Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 ноябрь 2019, 18:25

Люция ӘБЛИЕВА. “Таракан” операциясе.

Хәзер ничектер, белмим. Ә элегрәк, без студент чакларда, тулай торакта “жирән дошман”нар белән бер бүлмәдә яшәгән чаклар да булды. Кем ул “җирән дошман”нар дисезме? Соң, әлбәттә, тараканнар инде! Аларның оятсызлыгы шул дәрәҗәгә җитте ки – авылга да ияреп кайта башладылар...

Әгәр сез шундыйрак сөйләшү ишеткән булсагыз, сүз тараканнар турында барган булыр.
– Безгә бу “җирәннәр” университеттан кайтты.
– Безгә – институттан.
– Безнекеләр – техникум “кунаклары”.
Менә шундый “ученый” тараканнар белән баеттык туган йортларыбызны. Әнкәйләр тараканнарны тиз җиңде, ә менә тулай торакта аларны тиз генә бетерермен димә.
Беренче курста укып йөргән чаклар. Бүлмәдә дүрт кыз яшибез. Тараканнар тәмам теңкәгә тигәч, алардан ничек итеп котылу турында уйлана башладык. Танышлыксыз берни сатып алып булмый торган заман – көчле препаратлар прилавка “астында”, “өстә” булганнарының файдасы үзе кадәр генә. Беркөнне, вакытлыча безнең бүлмәдә яшәгән лаборантка кыз, алтын балык тоткан кебек, авызын ерып кайтып керде. “Бер шәп препарат юнәттем. Иртәгә сез укудан кайтуга, тараканнардан “т” хәрефе дә калмаячак!” – дип, безне шаккатырды. “Лаборант лаборант инде – “блатлы”, без – студент халкы түгел”, – дип, кич буе комплиментлар яудырдык. Кичке аш әзерләү чираты аңа килеп җитсә дә, бу эштән азат иттек. Сез нәрсә! Шундый яхшы препарат юнәтергә кемнең кулыннан килә тагы!
Икенче көнне иртән лаборанткабыз, бүлмәне “блатной препараты” белән эшкәртергә калды. “Тараканнар бөтенләе белән кырылып бетсеннәр әле”, – дип, без лекцияләрдән соң кинога киттек. Кайтып кергәндә, вакыт кичке тугызлар булгандыр. Тулай торакның ишеген ачуга, борынга сасы ис килеп бәрелде. Җитмәсә, вахтада дежурда Нюра түти утырган көн. Гадәттә, ул көнне вахтадан чебен түгел, черки дә үтәлми. Кайбер студент егетләр, пропуск күрсәтми генә кереп китәргә чамаласалар (Нюра түти буйга бик кыска – өстәл артыннан башы чак күренеп тора), артларыннан барып ябешә дә, тегеләрне ишеккә таба өстери башлый. Көче җитмәсә, куртка-пинжәкләренә тагылып, коридор буйлап үзе өстерәлә. Бертуктаусыз: “Кире борыл, кире борыл!” – дип кычкыра торгач, тәки җиңә – дипломаттан йә кесәдән пропуск эзләп табылып, Нюраның борын төбенә сузыла. Аңа ничә яшь икәнен төгәл генә белүче студент юк. Шулай да күбесенең фикере буенча, ул 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан булырга тиеш. Французларны Мәскәүдән бары тик Нюра түти генә куып чыгара алгандыр, монысы хак! Аның: “Кире борылыгыз, кире борылыгыз!” – дип кычкырган тавышын ишеткән французның шәһәрдә калуы – икеле! Кыскасы, ары-бире: “тоз түгел − ачы, кылыч түгел − үткер, ут түгел – яндыра”, – дигән табышмакның җавабы нәрсә?” – дип сорасалар, бер дә уйлап тормый: “Нюра түти!” – дип җавапласагыз, һич ялгышмассыз.
Пропускларны күрсәткәч, түтекәй: «Сез кайсы бүлмәдә яшисез, таракан агуламадыгызмы?» – дип, карчыгадай үткер күзләрен безгә төбәде. Әлфиябез эшнең нәрсәдә икәнен безгә караганда иртәрәк чамалап өлгерде. Авызыбызны ачканчы: “Юк, белмибез, беренче катта яшәмибез”, – дип, вахтадан китәргә ашыкты. Без аның артыннан “шуыштык”. Бүлмәгә якынайган саен, теге ис тагын да ныграк көчәя генә бит, малай! Аның өстенә, безнең арттан бер адым калмый: “Каян чыга бу ис, каян чыга, ә? Барыбер табам, барыбер табам!” – дип, түтекәй ияреп бара. Тиз арада стратегик карар кабул итәргә туры килде – икенче катка менеп киттек. Борылып карамасак та, Нюраның нәкъ безнең бүлмә янында туктап калганлыгын чамаладык. Ун минутлап икенче катның холлында басып торганнан соң, беребез “разведка”га төшеп китте. Нюраның кабат үз постында утырганын белгәч, шыпан-шыпан гына бүлмәбезгә кердек. Андагы “хуш” ис! Кыскасы, ярты төнгә кадәр тәрәзә ачып ятарга туры килде. Тараканнарның, ичмасам, сыңар мыегы да селкенмәгән. Хәтта, лаборанткабызның тумбочка өстендә: “Бүген туганнарымда кунам, көтмәгез”, – дип калдырган запискасы өстендә дә рәхәтләнеп чабышып йөриләр, оятсызлар! Иң мөһиме – үзебез исән калдык, югыйсә, бу искә исереп үлүебез дә мөмкин иде.
Нюра түти ул кичне озак тынычлана алмады. Әллә ничә тапкыр килеп ишекне шакып китте, тик без “ишетмәдек” – препарат колакның ишетү сәләтен вакытлыча «бикләп» куйган иде. Шулай да «Таракан» операциясенең файдасы булмый калмады – Нюра түти, төбенә тоз коймый, ярты юлда туктый торган торган кеше түгел ул! Санэпидемстанциядән килеп, тулай торак тараканнарының “башына җитеп” киттеләр.
Люция ӘБЛИЕВА.
Читайте нас: