Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 гыйнвар 2020, 16:03

Фәнизә ГЫЙМАДИЕВА. Кулларыңны үбәм, и күршем! Булган хәл.

Бианасын туйганчы чәй дә эчертми интектереп, ачтан үтергән киленнең, абыстай булып, ашларда Коръән укып йөрергә хакы бармы? Язма шул хакта.

Сугым вакытында, ял көннәренең берсендә, әткәй-әнкәйләрнең, туганнарның хәлен белешергә һәм үзебезнең хәлләрне дә белдерергә дип, авылга кайттык. Әле чәй табыныннан кузгалырга да өлгермәдек, ишектә гомеренең өч минутын да эчмичә уздырмаган якын туганыбыз Динар абый күренде. Эчә дигәч тә, исереп йөрми ул үзе, шулай да салмыш булмаган чагы бик сирәк. Керә-керешкә үк:
— Һай, кайтуыгыз зерә дә шәп булган әле, махсус чакырып кунак итеп булмый үзегезне. Бүген Хаҗия белән Мәхмүзәне суйдым, кичке ашка өй эчегез белән киләсез. Әйттем — бетте. Башкача йөретмәгез. Килмәсәгез, үпкәбез зур булачак,— дип, елмая биребрәк әнигә күз кысты да, чыгып та сызды. Котым очып, әнигә карыйм, үзем ни дә булса сорашырга куркам. Динар абыйның бит Хәҗия белән Мәхмүзә дигән бертуган апалары бар. Җаннары хаста кешеләр көннән-көн арта, «неужели инде?» дип уйлыйм. Минем аптырап калуымны күреп торган әни:
— Ни ишетә, шуны эләктереп алып, үз күңелен үзе шулай күтәреп йөри инде бу Динар,— дип сүз башлады.— Авылга Уфа гәзитеннәнме, мәчетеннәнме шунда, берничә хатын-кыз килеп, дингә өндәп вәгазь укып йөрделәр. Клубта очрашулар үткәргәннәр, Коръән дә укыганнар хәтта. Авылда яшьләрнең күбесе сатарга дип дуңгыз асрый. Бер шаяны сорау биргән тегеләргә, имеш, мөселманга ач заманда дуңгыз ите ашарга ярыймы? Әйтерсең, белмиләр инде. Тегеләре дә шаян икән, бер дә аптырап калмаганнар: «Дуңгызыгызның колагына бисмилла әйтеп, өч тапкыр татар исемен өреп кабатласагыз, ашарга ярый»,— дип җавап биргәннәр. Динарга ни, җитә калган шул. Каладан кайткан саен дөньяларын бозып, тавыш чыгара торган апаларының исемен дуңгызларына кушкан да куйган. Бүген шуларны суйгандыр,— диде дә, тынып калды әнкәм. Уйлары белән һаман Динар абый тирәсеннән китәлмичәме икән, сүзен дәвам итте:
— Салмыш йөргәне өчен гелән тиргим үзен, эчеп акча әрәм иткәнче, хатыныңа хет күлмәк, йә башка нәрсә алып файдасын күрер идегез. Болай гел кызмача, кеше көлдереп йөрүең бер дә килешә торган эш түгел, улым, димен.
— И, түтәй, шушындый да ахмак заманда интегеп яшәгән кешенең миннән көләрлек хәле калган дисеңме? Эчмәсәң — уйлый-уйлый акылдан язарлык бит. Мин бит аны организм требовать иткәнгә эчмим. Эчкәем янганга эчәм. Бигрәкләр тиле заманга килеп җитгек бит, түтәй, аңлыйсыңмы син шуны?
Чәй эчеп утырасыз әнә, ә чәегез, Шәрифә сидеге кебек кенә. Чөнки шул хөкүмәт сине, түтәй, тугыз бала үстергән һәм дә ки җәйге эсселәрдә утый-утый үстереп көзге салкыннарда әрни-әрни чөгендер алган ананы, бүген, пенсиядәге әбине куе итеп, шикәрләп чәй эчүдән дә мәхрүм итте бит. Имеш, мыскыл итәләр халыкны. Алар, түтәй, безне түгел, үз-үзләрен мыскыл итәләр. Эшне көйләрлек башлары булмаганга мин көләм алардан!— ди бит, мөртәт, күзен дә йоммый. Шулай булгач, аңа ни әйтәсең инде. Мин барысын да аңлап та бетерәлмим ине. Әмма шушы салмыш ирнең ничәмә-ничә еллар буена «ыһ» та итми, ата-анасын тәрбияләп, олылап, соңгы көннәренә кадәр кадер итеп мәңгелеккә озатуы өчен бөтен авыл халкы рәхмәт укыды. Балага төшкән бурычның иң саваплысы, иң авыры шул инде ул.
Анысы шулай...
Һәр кайткан саен әнкәйнең миңа нидер сөйлисе килә, әллә җае чыкмый, әллә башка бер сәбәбе бар. Күңеленә нидер тынычлык бирми инде. Сизелеп тора.
— Безнең тирә-юньдә ата-анасын кадерсез итеп, рәнҗетеп яшәгән кеше булмады бугай, әнкәй?— димен, сүзне дәвам итәсем килеп.
Әнкәй дәшмәде. Карашларын урам якка караган тәрәзәгә төбәде дә:
— Әнә, Суфия килене дә остабикәләргә охшарга тырышып, пәлтәсе өстеннән шәл ябынып, кемгәдер китте әле. Коръән ашына барышыдыр инде. Яшьләр Коръән укытырга шуны чакыра бит,— диде, ачуы килеп.
Өлкәнәйгән, картлык чирләреннән шактый йончыган әнкәмнең шулай юк-барга да үртәлүенә, тар күңеллеләнеп сөйләнүенә бөтенләй аптырап киттем. Ачулана төшеп:
— Суфия килене бит инде алтмышка җитеп бара, Коръән укып йөрүенә куанырга гына кирәк. Нигә аңа ризасызлык белдерәсең, әнкәй? Авылда ничәмә-ничә еллар Коръән укучы кеше дә юк иде бит әле,— димен.
— И, балам. Егерме елдан артык бергә яшәп, бианасына бер тапкыр да «әнкәй!» дип дәшмәгән, авылда гайбәт сөйләп, шул гайбәт белән кеше дөньясын җимерүдән башканы белмәгән кеше, бүген килеп табын түрендә изге җанлы кыйланып Коръән укып йөрергә җөрьәт итә бит әле, оятсыз,— диде дә әнкәй, карашларын читкә яшерде. Бераздан калтыранган зәгыйфь тавыш белән, әллә үзалдына, әллә без тыңласын дипме, сүзен дәвам итте. Сөйләгән саен үзенең йөзендә җылы нурлар балкып, күзләре яктырып-яктырып китә...
— Сугышка кадәр туган улларыбыз — абыйларың, башлы-күзле булып, һәркайсы үзенә йорт салып башка чыгып, үз көннәрен үзләре күрә башладылар. Сугыштан соңрак туганнарыннан, сез — укуда, төпчегебез — армиядә. Әтиең белән шулай икәүдән-икәү генә калдык. Җәй буе бакчада мәш киләбез. Алмалар пешә, умарталарның балын аертып өлгерә алмыйбыз. Андый еллар кебек матур килгән еллар башкача булмады әле. Сәгать унберләр тирәсендә, җиңелчә генә ризык пешерәм дә, әткәң белән самауыр кайтнатып чәй эчәргә утырабыз. Тәүге чәшкеләргә чәй ясап кына бетәм, күрше Суфия йөгереп кереп тә җитә.
— И-и, мактап кына йөрисең, Суфия, әйдә, бергәләп баллап бер чәй эчик әле, димен.
— Мәрзиякәем, бергенәләр дә эчәр урыным юк бит әле, баярак кына туйганчы каймак белән чәй эчтем,— дигән була. Әтиең ачулана төшеп:
— Бая эчкән чәй әллә кайчан үз урынын тапкандыр инде, йә, әйдә, ризыктан олы булма,— дигәч, шыпылдап кына килеп утыра да, кыстата-кыстата 5-6 чынаяк чәйне эчеп тә куя. Ашап туймый үзе, бахырым. Битләре алланып матурланып китә. Хәл кергәч, яулыгын чөеп бәйләп куя. Аның гадәте шулай иде, чәй эчеп туя башласа, яулыгын артка чөеп бәйли. Чиста, пөхтә булды гомере буе. Ничек өлгергәндер, дөньясын бит гомере буе ялгызы көтте. Кырык ел янәшәдә күршем булып яшәде, бер тапкыр да керле күлмәк киеп капка төбенә чыкканын да күрмәдем. Билләһи. Сигез баласын да укытты. Ул заманда пенсиябез дә 12 генә тәңкә иде бит. Уфада укыган улы ялга кайтса, гел әтиеңнән 5 тәңкә сорап тора. Улы китәсе көнне тәрәзәдә Суфия күренү белән, әткәң биш тәңкәсен әзерләп тә куя иде...
Шулай итеп, күрше карчыгыбыз ике ел буена бер үк вакытта өлтерәп кереп тә җитә, «эчмим-эчмим, әле генә чәй эчтем» дип кыстата-кыстата биш-алты чәшкене каплап та куя. Кайбер көннәрне соңгарак та кала башлады. Әткәң тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, Суфия карчык кергәнне көтә. «Бүген безнең «эчмим-эчмим» нишләптер соңлады әле. Бераз көтик инде, барыбер йөгереп кереп җитә ул»,— ди әтиең. Ә минем ачу килә. Кара син аны, Суфия кортка дип ничегрәк өтәләнә, карт шайтан. Ике минут та үтми, әбиебез йөгереп кереп тә җитә...
Соңгы араларда Суфия әбиең еш авырый башлады. Чирләсә, тоталар да больницага илтәләр, тоталар да шунда илтәләр. Унике чакрым ара ерак ара да түгел дә бит, әллә нишләп хәлен белергә барып булмады шул. Хәлкәйләре авырая төшкәч, кайтардылар. Бавырында яман шеш, күп булса, ике ай яшәр дигәннәр.
Бөтен балалары җыелды. Урам тулы машина булды ул көннәрдә. Көн дә хәлен белеп тордык инде. Бер көнне улы безгә кергән: «Мәрзия әби, әни сезне чакыра»,— ди. Кердем. Сөйләшерлек хәле бар иде әле. Икәү генә калдык. Ике кулымны кулларына алды да үбә дә үбә бу. «Нишлисең, Суфиякаем?»—димен. «И, Мәрзия, пешереп ашаткан ризыкларың, ясап эчергән сөтле чәйләрең өчен рәхмәт әйтеп үбәм бу игелекле кулларыңны. Тилергән дип уйлама, һушым-зиһенем әйбәт минем. Гомерләрегез буена рәхмәтемә тиенеп яшәсәгез иде. Соңгы елларда килен бит эшкә киткәндә ризыкларны гел яшереп китә башлады. Сөт-каймакны да бикләп куя. Ул кара чәй эчеп, ашказанын түздереп буламыни? Гел коса башладым. Гөлчирәдән кәҗә сөте сатып алып эчәм эчүен, тик ул озакка барамыни? Иртән, оят булса да, гел сез чәй эчкән вакытта сезгә йөгереп керәм, кичен теге кәҗә сөтен эчәм. Ачыктыра бит, түзеп буламыни. Ашауга таза булдым мин. Тимербулатыңнан да оялмый башладым. Ачлык оятны оныттыра икән әй. Гомерем буе җыйган әзер дөньяга килде дә, менә шулай итеп, пешергән ашыннан авыз иттермәде, сыерымның сөтен эчермәде, киленем. Улым көне-төне эштә. Әнисенең ачка интеккәнен, эчкәйләре өзелгәнен беләмени инде ир бала? Берсенә дә рәнҗемим, Ходай һәркайсын үзе белеп үз урынына куяр әле. Менә шулай, Мәрзия. Сезнең сөтле чәй, каймак белән балкайларыгызның тәме әле менә тел төбемдә. Рәнҗемәгез инде берүк. Тимербулатка да шулай диген. Хәсрәтемне, киленемнең явызлыгын улыма сиздермәдем, алма кебек өч балалары үсте, тормышлары җимерелә күрмәсен дип, эчтән яндым, эчтән хурландым. Бөтен балаларым да, Ходайга шөкер, искитмәле бай яшиләр. Кеше арасында анасын ач тоталар икән дигән сүзне ишетеп җәнҗал чыгара күрмәсеннәр дип, берсенә дә сөйләмәдем. Авылда закон каты ул, бер яман исеме чыкса кешенең, үз арасына кертми, күңеле белән кабул итми андыйларны авыл. Бер кешегә дә андый хурлыклар теләмим. Ә сезгә, күршекәем, шул кадәрле разый, рәхмәтле булып китәм. Бәхил, мең-мең тапкырлар бәхилмен,— диде дә кулларымны алмаш-тилмәш үпте...
Әнием, күзләреннән туктаусыз түгелгән күз яшьләрен сөртә-сөртә:
— Әтиеңә чыгып сөйләгән идем, һушлары китте. «Белгән булсак соң, аны гына туйдырырлык ризык тапмас идекмени?»— дип елады. Менә шулай, кызым, көн дә чәй эчәргә утырсак, өченче чәшкене өстәлгә куябыз да, бер-беребезгә карыйбыз да елыйбыз да җибәрәбез, елыйбыз да җибәрәбез. Ә син шул кабих җанлы киленнең табын түренә утырып иң изге сүзләрне — Коръән сүрәләрен укуына куан дисең... Анысын инде булдырып булмастыр ахрысы... Булмастыр...
Анам җанына тынгылык бирмәгән, йөрәккәен әрнетеп торган хәсрәтле хәлнең сәбәбе менә нәрсәдә икән! Абау, ходаем. Шушы якты дөньяларда бураң тулы әпекәең, ындырың тулы бәрәңгең, абзар-кураң тулы мал-туар, кош-кортың, бакчаң тулы җиләк-җимешең була торып та, 78 яшьлек газиз анаңны ачка тилмертеп тә үтерергә була икән... Дошманыңа язмасын.
Искәндәр НИГЪМӘТҖАНОВ фотосы.
Читайте нас: