Бер дустыбыз фатир сатып алган. Шәп йорттан, затлы фатир. Хәтта балкон стеналары да идәненә кадәр пыялалап эшләнгән. Күңелле, малай, бөтен нәрсә аяк астында кебек күренә! Хуҗага исә нәкъ менә шул балкон ошамаган да: “Ни пычагыма кирәк аның миңа пыяла булуы, балконга чыгып арт саныңны да кашырлык түгел!” – ди. Соң, ул җиреңне балконнан тыш кашыр урын юкмы инде?! Безнең халык балконга артык-портык, иске-москы әйберләрне чыгарып куяр өчен ясалган, дип карарга өйрәнгән шул. Мәсәлән, пары сынгач, икенче сыңар чаңгыны чыгарып атсынмы?! Аткан ди! Кирәк булуы бар ич аның... Пыяла банкалар, иске йозаклар, ватык краннар, “бәлки киелер әле, таш кебек бит...” – дип ташларга кызганыч аяк киемнәре, тагын әллә нәрсәләр – кирәге чыгасы көннәрен көтеп, еллар буе урын биләп, комачаулап яталар. Шунлыктан әлеге чибәр, зиннәтле йортның пыяла балконнарын да кем нәрсә таба: такта, пластик, калай белән каплап, чуп-чуарга әйләндереп бетереп киләләр яңа хуҗалары. Рәхәтләнеп кашынудадыр инде исәпләре, кемнең аквариумда яшисе килсен ди инде. Аның төзүчеләрен әйтер идем, каядыр, чит илләрдә яраган – безнең халыкка ярый, дип уйлаганнардыр инде. Әллә ниткән гадәт таптылар, торалар да: “Чит илләрдә тегеләй, чит халыклар болай!” – дип, шуларча яшәргә маташалар. Әнә, кәҗә койрыгын күтәрә дип, бер сарык та күтәргән, ди...Нишләсен, өшегән!
Бер елны энекәш Европа илләре буенча сәяхәттә йөреп кайтты. Андагы халык һич яши белми икән бит! Энекәш сөйләгәннәрне шаккатып тыңлыйбыз. Әлеге дә баягы балконнарында берни дә юк ди. Чип-чиста, ди. Чүп-чарларын кая җыеп баралардыр?
Базарларын да күрмәгән. Кибеткә йөриләр, ди. Менә наданнар. Ник базар ясамыйлар диген, кибеттә әйбер кыйммәт ич анда?! Дипломы буенча эш таба алмаган халык кайда эшлидер, базар булмагач? Аннан, атнага бер базар әйләнеп кайтмагач, дөньяның ни ямен табып яшәргә кирәк?.. Энем француз гаиләсендә атна-ун көн яшәп, тегеләрнең өйдә ашамаганнарына шаккаткан. Йортлары янында гына ашханә, шунда ашап керәләр, ди. Соң, эштән кайтып, чишенеп, тез башлары чыгып, сидрәгән трикоңны киеп куйгач, тагын ничекләр киенеп ашарга барасың инде, дибез. “Алар киемгә бик игътибар итмиләр. Урамда да шул, җилкәләре салынып төшкән иске футболкадан йөриләр. Безнең халык көн дә киенгән-ясанган кебек алар бәйрәмгә генә киенергә мөмкиннәр. Чүпрәк коллыгыннан азат алар”, – диде энекәш. Кибетләрдән капчык-капчык писүк, он, макарон, ярма ташымыйлар, бар алып кайтканнары – “ярым-ярты фабрикат” дигән, пакеттагы катырылган ашамлык ди, сөбханалла!
Французлар аш алдыннан 100 грамм, аш белән аралаштырып тагын бераз күтәреп кую гадәтен бөтенләй белмиләр икән. Теге градусы да, писүге дә салырга онытылган виноларын эчәләр ди. Энекәшне чәй эчәргә тилмерткәннәр. Өйдә хәтта чәйнекләре дә юк ди. Энекәш бик сорагач, стаканга койрыклы чәй пакеты, өстенә салкын су салып, микродулкынлы мичкә тыкканнар...
Өйгә ничек шылтыратырга дип кызыксынгач, компьютерга күрсәтәләр икән. Бу бит 90нчы еллар. Ул вакытта компьютер дигән әйбер бармыни бездә! Энекәштән шуны ишеткәч, авызлары ачылып катты ди французларның, үзара “кыгыйн-пыгыйн” дип, байтак вакыт гаҗәпләнешеп пышылдаштылар ди.
Бездәге тормыш шартлары белән бик кызыксынганнар французлар. Кайда ял итүебез турында сораганнар. Менә шул наданнарга бакчаның ни икәнен аңлата алмый тилмереп беткән энекәш. Артыңны туңкайтып эшләп ял итү дә мөмкинлекне һич аңышмыйча: “Садомазохист?” –дип сорыйлар ди. “Фазенда!” дигәч кенә хуплап елмаешканнар. Хәерчелекләрен күр! 4 сутыйлы бакча да имит итмә инде! Бакчалары булмагач, иске карават- диваннарын, артык-портык урындык-өстәлләрен, иске күчтүм-бәтинкәләрен кая куялар диген тагын... Кешеләрнең күпчелеге юан, симез гәүдәле икән анда. Макроннарының башы эшләп, кеше саен бакча җире өләшсә, майлары сызып бетәр иде дә...
Урамда кешеләр бер-берсе белән елмаеп сөйләшәләр, ди. Менә бездә берәрсенә елмаеп тор әле: “Ниемә дип, тиле сыман ыржаеп торасың?! – диячәк. Урамнарында шулкадәр чиста ди буржуйларның, шампунь белән юалар ди! Урамнан кергәч, өйдә түфлиеңне салмасаң да ярый икән. Без дә тырышып-тырмашып буржуйга әйләнергә азапланабыз, тик шампуньне баш юарга да җиткереп булмый әле монда. И-и, шул туристларга күрсәтәсе үзәк урамнарын гына җыештыра торганнардыр да инде! Алай артын калдырып, битен генә юып куюны без дә булдырабыз ул. Әйтик, иностраннар йөри торган үзәк урамнарны ялтыратабыз, шәһәр читендәге районнардагы ишек алларын эткәләп-төркәләп куйсаң да ярый...
Шәһәрләрен карап йөргәндә энекәшләр адашканнар. Башына каурыйлы эшләпә, ап-ак чалбар киеп сәпиттә җилдерүче бер француз әбекәеннән юл сораганнар. Әбиең елмая-елмая бик җентекләп юл аңлаткан башта, аннан, кайтасы юлыгыз ерак, дип, сәпитен алып торырга тәкъдим иткән... Үз вакытыгыз белән менә шушы йорт янына китереп китәрсез, китерә алмасагыз, минем тагын бер сәпидем бар, ди икән.
Күз алдына китерәсезме, бездә берәрсенең үз иреге белән сиңа сәпиден тәкъдим итүен? Ә инде үзең берәрсенә биреп тора калсаң, бәхилләшеп бирүең мәслихәт. Юк, бу иностраннарның башларында бар шөрепләре дә җитеп бетми, ахырысы.. Алар – безне, без аларны барыбер аңламабыз. Үзләре яшәсеннәр импыртный илләрендә. Ни әйтсәң дә, бездә яшәве күңеллерәк...
Татарстанның Мөслим районы Тугаш авылында туганмын. Һөнәрем буенча педагогмын. Ләкин спорт оешмасында эшләдем. Күп еллар "Татарстан яшьләре" гәзите белән хезмәттәшлек итәм. Гаиләдә ике ул үстердек. Ирем "ТАИФ" берләшмәсендә эшли. Олы улым Илдар – хореограф, "Тулпар" җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе. Кечесе Ильяс, ТНВ да "Манзара" тапшыруы алып бара, җырчы. Гаилә ансамблебез бар. Халык музыка коралларында уйныйбыз. Мәҗлесләр алып барабыз.
(Автор орфографиясе сакланды.)