Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 гыйнвар 2020, 01:25

Айдар Галимов җанатарларыннан ярдәм сорый

Җырчы Айдар Галимов Инстаграмда Агата һәм Радмир Галиуллиннарның фотосурәтен урнаштырды һәм аларга акчалата ярдәм итәргә чакырды.

Җырчы Айдар Галимов Инстаграмда Агата һәм Радмир Галиуллиннарның фотосурәтен урнаштырды һәм аларга акчалата ярдәм итәргә чакырды.
Шулай ук ул үлемечле авыруга дучар булган балаларның әтисе Венер Галиуллин алып барган «ВКонтакте» төркеменә сылтама бирде. Бу төркемдә ул балалары турында сөйли, шунда ук банк картасы реквизитлары да күрсәтелгән, анда аларны дәвалау өчен акча күчерергә була.
Агата һәм Радмир Галиуллиннар сирәк генетик авыру — метахроматик лейкодистрофия белән авырый. Чирдән арынуның бердәнбер ысулы - аларга чит кешенең сөяк миен күчереп утырту. Әмма Русиядә моны эшләү җиңел түгел. Әйтик, Алиянең әнисе сүзләренә караганда, табиблар дүрт яшьлек Агатага күчереп утыртудан баш тартканнар инде, чөнки аны «өметсез» дип исәплиләр, ә ике яшьлек Радмирга донор табылмаган, дип яза "Уфа1.ру"
Израиль табиблары дәваланучы балаларга ярдәм итәргә әзер, тик бу аларның әти-әниләренә 32 миллион сумга төшәчәк. Галиуллиннар гаиләсенең андый акчасы юк. Венера программист булып эшли, Алия әле декретта.
Күптән түгел балаларның әнисе Алия Галиуллина Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка балаларын коткаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Фото: Уфа.1.ру
Читайте нас: