Борын-борыннан кешеләр күрәзәчелек, киләчәкне алдан әйтеп бирү белән кызыксынганнар. Андый сәләтләре белән тарихта торып калган шәхесләр дә байтак. Мәсәлән, Пифагорны бер үк вакытта төрле шәһәрләрдә күрүчеләр булган. Ул кешеләрнең тормышын әйтеп бирә алган, хәтта очып барган бөркетне туктаткан. Бервакыт борчак басуына үгез кергән, аны берничек тә куып чыгарып булмый икән. Моны күргән Пифагорның авыз эченнән нәрсәдер әйтеүе була, күзләренә кан сауган үгез тынычланып басудан чыгып китә.
Икенче вакыйга. Билгеле совет галиме, археолог Михаил Герасимов күренекле полководец Аксак Тимернең Самаркандтагы мавзолеендагы саркофагны ачуда катнаша. Табутны ачкач анда: “Кем минем калдыкларымны мыскыл итә, аның иленә дошман яу ачачак. Бу сугыш ул илнең халкына минем гаскәрләрем китергән зыяннарга караганда да күбрәк каза китерәчәк”, – дигән язуны укыйлар.
Саркофагны 1941 елның 21 июнендә ачкан булалар.
Казу эшләрендә катнашкан бер галим бу хакта Георгий Жуковка сөйли. Немецлар Сталинградка җитәрәк Аксак Тимер җәсәден күмәләр. Шуннан соң СССР гаскәрләренең илне дошманнан азат итүдә уңышлары башлана.