Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 февраль 2020, 22:50

Мәче җәяүләп Ижевскидан Стәрлетамакка кайта

Ижевск шәһәрендә кунакта чакта торып калган мәче 10 айдан өенә кайтып керә.

Ижевск шәһәрендә яшәүче улы-килененә фатир котларга барырга җыенгач, Стәрлетамакта яшәүче Гөлара һәм Рәис Габдукаевлар үзләре белән мәчеләрен дә алырга булалар. Акбикәс (ап-ак булганга шулай атыйлар) Машинаның арткы урынында матур гына мырлап бара. Ике атна кунак булганнан соң юлга җыеныр көн җитә. Баксаң, Акбикәстән җилләр искән! Эзләп-эзләп тә таба алмаган хуҗалар дүрт аяклы гаилә әгъзасыннан башка гына юлга чыгарга мәҗбүр булалар. Айлар үтә. Яңа ел башлана. 8 Март җитә. Рәис хәләл җефетенең мәдәният сараенда барган хатын-кызлар кичәсеннән кайтуына табын әзерләп йөри. Көтмәгәндә ишек төбендә шатыр-шотыр кемдер тырнашканы ишетелә. Хуҗа ишекне ачып җибәрсә... Акбикәс! Йончып ябыгып беткән, йоннары укмашып пычранган мәче өйгә ташлана. Рәиснең никадәр гаҗәпләнүен һәм мәченең өйне бер итеп әйләнеп-тулганып, мырлый- мырлый хуҗасының кул-аякларын ялавын бар нечкәлеге белән бәян итү мөмкин түгел.
Акбикәс, сөешеп туйгач,гадәтләнгән урында — газ астында савыты булмавына ризасызлык күрсәтеп — койрык уйнатып та ала. Азыгы булса, савыты табыла бит аның. 10 ай буе югалып торган “бомж” мәче, тамак туйдырып алгач, гадәтләнгән урынына — кресло өстенә сузылып ята. Хуҗабикә кайта. Очрашу мизгелләрен язып торасы юк. Гөлара өчен Акбикәс иң зур бәйрәм бүләге була. Хуҗабикәнең сүзләренә караганда, хатын-кызлар көнендә бер елны да андый зур шатлык кичергәне булмаган һәм киләчәктә дә “ай-һай”, ди ул.

Фото: goodfon.ru
Читайте нас: