тормышка ашты. Ләйлә тормыш иптәшенен тилмереп көтте. Ире эш белән килгәндә, мул гына акча калдырды, йөрәкләре атылып чыгар дәрәҗәгә җитешеп, өзелешеп яратыштылар. Исламын үлеп сагынды, ләкин акчалар исәбенә ризалашмый чара юк. Ире аша аның турында бар яңалыкны белеп торды. Балалар бакчасына тәү барган көнне кызык булган. Тәрбияче балаларның фамилияләрен сорый икән. Фамилиясен әйткән бер бала артыннан артабан (дальше) дип кабатлый икән. Бакчадан кайткач, кемнәр белән дуслаштың дип сорагач, анда кызлар, малайлар – барсы да Артабаннар дип шак катырган.
Динислам товардан соңлап кайтканда, Исламны бакчадан, машинасы белән барып, Тәнзилә ала. Балага сусаган хатын аның һәр кыллыгыннан, эче катып, күзләреннән яшьләр чыкканчы, чын күңелдән, гадәттәгечә, озак итеп, рәхәтләнеп көлә; туңдырма белән сыйлый, әнисе турында сорап йөрәген җәрәхәтләми, яшәгән җирләренә илтеп куя, әтисе кайтканчы, янында әкият укып утырып тора. Ислам аның китек язмышлы тормышында күктән төштән фәрештәдәй тоела. Шуңа Динисны, эшсәфәргә җибәргәндә, арт ягы юеш икәнен сизми, соңга калып кайтырлык итеп оештыра. Андый чакта Ләйлә белән Исламиянең башы күккә тия. Исламиянең тиресе тегелмәгән: тәпи китте, сакауча аңларлык итеп супалый. Әти, китмә, кал дигәнне харап ап-ачык итеп әйтә.
Бүген дә малайны таныш апасы алды. Машина белән капка төбенә килеп туктагач:
– Ислам, бар әнә анавы ишек төбенә йөгер. Кара ничек ямьсез итеп, яшенле яңгыр килә. Мин машинаны гаражга кертәм дә, керәм, – дип, өй ачкычын биргән иде, малай аны шак катырып, русчалатып:
– В такую погоду, я тебя не оставлю, – димәсенме. Колакларына ышанмады. Моңа кадәр аның яклаучысы булдымы. Нәнинең сүзләре үзәгенә үтеп керде. Араны тагы да якынайтты. Ул беренче тапкыр көлмәде, үз-үзен кызганды. Алар яңгырга эләкмәделәр. Ислам, өйгә кергәч:
– Бу синең өймени? Зур икән. Бер үзең курыкмыйсыңмы? Курыксаң, мине чакырырсың. Вәт яңгырны алдадык, әйме, апау? – дип, шатлыктан көлеп җибәрде дә шып туктады. –Апау, нигә минем көлдергеч, тиз бетә. Синеке бетми дә бетми, – дигәч, Тәнзилә түзә алмыйча, сыны катып көлде. Аннары ул шоферына шылтыратып хәлен белде. Юлга чыгарга гына җыенуын белгәч, яңгыр явуны сәбәп итеп, куна калырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, йөрәксез, таш бәгырьле инәсе ташлап качкан малайдан айрыласы килмәде.
Динислам белән Ләйлә, гомердә булмаганча, яратышып төн үткәрделәр. Борынны кытыклап, бөтен өйне тутырып, тәмле аш исе таралды. Акчадан мая ярыйсы ук тупланган, тагын аз гына өстәлсә, хуш район үзәге, хуш акчалы иткән эш. Башкача айрым-айрым яшәүләр юк. Тагы әз-әз генә акча кирәк. Ләйлә үзе дә, кызын түләп каратып, сатуга урнаша. Татлыдан татлы хыяллар. Урында яткан килеш күз алдына килгән алдагы планнар... Тик… Их тормышта шул тикләр, ләкиннәр, әммалар булмасын икән дә бит. Кызганычка каршы, очрый шул. Чираттагы килүендә ир хатынын тереләй суйды. Кәҗә буларак, үз теләге белән бүре авызына керергә булган. Тәнзилә аның үзе белән яшәвен тели. Ул чагында бик күп акчалы булачаклар. Ләйлә ике ут арасында калды. Ирне дә бирәсе килми, акчалы да буласы килә.
Тәнзилә белән Динислам, пар күгәрченнәр кебек үк булмаса да, берни булмагандай, чиләгенә күрә капкачыдай яшәп киткәч, Ләйлә өчен тормышның кызыгы беткәндәй тоелды. Ире килсә, кызын сөеп туя алмый, элекечә үк булмаса да (һәр хәлдә аңа шулай тоела) аны да ярата, акчасын, бүләген кызганмый. Бер килгәч, ул айрылышуны таләп итте. Хатын үз бәхетен үзе ашарга теләмәде, иреннән боз салкынлыгы бәреп торса да, моның белән килешмәде. Хәзер Динислам да элекеге хатын сүзенә буйсынып яши торган ир түгел. Ышандырып сөйли белә:
– Тәнзилә белән минем язылышуым синең белән минем өчен кирәк, балаларыбыз өчен кирәк. Безнең бәхетебез өчен кирәк. Әгәр аның белән берәр хәл була калса, бар мөлкәте минем исемгә күчә. Бары бераз көтәргә генә кирәк. Мин уйнап сөйләмим. Аннан башкача айрым-айрым яшәүләр юк. Күпме түздек. Тагы бераз сабыр итик, бергенәм.
– Уйлармын, иртәгә килерсең, аңлашырбыз. Бүгенгә башыма барып җитмәде, – дип сер бирмәгәнгә салышты, коры гына кире борды.
Ирен озаткач, ул төрлечә уйлап карады. Чынлап сөйлиме? Алладан курыкмаганнан куркырга кирәк. Әгәр алдашса? Безне бөтенләй ташлап китсә? ”Алтын балык” әкиятендәге карчык кебек ярык тагарак кырында калсаң? Алдашмаган очракта да кеше бәхете белән бәхетле булып булырмы? Башта меңләгән уйлар биеде.
Иртән Ләйлә ике ел элек, өйдән чыгып киткәндә, кигән ак җирлеккә мәк чәчәкләре төшкән күлмәген киде, ак муенсасын такты, чәчен нәкъ шул чактагыча итеп җыйды, кызын кучактай киедереп, ак бантиклар такты. Район үзәгенә юл тотылар. Автобус аларны китереп җиткергәндә, бакчадан балаларны алыр вакыт булып килә иде. Ислам ерактан ук күреп алды, бөтен көченә:
– Әни, мин сезне көндә сагынып көттем. Еламадым, кыен булганда да еламадым. Сезгә бүләккә күп итеп рәсемнәр төшердем. Менә монсы Исламиягә, – дип кесәсеннән кәнфит чыгарып бирде. – Сез башкача китмәскә кайттыгызмы?
Ләйләнең бугазына төер тыгылды. Яңагы буйлап агып төшкән яшьләрен тыярга көч тапмады. Улын, киткәндәге кебек яратып иркәләде, бармакларын тарак итеп, җитеп килгән чәчен тарады, кочагына кысты. Күңеленнән яшен тизлегендә, мин аны акчага алмаштырырга хакым бар идеме дигән уй йөрәген ярып узып китте. Малайны алырга елкылдап торган көмеш төсле машинасында Тәнзилә апасы да килеп туктады.
– Апау, әнием кайтты, сеңлем терелгән, – дип сөрәнләде. Тәнзилә кайчандыр сатучылыкка укыган авыл кызын таныды, ләкин Исламның әнисе итеп кабул итмәде. Ләйләнең күзе башта килешле итеп тегелгән алсу күлмәкне килешле генә төртеп торган түгәрәк корсакка төште, аннары аптырау катыш караган күзләргә күчеп, туп-туры карап дүртесе бергә очрашты. Болай басып тору уңайсыз иде. Җитмәсә аңлашырга кирәк. Барсы да машинага утырдылар. Тәнзиләләргә кайткач, Исламияне абыйсы, күңелен күрер өчен, үз бүлмәсенә уенчыкларын күрсәтергә җитәкләп алып кереп китте. Хуҗабикәнең сораулы карашына Ләйлә ике ел эчендә булган вакыйгаларны, кем әйтмешли, ничек булган шулай түкми-чәчми, артырмый да киметми дә сөйләп бирде. Азактан:
– Мин айрылышуга каршы түгел, миңа башкача аның кирәге юк, үзең кара, балаларымнан да кадерлерәк берни дә юк, пакыч ул, – дип фикерен белдергән мәлдә, бусагада Динислам күренде. Җаны әрнегән Тәнзилә аны ишектән уздырмады, иртәгә үк исәп-хисап ясарга, үзе теләп эштән китәм дип гариза язарга кушты. Берничә көннән таныш юл полицияләре аркылы аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте.
Иренә карата күңеле каткан Ләйлә балалары белән Тәнзилә, кыз алып кайтып, аны аякка бастырганчы аларда яшәп торды.
Хатыны айрылышу турында гариза язмагач, Динислам аның белән яшәп, балаларын ятим итмичә, үзе карап үстерү өмете белән яна. Тик әлегә юньле эш таба алмый. Эш бирүчеләр компьютердан аның машина йөртү таныклыгын алдырганын белгәч, эшкә алырга ашкынып тормыйлар.
Тәнзилә үзенең сабырсыз кыйлануына үкенеп туя алмый. Ашыкты, ашка пеште, уйлап эш итмәде. Динислам кансыз ир түгел, Ләйләне ышандырган адымга бармас иде, аңлашырга кирәк булган дип уйлый. Ахырда уйларының дөреслегенә ышанып та бетми, акча өчен кешеләр ни генә эшләми.
(Автор орфографиясе һәм стиле сакланды.)
Читайте нас: