Барлык яңалыклар
Дөнья бу
9 март 2020, 19:09

Юләргә төрмә янамый

Чынлап та, бер 10-15 көннән мине милициягә чакыру кәгазе килде. Нишләргә? Әни тагы Мәҗит абзыйларга кереп китте. Өйдә кара кайгы.

Арып-талып машина белән Уфадан кайтып килгәндә юл буенда кул күтәреп торучы кешегә тап булдым. Җәяүле кешенең хәлен яхшы белсәм дә, кәеф бик шәп булмаганлыктан, теләр-теләмәс кенә туктадым. Бәрәкалла, ярый әле туктаганмын! Ул үзебезнең Миңнеяр абзый булып чыкты. Үтеп китсәм, бик тә оят буласы иде. Без –авылдашлар, абзыйны бәләкәйдән үк беләм. Алтын куллы, җор телле, бик шаян кеше. Эшләмәгән эше, белмәгән һөнәре юк. Әле дә машинага утырып та өлгермәде, исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашу белән төрле кызык-мызык хәлләр сөйләп, күңелне күтәреп тә җибәрде. Аның белән сөйләшеп, үзем яшәгән Кайраклы авылына кайтып та җиттек. Миңнеяр абзый туган авылына илтеп куюымны үтенеп сораса да, ай-ваена карамыйча, хәзер үзем яшәгән күрше авылдагы йортка куна алып киттем.
Без юл тузаннарын каккалап, кул-битне чайкап алырга да өлгермәдек, хатын табынга чакырды. Гадәттәгечә, безнең якта табынга куясы икмәкне өй хуҗасы телә. Мин дә хатынның әле генә мичтән чыгып, суынырга да өлгермәгән, хуш исләр аңкытып торучы күмәчен күкрәккә терәп телемли башладым. Өй эченә яңа пешкән күмәч исе таралды. Өстәл артында авыл хәбәрләрен сөйләп утырган Миңнеяр абзый тынып калды. Мин әле генә өстәлгә куйган күмәч телемен кулына алды да:
– Их туганнарым, бар иде бит шушы бер телем икмәккә тилмереп йөргән чаклар! – дип, авыр гына көрсенеп куйды. Бер мизгел тын гына торганнан соң, Миңнеяр абзый сүзен дәвам итте:
– Әйе, хәзер әйбәт яшибез. Менә бит – өстәл тулы сый-нигъмәтләр. Рәхәтләнеп аша-эч, беркем бер сүз әйтми. Ә бит шушы икмәк өчен чак кына төрмәгә утыртмадылар мине...
...Сугыштан соңгы еллар. Миңа 14 яшь тулып килә. Безне ФЗУда укытырга җыеп алып киттеләр. Бармыйча да булмый. Бармасаң, шунда ук я торф чыгарырга, я урман кисәргә җибәрәләр. Ни эшлисең, карышып булмый. Ә без бит гаиләдә 8 бала. Әти сугышта һәлак булды. Миннән соң әле берсеннән-берсе бәләкәй тагы дүрт бала. Картинәй дә безнең белән. Өстәвенә, әнинең сәламәтлеге дә бик шәптән түгел. Бәләкәй генә өйдә бер көтү халык.
ФЗУга китереп урнаштырдылар. Без – авылдан килгән малайлар беребездән-беребез ябык. Ачлыктан бөтенләй хәлсезләнгәннәре дә хәтсез генә. Менә шуны чамалап, безгә бишәр буханка ипи бирделәр, ашаттылар. Тагы да өр-яңа матрас, аның өстенә җәяргә япмалар тоттырып, ниндидер бер заводның тулай торагына җибәрделәр. Киттек шунда. Ә аркага күтәргән биш буханка ипи һич тынгы бирми, малай. Без монда шулкадәр зур байлык күтәреп йөрибез, ә авылда сеңелкәш- энекәшләр ачтан шешенер хәлдә. Җитмәсә, юлда очраган бер абзый матрасны сатуымны сорады. Ниэшләргә? Аптыраган. Теге кеше, матрасларыбызны сатсак, тагы ике буханка ипи дә бирергә ышандыргач, ризалаштык. Әлшәй районыннан бер иптәш егет белән матрасларны саттык. Абзыебыз сүзендә торды, икешәр буханка ипи бирде. Шул матрасларны саткан акчаны кесәгә салып кайтып киттек. Өч тәүлек дигәндә, ике буханка ипине юлда ашап, өйгә кайтып җиттем.
Ул көнне өйдә бәйрәм булды. Рәхәтләнеп кичке ашны, ягъни балтырган шулпасын, ипиләп ашадык. Тик минем бу кадәр ипи күтәреп кайтыуым әнине хафага салды.
Ятар алдыннан әни мине тышка алып чыкты. Җайлап кына сораштыра: кайдан, ничек ипи кулга килеп кергән? Ә мин үземнекен сөйләп торам.
– Тегендә баргач бирделәр, – дим.
Башка ләм-мим сүз дә әйтмим. Әни үзе мине чыбыклый, үзе елый-елый һәм такмаклый:
– Артыңнан килсәләр, нишләрсең? Безнең турыда уйламадыңмыни? Төрмәгә утырталар бит үзеңне! Башың Себердә чериячәк бит! – ди.
Мин һаман үземнекен сөйлим. Әни, аптырагач, күрше Мәҗит абзыйларга кереп китте. Ул колхоз рәисе булып эшли. Янәсе, ул нәрсә әйтер.
Мәҗит абзый да әнине тынычландырмаган, киресенчә, күңеленә шом салып чыгарган.
Чынлап та, бер 10-15 көннән мине милициягә чакыру кәгазе килде. Нишләргә? Әни тагы Мәҗит абзыйларга кереп китте. Өйдә кара кайгы. Түләтә башласалар, шулкадәр акчаны каян аласың?! Бу юлы Мәҗит абзый минем керүемне сораган. Башны иеп барып кердем Мәҗит абзыйларга. Ул иң тәүдә бик яхшылып мине ашатып, чәй эчерде.
– Я, энем, сөйлә. Нәрсә булды ФЗУда? – ди.
Мин берни яшермичә, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирдем. Бераз тын торгач, абзыем көтмәгәндә:
– Син, энем, кубыз уйныйсың бит әле? Ясаган кубызларың бармы? – дип, әлеге хәлгә һич кысылышы булмаган сорау биреп куйды. Мин, аптырап:
– Әйе, бар, – дим.
– Менә нәрсә, энем. Син миңа үпкәләмә, мин дөресен әйтергә тиеш. Шунсыз булмый. Синең кыяфәтең “тегендирәк” кешегә охшап тора. Ягъни, түбәсе азрак кыйшайганрак кешегә охшагансың. Кыскасы, сантыйрак кешегә охшап торасың, дип әйтүем. Шулай булгач, син, туганым, “дуганы” шул якка таба бөк. Азрак кылансаң, килештерәсең. Мин таныш милиционерлардан сораштырган идем. Бу эшең ким дигәндә 6-7 елга тарта. Котылып калыйм, дисәң, юләр малай ролен башкарасың инде. Былтыр спектакль куеп йөргән чагыңда карап тордым, болай башкарып чыга алырсың кебек, – дип сүзен тәмамлады. Бераз дәшми торганнан соң, акрын гына өстәп куйды. – Икебезнең арадагы сүзне һичкем белмәсен. Югыйсә, мине дә синең белән алып китүләрен көт тә тор. Ә миңа һич ярамый. Менә күрәсеңме?
Шулай дип, түр якны бүлеп торучы чыбылдыкны ачып күрсәтте. Анда, күзләрен ялтыратып, берсеннән-берсе бәләкәй өч кыз бала безгә карап утыралар иде. Ул арада Хәлимә җиңги килеп керде. Мәҗит абзый, сүз бетте дигән кебек, урыныннан кузгалды. Мин дә торып бастым. Шунда абзыем тагы минем күзләргә моңсу гына карап, тирән итеп тын алды да: “Миңнеяр энем, дүртенчесе менә монда”, – дип, ул-бу аңламаган Хәлимә җиңгинең тулышып килгән корсагын сыпырып куйды. Җиңги кызарынып китте.
Мин, саубуллашып, тышка чыктым. Абзыем да минем арттан чыгып бусагага басты. Ул тагы бер тапкыр:
– Туганым, мине жәлләмәсәң, балаларны кызган. Син хәзер зур инде. Аңларга тиешсең,– диде.
– Мәҗит абзый, һич курыкмагыз, – дидем. – Сезгә минем аркада бер зыян да килмәс. Киңәшегез өчен зур рәхмәт, – дип, башымны иеп чыгып киттем.
Төне буе бик яхшы кубыз ясадым. Элек ясаган кубызлар да бар иде.
Икенче көнне әни юньлерәк киемнәр кидереп, яңа чабаталар белән мине район үзәгенә милициягә озатырга әзерләнеп йөри. Мин карышып, гел юньле-юньсез, иске-москы киемнәр киям. Җитмәсә, барлы-юклы алабута оны кушылган ипидән азрак сохари да киптергән. Шулай тарткалашкан вакытта тәрәзәдән безнең якка милиция килгәне күзгә чалынды. Йөрәк жу итеп китте. Нәрсә эшләргә кирәклеге баштан чыгып очты. Милиция капкадан кереп килгәндә, өйдәгеләрнең барысын да аптыратып, кесәдән кубызны тартып чыгардым да, сәкенең иң түренә менеп уйнарга тотындым. Әй уйныйм, малай! Әни, мине чыбыклап, әрләргә тотынды. Ә мин кубызда җибәрәм генә! Өйгә милиция килеп кергәндә шундый күренеш: мин кубызда уйныйм, ә әни мине чыбыклый. Әле “Әпипә”не, әле “Карабай”ны теттерәм генә. Әни елап ук җибәрде, мин инде, билгеле, авыз ерам. Мине шулай итеп районга алып киттеләр. Барып җиткәнче кубызны авыздан төшермәдем.
Илтеп яптылар “КПЗ” дигән урынга. Миңа барыбер. Беткән баш беткән, киткән баш киткән дигәндәй, теттерәм генә кубызда. Кесәдә дүрт кубыз, музыкантлардагы кебек. Берсе “до”, берсе “си”, берсе “ля” диләрме әле, берсен үзем дә белмим инде. Тавышы бик калын, әмма күңелгә ятышлы, бик моңлы иде. Тегеләрнең әле берсен, әле икенчесен алып уйныйм. Милициягә дә ошады бу. Камераның ишеген ачып ук куйдылар. Тик уйна гына. Шунда берсе кереп, тегеләй-болай сораштыра, мине сөйләндерә башлаган иде, мин:
– Миңа уйнаган өчен элек биш ипи бирделәр, әле дә бик шәп уйнатам бит, нигә ипи бирмисез? – дим.
Теге бер сүз сөйли, ә мин әйләндерәм дә шул биш буханка ипи турында сөйлим, шуны кабатлыйм. Тегеләр дә туйдылар, ахры. Кайдандыр миңа бер буханка ипи табып китерделәр. Бик ачыккан булсам да түздем, ашамадым.
Иртән мине суд буласы урынга алып киттеләр. Аркада әни биргән сохари һәм кичә милиция тоттырган ипи салынган капчык. Юлда урам буйлап кубызда уйнап барам. Барам-барам да кычкырып көлеп җибәрәм. Ә бит, малай, елыйсылар килә!
Шулай суд буласы бинага килеп кердек. Бер бүлмәгә кертеп утырттылар. Мин кубыз уйнаудан туктамыйм. Буш бүлмә яңгырап тора. Ишекне ачып, баш тыгып кына бер-ике хатын-кыз карап-карап алды. Мин тегеләргә күз кысып, каш сикертәм. Авыз колак артында. Ул елмаям, ул көләм. Ә йөрәк яна! Эчтә ут инде, ут!
Менә мине утыргычлар тезелгән зур гына бүлмәгә алып керделәр. Өстәлләр артында фырт кына киенгән өчәү утыра. Мине баштанаяк карап, энә күзеннән үткәрәләр. Шунда бер усалы:
– Тукта уйнавыңнан, маңка! – дип җикереп җибәрде. Мин туктадым. Күзләрне челт-мелт йомгалап, елмая-елмая:
– Ә уйнаган өчен ипи кайчан бирәсез? – дим.
Үземнең тез буыннарым калтырый. Болар, аптырашып, бер-берсенә карашып, нидер сөйләшә башлады. Мин шул арада капчыктан теге ипине алдым да умырып ашый башладым. Өстәл артындагыларның берсе түзмәде, сорап куйды:
– Бу ипине каян алдың, кем бирде?
Мин тешләрем белән ипине тагы ару гына умырып алдым да, чәйни-чәйни, җай гына тегенең янына бара башладым. Янына килеп бастым. Теге соравын яңадан кабатлый. Мин пышылдап кына колагына:
– Кубыз уйнасаң, анда сиңа да бирәләр, – дигән булам.
Теге минем кулдагы ипигә карый. Бу килделе-киттеле бер исәр авыл малаена каян килгән мондый икмәк? Гадәттә, авылда ипи түгәрәк һәм кап-кара. Бу тагы:
– Кайда, кайда? – дигән була.
– Тегендә. Шуны да белмисеңмени? Анда уйна гына. Җитмәсә, ашаталар да әле, – дип, кесәдән калын тавышлы кубызны алып уйнап җибәрдем.
Мине бу бүлмәдән чыгарып, тәүге урынга кертеп утырттылар. Кубыз уйнаудан туктаган юк инде анысы. Иреннәр күп уйнаудан бүлтәеп шешеп чыкты. Ә үзем һаман кубызны елатам һәм бөтен ихтыяр көчемне җыеп шаркылдап көләм. Шуннан үзем уйный, үзем бии башладым. Шул мизгелдә берәү кереп:
– Бар, кайт авылыңа! – диде.
Мин, тегеләргә ышанмыйча, Мәҗит абзый өйрәткәнчә “үз дугамны бөгәм” һәм ипи таптырам.
– Әйдә, әйдә, йөрмә монда, бар кайтып кит, син иректә! – дип, бөтенләй бу бинадан куып ук чыгардылар.
Артка борылып карау юк. Сизеп торам: мине тәрәзәдән күзәтеп торалар. Тоттым да кире милиция бинасына йөгердем. Тыным бетеп барып кергәч, кизү торучы милиция күзләрен шардай итеп миңа карап катты. Сүзен дә әйтә алмый. Мин тегеңә, тыным бетеп:
– Ач бүлмәңне тизрәк! Мине өйгә куалар! Мин өйгә кайтмыйм, анда ашарга юк! – дим.
Теге, ашыга-ашыга, мине ябып тоткан камераның ишеген барып ачты да тизрәк телефоннан шылтыратырга тотынды. Кубызны оныткан юк, хәзер ул бөтен коридорны тутырып яңгырый. Сизеп торам, теге судка шалтырата. Шулай, шулай дигән була. “Курыкмагыз, мин аны камерага ябып куйдым”, – ди. Ә үзе камераны бикләргә дә оныткан. Бераздан теге шаркылдап көлде дә, мине җилкәдән тотып, урамга ук чыгарып җилләде. Мин шатланып елап җибәрдем. Шатлыктан яшь коя-коя, үз-үземә ышанмыйча, җайлап кына Стәрлебаш урамнары-тыкрыклары буйлап кайтыр юлга сыпырттым.
Менә шулай, бер матрас, биш буханка ипи өчен чак кына төрмәгә эләкми калдым. Минем котылып кайтуыма, өйдәгеләрдән бигрәк, Мәҗит абзый шатланды. Рәхмәт аңа. Аннан соң да ул мине ярдәменнән ташламады...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛОВ.
Стәрлебаш районы.

Фото: independent.co.uk
Читайте нас: