Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 ноябрь 2019, 18:50

Кыш Бабайның атасы кем?

Кыш Бабайның да туган көне бар. Ул 18 ноябрьдә туган.

Кыш Бабайның да туган көне бар. Ул 18 ноябрьдә туган. Урыс Кыш Бабае Бөек Устюгта дөньяга килгән диләр. Ата-анасы кем булгандыр, белүче юк. Ничәнче елда һәм кемнән тууы да, шулай ук, билгеле түгел. Ятим булып чыга.
Татар халкы Бөек Устюгка карап утырмый. Аның үз Кыш Бабае бар. Татар Кыш бабаеның резиденциясе Татарстан Республикасының Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан. Анда булуы мантыйкка сыя, чөнки Кырлай Габдулла Тукайны биргән як, Шүрәленең туган ягы. Татар Кыш Бабаеның да ата-анасы билгесез. Кырлай Шүрәленең туган ягы булуын искә алганда, Кыш Бабайның атасы Шүрәле булмадымы икән дигән шик туа. Ул вакытта әнисе кем?! Су Анасымы? Ә бит әтисенә охшашлык бар, Шүрәле кешеләрне кытыклап көлдерсә, Кыш Бабайны күрү белән күңелләр күтәрелеп китә, кемнедер кытыкласы да юк.

Башкорт кыш Бабаеның туган ягы булып Ишембай районы санала.

Тарихка килгәндә, инкыйлабтан соң яңа ел бәйрәмнәре ил дәрәҗәсендә билгеләнми. Кыш Бабай һәм чыршы бәйрәмнәре дини хорафат булып санала. Ул бары тик 1935 елда гына реабилитацияләнә.
1937 елда Кар кызы да пәйда була. 1999 елда урыс Кыш Бабаеның туган ягы итеп Бөек Устюг игълан ителә. Туган көне 2005 елдан башлап билгеләнә. Кар кызының туган көне 4 апрель.
Кыш Бабайның нәкъ 18 ноябрьдә тууына ышанам. Чөнки моңа кадәр көннәр чагыштырмача җылы торды, суык бүген генә үзен сиздерә башлады.
Көннәр суыта, ә күңелдә, киресенчә, җылы. Чөнки Кыш бабайның туган көне җитте. Алда Яңа ел бәйрәмнәре. Җырлап җибәрәсе килә.
Туган көнең белән, Кыш Бабай! Минем, шәхсән, әти-әниләрем күптән бакыйлыкка күчте. Бабамны да күргәнем булмады, ул иртә китеп барган. Ярый әле син бар, Кыш бабам!

Читайте нас: