Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 гыйнвар 2020, 21:33

Җен харап иткән

Бер егет дуслары белән бәхәскә кереп, төн уртасында зиратка барып, бер кабер өстенә пычак кадарга тиеш була.

Бу хәл элегрәк безнең якта булган дип сөйләгәннәр иде. Ул чорларда җен-пәри турында вакыйгалар авыздан-авызга йөри иде. Үзләре күрүләре турында сөйләүчеләр дә күп булды. Җен-пәриләргә ышанмаучылар да булган. Шундый бер егет дуслары белән бәхәскә кереп, төн уртасында зиратка барып, бер кабер өстенә пычак кадарга тиеш була. Сөяк саплы кинжалын төнлә кадап кайтканнан соң, иртән бергәләп барып тикшерергә сөйләшәләр. Бу егет берни булмагандай зиратка бара, иелеп кинжалын кадый һәм китәргә борылу белән кемдер моның чабуыннан тотуына коты очып, йөрәге ярылып ава. Иртән егетләр сүз куешкан урынга җыелалар, дуслары булмагач, аның өенә китәләр. Әнисе улының кайтмавын әйтә. Болар аптырап зиратка барсалар, дуслары кабер өстендә ята икән. Озын плащының итәген кинжал белән кабергә кадап куйган да, кемдер тотты дип куркып йөрәге ярылып үлгән булып чыга. Иелеп кадаганда чабуы эләгеп, шулай, очраклы гына хәлдән мәрхүм була.
Мораль шул – бернәрсәдән дә курыкмаска кирәк. Хәтта кабердән кул чыгып тотып алган очракта да аның белән күрешеп юлыңны дәвам итәргә кирәк.

Фото: liveinternet.ru
Читайте нас: