Барлык яңалыклар
Дөнья бу
2 декабрь 2019, 23:35

Кызлар егетнең энергиясен суырган

Рәмил Хәсәнов Уфадагы җәмәгатьчелек транспортында йөрүче энергетик вампирларның корбаны булган.

Кан белән тукланучы вампирлар турында китап-гәзитләрдән укып, фильмнар карап күпләр хәбәрдар. Инде сонгы елларда кеше энергиясе белән тукланучы энергетик вампирлар турында да көннән-көн ешрак ишетелә башлады. 24 яшьлек студент Рәмил Хәсәновның сөйләвенә караганда, ул Уфадагы җәмәгатьчелек транспортында йөрүче энергетик вампирларның корбаны булган.
Сишәмбе көн кич белән тренировкадан тулай торакка кайтып бара идем. Кич булу сәбәпле, трамвай ярым буш. Иң арттагы урыннарның берсендә китап укып барам. Авиация техникумы тукталышында 19-22 яшьләрдәге берничә чибәр кыз керде. Трамвайда буш урыннар күп иде, тик алар утырмый, мине әйләндереп алдылар. Укып барган китабымны читкә куйдым. Тукта, мин әйтәм, бүлмәм бүген буш, ә болар кочакка үзләре керергә тора түгелме соң? Сары чәчлесенә кармак салыргачамалап, күзләренә бактым. Аның карашы минем бөтен планнарымны оныттырды үзенә суыручы, суык, куркыныч шомлы иде сарычәчнең күзләре. Башка кызларның карашлары да шундый ук чиркангыч...
Тукталышка кадәр кызлар миннән бораулаучы күзләрен алмадылар. Мин урынымнан торырга омтылып карадым, ләкин тора алмадым. Күзләрне кызлардан берничек тә аерып алып булмый. Тукталышта алар шатланып, җитез болан кебек, сикереп үк төшеп калдылар. Гүя алар канатлы иде бу минутта. Үзем төшәсе тукталышны да ниндидер билгесез бушлыкка ташлангандай, хәлсез килеш үтеп киттем. Бары тик икенче тукталышта гына мәрхәмәтле татар әбиләре ярдәме белән төшеп кала алдым...
Мин үз хатамны аңладым, вампирларның күзләренә карарга һич тә ярамый икән. Әле башта кызлардан карашымны аера ала идем, соңрак инде, сазга баткандай, алар үзләреннән үзләре суырды, карыша алмадым. Хәзер инде кызларга күз атарга да шикләнермен кебек”, дип тәмамлады ул башыннан узганнарын сөйләүдән.

180 сантиметр буйлы, кин җилкәле, бокс буенча беренче разрядка лаек Рәмилнең мондый хәлгә төшүе сәер дә, гаҗәп тә тоелды минем өчен.

Читайте нас: