Барлык яңалыклар
Дөнья бу
9 гыйнвар 2020, 12:27

Элмәк

“Сулга” йөрү һәлакәткә илтә... Ир-егетләр колагыгызга киртеп куегыз! Түбәндәге язма да шул хакта.

Хәйдәр, һушына килеп, кургашыңдай авыр күз кабакларын ачып җибәрде. Башы әйләнә, бөтен дөнья әйләнә. Кайда ул? Нәрсә булган аның белән? Каршысында ниндидер аппаратларның утлары җемелдәшә. Янында ак халатлы бер хатын басып тора икән.
—Инде дүртенче тәүлек бернәрсә белештермичә ятасың, туганкай,— диде ак халатлы — Теге дөньядан кайттың, дип исәплә...
Чыннан да, нәрсә булды соң әле? Больницада ята түгелме? Районда абруйлы кеше, кая барса, шунда сүзе үтә торган төзелеш колоннасының баш инженеры Хәйдәр Мусин ничек шушы көнгә төште? Моңа кадәр чирнең нәрсә икәнлеген дә белми иде бит.
Яткан җиреннән хәтерен кузгата торгач, кинодагы кебек, барысы да күз алдыннан үтә башлады.
...Март азаклары иде, Уфага киңәшмәгә чакырдылар. Дус-ишләре күп булса да, киңәшмәдән соң ничектер ялгызы гына торып калды. Болай булмый, дип уйлады Хәйдәр. Бүлмәдә берүзең күңелсезлектән бүре булып уларсың. Шуны чамалап, «Агыйдел» кунакханәсенә бер коньяк алып кайтты.
Телевизор карый-карый эчкәли торгач, шешә тиз бушады. Гәүдәгә таза, чибәр ир юньләп исермәде дә. Һәрвакыттагыча, тагын җитми калды, мур кыргыры. Тагын берне алып керми булмас. Иртәгә эшкә барасы юк әле. Шулай уйлап, буфетка чыгып китте.
Кулына коньяк шешәсе тотып әйләнеп килгәндә, коридорда аны, күзен майландырып, бер кыз туктатты. Чибәр кыз мәгәр. Калку күкрәкләре бөтенләй диярлек ачык. Юан балтырлары да тел шартлатырлык. Җитмәсә, бик мәгънәле, оятсыз елмая.
—О-о! Дяденька коньяк белән! Яратам коньяк!
Менә бу кошчык ичмасам, дип уйлап алды Хәйдәр кызган баштан. Алып керсәм, кесәгә күпмерәк көч килер икән?
— Әйдә, сандугачкай, алай коньяк яраткач миңа кунакка. Мин үзем дә ялгызлыктан каңгырып утырам...
Тегене-моны сөйләшеп, ихакай да михахай килеп вакыт уздырганнан соң, бу мәҗлеснең икенче сериясе башланды, әлбәттә. Кызыкай иртән генә чыгып китте.
—Чао, абзыкай! Яңадан күрешкәнгә кадәр! — дип кәнтәйләнеп елмайды кыз.
Бераздан шоферы да килеп җитте. Юл буе әллә нәрсәләр турында уйланып кайтты Хәйдәр, ләкин һич тә фәхишә белән үткәргән төн турында түгел. Бу төн тәмам башыннан чыгып очты. Нәрсәсе бар инде, андый гына кызлар үткәнмени Хәйдәр кулыннан.
Уфадан кайтып, бер ай чамасы үткәндер, Хәйдәр каты чирләп китте. Тән температурасы югары, башы әйләнә, җеп өзәрлек тә хәле юк. Поликлиникага барып, бюллетень алмыйча булмас, дип уйлады Хәйдәр. Хәлләр хөрт. Гриппның хәтәре эләкте бугай.
— Сезнең авыру бик җитди күренә,— диде врач. — Каныгызга да анализ үткәрергә кирәк булыр.
Даруларга рецептлар алып, Хәйдәр кайтып китте. Ятарга, тизрәк хәлләнергә кирәк. Икенче көнне телефон шалтырады. Бик сәер, поликлиниканың баш врачы шалтырата иде. Нәрсәгә зурдан купкан?
— Хәйдәр Сәләхович, Сезгә безнең янга килергә кирәк бит әле. Мөмкин булса, хәзер үк.
Баш врач аны бик җитди йөз белән каршылады.
— Хәлләр начар, Хәйдәр Сәләхович! Менә үзегез карагыз, анализга дүрт тәре куйганнар.
Хәйдәр баш врач сузган кәгазьгә күз салды. Анда дүрт плюс билгесе ярылып ята иде.
— Нәрсә бу, Сез әйткән дүрт тәре?
— Әйе, Хәйдәр Сәләхович, икәү дә түгел, өчәү дә. Дүртәү үк! Бу Сезнең организмда сифилисның чәчкә аткан чагы дигән сүз. Канга Вассерман реакциясе шуны күрсәтә. Монда ялгышлыкның булуы мөмкин түгел... Хатыныгызга үзегез җайлап аңлатырсыз инде. Сезнең, ялгышмасам, кызыгыз да бар бит әле. Икесенә дә дәвалау курсы үтәргә туры киләчәк.
Хәйдәр дәваханәдән башына таяк белән түгел, күсәк белән суккандай килеп чыкты. Сифилис! Уйлаган, күрелгән нәрсәме?! Күз аллары караңгыланды. Нинди мәсхәрә! Җире дә ярылмый ичмасам, төшеп китәр иде.
Хатыны белән сөйләшмичә мөмкин түгел иде. Барыбер билгеле булачак. Аңа да йоккандыр бит инде.
— Син мине беләсең, Әминә,— дип алдашып маташты Хәйдәр.— Алай-болай берәү белән дә булган булмады. Каян эләккәндер, аптырарсың...
— Юкны сөйләмә, җир бит! — дип хатыны үксеп елап җибәрде — Хәзер урамга ничек чыгарга, ничек кеше күзенә карарга? Адәм страмы. Мәңге торасым юк син хәшәрәт белән!
Алар яратышып өйләнеште. Яшәвен дә зур тавышлар чыгармыйча, ярыйсы гына яшәп яталар иде. Менә сиңа мә! Һич көтмәгәндә язмыш ничек китереп чәпәде. Кунакханәдәге теге кызыкайны үз куллары белән буып үтерер иде дә бит Хәйдәр...
Хатыны елый-елый эшкә китте, кызы укуда. Хәйдәр өйдә ялгызы гына. Бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә. Яшәрлек рәт калмады бит. Хастаханәгә баруны көн саен суза килә. Анда да кеше күзенә барып күренергә кирәк бит. Дөресрәге, урамга чыгарга ук курка иде Хәйдәр. «Табиб сере» дигән булалар. Кая инде ул! Бөтен район үзәге сасыгандыр инде. Башка берәү булса бер хәл иде. Ул бит билгеле кеше. Үзенә күрә сенсация инде. Әнә бит колонна начальнигы нәрсә дип шалтырата:
— Әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр сөйлиләр синең турыда, Хәйдәр Сәләхович. Нәрсә булды?
— Бернәрсә дә булмады!— Шулай дип, Хәйдәр трубканы шап итеп ташлады.
...Тормышы шушының белән тәмамдыр, күрәсең, Хәйдәрнең. Хәзер ничек яшәмәк кирәк!? Бу мәсхәрәне гомер буе юып бетереп булмаячак. Кара сакал! Хатыны гафу итмәячәк. Әнә бит, аерылышу турында судка гариза илттем, дип елап йөри. Карт ата-анасына нәрсә әйтер? Кызы? Килсә дә килә икән адәм башына бәла. Юк, күтәрә алмас Хәйдәр бу кадәр мәсхәрәне.
Уйларына чыдаша алмыйча йөренә торгач, барып суыткычны ачты. Анда бер ярты утыра иде. Бер стаканны тутырып салып, эчеп җибәрде. Тагын эчте, тагын... Исертми иде. Ниндидер шашыну гына көчәя бара. Үз-үзен белештермәс хәлгә килеп җитте Хәйдәр.
Түшәмдә эленеп торган бәллүр люстраны эшереп төшерде. Идәнгә пыяла ватыклары сибелде. Шнур табып алып, аны ыргакка бәйләде. Калтыранган куллары белән элмәк ясады...
Шул мәлне хатыны кайтып кермәсә, хәлләр ничек бетәр иде икән. Әминә, югалып калмыйча, авызыннан күбекләр килгән, күгәренгән ирен баудан кисеп төшерде. «Ашыгыч ярдәм» чакырды.
Өч тәүлек аңына килә алмыйча ятты Хәйдәр реанимация бүлегендә. Хәзер инде аның үз-үзенә кул салырга көче җитмәстер. Дәваланырга кирәк. Сөйләсәләр сөйләрләр, көлсәләр көләрләр инде. Язмыштыр. Яшәргә туры килер, күрәсең…
Рәзил ЙОСЫПОВ, Уфа.
Фото Банкротство-дв.рф сайтыннан алынды.
Читайте нас: