Барлык яңалыклар
Дөнья бу
13 гыйнвар 2020, 23:16

Эт оясыннан акча чәлдергәннәр

Стәрлетамак шәһәрендә эт оясыннан миллион сумнан артык акча урлаганнар.

Бу һич кенә этнең ит сатып алыр өчен җыйган акчасы түгел. Аны этнең хуҗасы 45 яшьлек эшкуар яшергән булган.
Полиция Стәрлетамак бизнесменының гаризасы буенча эт оясыннан бер миллион сумнан артык акча урлау буенча җинаять эшен тикшерә башлаган. Әлеге 45 яшьлек ир 1 миллион 100 мең сум акчасын банкага салып, ояга яшергән булган. Акчаның югалуы бәйрәм көннәреннән соң ачыклана. Полиция хуҗаның бәйрәм көннәрендә аны алып башка җиргә яшерүе, яки якыннарының алу ихтималлыгын тикшерә. Эт оясыннан акча эзләү чит кешенең башына сыярлык хәл түгел. Акча сакланганын белгән очракта да этне йоклатып кына алу мөмкин, чөнки эт сарык түгел, чит кешенең оясын бутавына юл куймас. Бәлки эт банканы алып башка җиргә күмеп куйгандыр? Эт телен белүчеләр әлеге эшне ачуда ярдәм итә ала.
Photosight.ru фотосы.
Читайте нас: