Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 ноябрь 2019, 12:55

Башкортстанда кар кешесе!

Халыкара гоминология үзәге галимнәре Башкортстанга кар кешесен эзләү өчен килделәр.

Тарих фәннәре кандидаты һәм оешма директоры Игорь Бурцев җитәкчелегендәге халыкара гоминология үзеге галимнәре Башкортстанга кар кешесен эзләү өчен килделер. “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе мәгълүматлары буенча, аны 2019 елның язында Бөре шәһәре районында видеога төшергәннәр. Язмада кырда кеше рәвешендәге бер зат күренә. Башкортстанга килгән галимнәр төбәктә “йети”, ягъни кар кешесе барлыкка килү шартларын тикшерәчәк, шулай ук шаһитлардан сораштырулар уздырачак. Экспедиция составында сәяхәтләр буенча Бөтендөнья энциклопедиясе нәшире һәм вице-президенты, Бөтендөнья сәяхәтләр энциклопедиясе академиясе әгъза-корреспонденты Игорь Бурцев та бар. Ул 1965 елдан алып гоминоидлар (кар кешеләре) проблемасын өйрәнү белән шөгыльләнә. Бик күп экспедицияләрнең җитәкчесе булган һәм катнашкан.
Читайте нас: