Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 гыйнвар 2020, 14:35

Ялгыз читен юллар чатында...

“Ирем белән биш ел яшәгәч аерылыштык. Башта әйбәт кенә тордык. Улым туды, өч елдан соң тагын ул таптым. Икенчесенә авырга калганымны белгәч, төшерт, дип җәфалады. Хәтта эчемә тибеп кыйнаган чаклары да булды”. Тетрәндергеч язманың дәвамы – сайтта!

Зәңгәр күктә балкыган көләч кояш, кыеклардан тупылдашып төшкән тамчылар, инде яз җиткәнлеген белгертеп, күңелгә шатлык һәм куаныч өсти.
Бу дөньяның күркәмлеген аеруча язлар аша тоям мин. Ләззәтле хисләрдән күңел тулыша. Тынны куырып барган зәмһәрир суыклардан соң сулыш алулары да иркенәя кебек. Мөкиббән китеп табигатьнең кышкы йокыдан уянган мәлен күзләргә яратам. Бу җанлану авыл җирендә ныграк сизелә төсле. Шуңадыр язларда күңелем гел авылга тартыла. Бүген дә менә аз-маз күчтәнәчемне төйнәп авылга, туганнарыма юлландым.
Бу тарафка кайтучылар хәтсез генә икән. Автобус көтәбез. Арада өлкән яшьтәгеләр дә, юк-бардан шатлык табып чыркылдап көләргә генә торган яшь-җилкенчәк тә бар. Тик игътибарымны баскан урыннарында биеп торган яшьләр түгел, ә бер читкәрәк елышкан күрер күзгә әле яшь кенә боек хатын-кыз заты җәлеп итте. Бер ноктага төбәлеп уйга чумган ул. Шау-шулы, гүзәл яз аның күңеленә әле үтеп керәлмәгән, шикелле...
Ниһаять, автобусыбыз да килде. Барыбыз да кереп урыннарыбызга утырдык. Боек ханым янәшәмнән урын алды, утырды да ләм-мим сүз эндәшми тәрәзәгә текәлде. Берникадәр вакыттан соң, кесәсеннән кулъяулыгын алып, күзләрен сөрткәндәй булды. Карасам, шым гына елап бара икән лә, бахыр.
Яныңда берәү хәсрәтләнеп утырганда ваемсыз гына күзәтеп барып буламы соң? Түзмәдем:
— Сеңелем, әллә бер-бер хәл булдымы? Ник елыйсыз? — дип эндәштем. Ул күз яшьләре аша елмайгандай итте:
— Юк, болай гына...
Аның шулай үз-үзенә бикләнеп елап утырганын күрү миңа авыр тәэсир итте. Бу ханымны ничек тә борчулы уйларыннан арындырасым килеп тагын сүз кушарга мәҗбүр булдым:
— Әй, сеңелем, хәсрәтеңне йотарга ярамый, уртаклашырга кирәк. Елап кына җанның әрнүен басып булмый ул. Ишеткән һәр сүз өчен еларга ярамый. Рәнҗеткән кеше күптән оныткандыр, ә сез һаман үзегезне-үзегез өзгәлисез. Акыллы кеше, сеңелем, һичкайчан башка берәүне рәнҗетми. Ул бәлки сезнең бер бөртек күз яшегезгә тормыйдыр, ә?
Кыек атып туры тидердем шикелле. Ханым гаҗәпләнеп карады:
— Сез каян беләсез?
Бу юлы инде ул тәрәзәгә таба борылмады. Тагын ни әйтеремне көткәндәй, бер мәлгә тынып калды. Сүз артыннан сүз ияреп, әкренләп әңгәмә җанланды.
— Хәсрәт белән дус булсаң, авыру булырсың, дигәннәр. Шуңа күрә, сеңелем, аңардан мөмкин кадәр тизрәк арынырга кирәк.
— Ничек арыныйм соң? Минем моң-зарымны кем тыңласын? Ире ташлап киткән хатын бит мин. Ташландык кемгә кирәк? Якын күреп йөргән ахирәтем дә: «Ике балаң белән кабат кияүгә чыгу турында уйлама да. Син түгел, фатирлы, бай кызлар ирсез интегә әле»,—дип ярама тоз салды.
Ирем белән биш ел яшәгәч аерылыштык. Башта әйбәт кенә тордык. Улым туды, өч елдан соң тагын ул таптым. Икенчесенә авырга калганымны белгәч, төшерт, дип җәфалады. Хәтта эчемә тибеп кыйнаган чаклары да булды. Йөрәгем астында яшәргә тырышып тибешкән сабыемның гомерен өзәргә базнат итмәдем. Биш айлык иде шул. Көннәрем авыр газапта үтсә дә, бу баламны да табарга тырыштым. Ирем акылына килер, үз нарасыеннан баш тартмас, дип өметләндем.
Туарына ике ай калгач: «Синең белән гомеремне заяга үткәрергә җыенмыйм»,— дип, бөтенләе белән ташлап чыгып китте. Шул көннән башлап, гүя, алдымда җир убылды, кояшым сүнде. Улым нәкъ әтисенә ошап туды. Ә әтисе аны күрергә дә килмәде. Бер бай, чибәр хатынга йортка кергән, дип әйттеләр.
Ике айлап вакыт үткәч килде ул. Керде дә ашыга-ашыга өс-баш киемнәрен җыя башлады. Бәллүдә яткан балага күз дә салмады. Чыгып киткәндә: «Озакламый суд була. Аерылмыйм дип карышып вакыт уздырма. Мин барыбер сиңа кире кайтмыйм. Өйдәге әйберләрне яшереп маташма, суд карары буенча бүленәчәк. Әле киемнәрне генә алам»,— дип кисәтте.
Җүнле-рәтле фатирың булса икән, ичмасам. Яшәгән җиребез дә тулай торакның кысынкы гына бер бүлмәсе. Шушы бүлмәдә урнашып калыр өчен яраткан эшемне ташладым. Укытучы идем мин, югары белемле. Мәктәптән киттем, чөнки анда торак юллау хакында сүз кузгаткач, авыз да ачтырмадылар. Пенсия яшенә җиткәннәр дә һаман алалмый интегә икән. Тулай торакка җыештыручы булып эшкә урнаштым. Шуннан бер бүлмә бирделәр. Балаларымны аякка бастырганчы торсам иде, дип тә көяләнәм. Тазалыгым бик шәптән түгел. Атасына кирәкмәгән балалар кемгә тансык булсын инде. Кешеләргә ышанычым югалды. Йә, Хода! Без дә үзебезчә яратышып, дигәндәй, өйләнешкән идек, ләбаса! Кая булды икән ул мәхәббәт? Урыслар әйтә дә ул: «С милым рай и в шалаше»,— дип. Куыш, куыш инде ул, ике бүлмәле уңайлы фатир түгел. Ир дә эш урынын кыскарту сәбәпле, заводтан китәргә мәҗбүр булды.
Аның торак алу хокукы өч елга чаклы эш урынында саклана, диделәр лә ул. Тик завод торак йортлары төземи бит, аны күпме көтәргә була? Ир-ат бит ул хатын-кыз кебек түзем түгел, канәгатьсезлеге йөзенә чыга. Ярый ла йөзенә генә чыгып калса... Эшсез калгач, иремнең холкы нык бозылды. Урам буенда үрсәләнеп йөреп кайта да юк-барга тавыш чыгара. Мин дә җавапсыз калмыйм, билгеле. Шуннан китә җәнҗал, бер-береңне хурлау. Ә бит баштагы мәлләрдә: «Синнән дә гүзәл, синнән дә ягымлы хатын-кыз юк ул»,— дия иде.
Әйе, җан ярасы тән ярасы гына түгел шул, тирәнрәк уела, озаграк уңала. Сызлану-әрнүләре дә газаплырактыр. Юлдашым башыннан кичкәнен яшенә манчыла-манчыла сөйләмәс иде, югыйсә. Тынычландырыр сүз таба алмый интектем. «Ярар, көяләнмә, дүрт саның да төгәл, әйбәтрәген табарсың», дип кенә кешене юатып булса икән? «Аңламадылар», дип үз-үзенә бикләнәчәк бит ул.
Үз хәсрәтен һәркем үзенчә кичерә. Ул аның газаплары. Башка берәүләрнең дә шундый ук хис-тойгылар эчендә кайнап, әрнешеп йөрүләре аңа җиңеллек китерми.
Юлдашымның хәлен аңлавымны белдереп, иңбашына кагылдым. Тел очыма килгән киңәш-сүзләремне әйтергә теләдем. Тик ул, бахыр, күңелендәге төеннең чишелүен генә көткән булса кирәк, сөйли дә сөйли. Бүлдерергә кыймадым.
— Шул хәтле авыр миңа, хәзер аның икенче берәү белән рәхәтләнеп яшәгәнен күз алдына китерсәм, ачуымнан калтырана башлыйм хәтта. Үч аласым килә. Ул чыгып киткәндә бәхәсләшмәдем дә, тиргәшмәдем дә. «Сөймәгәнгә сөйкәлмә» диләр бит, ялынмадым. Хәер, ялынып кына кешене янда тотып булмый бит. Бергә торган чагыбызны еш кына искә төшерәм. Кайтуына матур итеп киенеп куя торган идем. Чәчемне тузгытып йөргән чагым бөтенләй булмагандыр. Тәмле итеп пешергән ашларымнан да гаеп табарга тырышты бит ул. Эчемдә ут булса да, кешегә сөйләмәдем. «Юньле хатын ирен чәйнәми»,— дип әйтүләреннән курыктым. Өстәлгә куярга икмәгем булмаган чакларым да күп. Ул бәхетле, бай хатында рәхәтләнеп яши. Бер елдан артык балаларның хәлен килеп белгәне юк...
Моң-зарлы юлның соңгы чакрымнарын сизми дә калганбыз. Автобус тукталгач кына шәйләдек. Юлдашым Гөлсинә төшәчәк авылга килеп тә җиткәнбез ләбаса. Гөлсинә белән озаклап хушлашып торырлык вакыт калмаган иде. «Кайгырма, сеңелем, бәхетең алда әле»,— дияргә генә өлгердем.
...Тормыш үзенең борма-борма юлларында кем белән генә очраш-тырмый да кем белән генә таныштырмый. Берәүләре белән танышып саулык сораудан узмасаң, икенчеләренең якыныңдай күреп, кайгы- хәсрәтен дә, шатлык-куанычын да уртаклашкан чаклар була. Гөлсинә белән дә шулайрак булды шикелле...
Рәмзилә КАҺИРОВА.
Фото Vestikamaza.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: