Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 март 2020, 23:23

“Надан” кияү күрмәгәнне күрсәтә

Кызның апасы сеңлесен надан егеткә кияүгә чыгудан “коткарып”, аны авылына алып кайтып китә.

Бу вакыйганы Дәүләкән шәһәрендә яшәүче Фаил ХӘМӘТДИНОВ язып җибәрде.
Безнең Дәүләкән районы авылларының берсенә югары белем алып кайткан бик матур бер кыз укытучы булып килә. Аңа яңа гына хәрби хезмәттән кайткан, эш сөючән, гармунны да оста тартучы бер егетнең күзе төшә. Алар бик тиз дуслашып китә, туй ясау турында да уйлана башлыйлар. Кызның апасы, бу хәлләрне ишеткәннән соң, сеңлесен надан егеткә кияүгә чыгудан “коткарып”, аны авылына алып кайтып китә. Егет кичке мәктәптә укып урта белем ала, Уфага китеп, Башкорт дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый. Гаилә кора. Бик чибәр һәм эшкә уңган кызга өйләнә. Берсеннән-берсе матур, акыллы балалар үстерәләр.
Авыл клубында 25 ел бергә яшәгән гаиләләр хөрмәтенә чара оештыралар. Ул бик күңелле уза, анда гаиләсе белән әлеге егет һәм аның тәүге мәхәббәтен җимергән хатын да катнаша. Әлеге хатын җаен туры китереп: “Ачу сакламыйсыңмы?” – дип сорый. “Юк. Синең сүзең укып белем алырга ярдәм итте. Бик уңышлы өйләндем, берсеннән-берсе гүзәл балалар үстерәбез. Тормыш юлымның шулай булуына сиңа зур рәхмәт!” – ди егет.

Фото: stihi.ru
Читайте нас: