Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 март 2020, 23:29

Дөньяга билгеле күрәзәләр

Билгеле күрәзәче Нострадамус яшь француз монахын очраткач, аның алдында тубыкланып баш ия.

1563 елда адмирал Колиньи французларның хәрби башлыгы, дин әһеле Мишель Грелне асарга боера. Мишель үләр алдыннан адмиралга: “Озакламый сине дә үтереп тәрәзәдән ыргытачаклар, ә гәүдәңне тураклап агачка эләчәкләр”, – ди. Күп тә узмый, адмиралның башын чабып өзәләр, акылыннан язган халык аның гәүдәсен тураклап, агачларга элеп куя.

* * *
Билгеле күрәзәче Нострадамус яшь француз монахын очраткач, аның алдында тубыкланып баш ия. Бу хәлне күрүчеләр гаҗәпләнеп моның сәбәбен сорыйлар.
– Мин бөек кешегә баш иям, – ди Нострадамус.
Бераздан бу монах Рим папасы Сикста V булып китә.

Фото: nlo-mir.ru
Читайте нас: