“И, юк-бар хорафатларга ышанасың инде”,– дип көлә идем әбиемнән. Ник дисәң, адым саен өйрәтеп, төрткәләп кенә тора иде ул мине. “Почмакка каршы утырма,– ди, чәй эчәргә җыелсак, – кияүгә чыга алмассың”. “Керне әйләндереп эл, югыйсә ирең эчкече булыр”, “Кояш баеганда чүп түкмә, зәхмәт тотар”. Тупсага утырмаска, тупса аша кул биреп исәнләшмәскә, әйбер алмаска, пычакның йөзен өскә каратып куймаска, кешегә биргәндә очлы башы белән сузмаска һ.б., һ.б. Үсә төшкәч, башка күзәтүләр дә өстәлде. Ни сәбәпледер, яңа туган баланы кырык көн тулганчы ялгызын гына калдырмыйлар, өйдән чыгарга туры килсә, янына очлы тимер әйбер (кайчы, пычак) куялар; мәет булган өйдә көзгеләрне каплыйлар, мәетне зиратка алып китү белән үк хатын-кызлар өйне юып чыгалар...
Мәктәптә исә махсус класс сәгатьләрендә ырым-шырымнарга ышанмаска өндәделәр, һәртөрле ышануларның каян, ничек килеп чыкканлыгын материализм кануннарыннан чыгып бик яхшылап аңлаталар иде. Ә бүген, фән үскән, өр-яңа тикшеренү өлкәләре барлыкка килгән саен халыкта йөргән ырымнарның буш саташу гына түгел икәнлеге ачыклана бара. Безгә кадәр яшәп сүнгән цивилизацияләрдә кешеләр илаһи көчләр, табигать серләре хакында күбрәк белгәннәрдер, мөгаен. Аларга мәгълүм булган белемнең бик аз гына өлеше булса да, төрле ышанулар, ырымнар сыйфатында безгә кадәр килеп җиткәндер, ахры.